КӨЗГЕ АЛМАЛАР

Табигать  Җирдә  Ходай  Тәгалә  яралткан  барлык  төреклек  өчен  яшәү  чыганагын  ничек  мулдан  биргән  ки,  уйланасың  да,  таң  калып  утырасың. Яз  айлары  башланып  көзнең  соңгы  көннәренә  кадәр  Җир-Анабызның  сый-хөрмәтләре  бигрәк  бихисап  бит. Ул – җиләк-җимешләре дисеңме, чикләвек, гөмбә  дисеңме, дару  үләннәре  кирәкме. Һәрберсен үзвакытында  җыеп  калырга  гына  иренмә. Бакчаларда чия, слива, груша, карлыган, кура җиләге. Күз явын  алырдай алмалар... Быел  исә  бигрәк тә алмагачларда  җыеп  бетерә алмаслык  уңыш  булды. Өлгергән  алмалар сабагыннан  эзелеп  җиргә  коелган. Яшел  үлән  өстен  нинди  генә  төстәге  алмалар  бизәми. Кып-кызыл кызарганнары, ал  төстәгеләре, ап-ак  булып  үтәли  күренә  торганнары.  Һәрберсе –“Мине  алыгыз, мине  алыгыз!”- дип  әйтеп  тора төсле. Кулымдагы алмаларга  карап, табигатьнең  шундый  юмартлыгына  сокланып уйланып  утырганда  малай  чактагы  бер  күренеш искә  тешеп, күз  алдыма  бүгенгедәй  килеп  басты.

     Үткән  гасырның  60 нчы  еллар  башы  иде. Ул  чакта  авылыбызда  алма  бакчалары  ни  сәбәпледер  сирәк  кешеләрдә  генә  үсте. Бу  хәлне  1942 нче  елгы  каты  салкыннардан  куаклар  туңып  корыгангамы, йә  булмаса  сугыштан  соңгы  елларның  салым  политикасына  бәйле  булуы белән  аңлатыргамы. (Чөнки  бакчадагы  җимеш  агачларына  да  салым  түләткән замана  булган).  Шул  чорда  авыл  башындагы  хәлле  генә йортның  зур  алма  бакчасы  бар  иде. Тирә-ягы  биек  рәшәткәләр  белән  тотып  әйләндергән бакчада  үлән  арасына  коелган,  җыеп  та бетерә  алмаслык  алмалар  ялтырый. Хәтфә  үлән  арасындагы  сусыл  алмаларга  карап, авыз  суларын  йота-йота  алты-җиде  яшьтәге  ике  малай  койма  тирәли  бакча  янынан  атлыйлар. Җәйнең  соңгы  көннәре  булуына  карамастан,  һава  торышы  бик  эссе  тора. Малайларның  өстендәге  күлмәк, шортиклары кояшта  ашалып  аксыл  төскә  кергән. Кыска  балаклар  астыннан  шоколад   төсенә  кергән  ялан  аяклары  тырналып, каешланып  беткән. Ә  бар  нәрсәне  дә  балаларча, иң  саф  килеш  табигатьтәгечә  кабул  итәргә  өйрәнгән  күзләре  биек  рәшәткәләр  арасыннан күңелләрне  ымсындырган  алмаларга  төбәлгәннәр.  Әйтерсең лә,  бакча  үләненә  төшеп  ялтырап  яткан  шушы  җимешләрне  ашагач, әкияттәге  шикелле  алар  тиз  арада  үсеп  китәрләр  кебек...                                                          

Ләкин, шушы  уйларын  бүлдереп  дигәндәй, бакча  ишегеннән  олы  гына  гәүдәле  берәү  күренде. Ул  елларда  сирәк  кешедә  күренгән саргылт  төстәге  киндер  костюм-чалбардан, ап-ак  сакал-мыегы  пөхтәләп, нәкъ  мөселманнарча тигезләп  кырган  абзый – шушы  йортның  хуҗасы  иде. Бакча  буйлап, коелган  алмаларга  басмас  өчен, аягы  белән  терткәләп  атлаганда  рәшәткә  артындагы  малайларны  күреп  алды.  Үзләренә  таба  якынлашып  килгән  картка  алар  шундый  сөенделәр, хәттә  “чебеш”  чыккан  аякларын  тыпырдатып  биеп  куйдылар. Шатланмый  ни!  Менә, югары-оч  бабайлары  аларга  алма  бирер. Әнә, үлән  арасында  тәгәрәп  ятканын, үтәли  күренмәлесен. Күрше  малайларына  да  мактанып  сөйләрләр...                                                                                                                

Тик койма  янына  җитәрәк  картның  усал  сүгенеп: “Алма  урларга  килдегезме?”- дип  кычкыруы  балаларның  эчкерсез  өметләрен  кинәт  кисеп  ташлады. “Китегез  тизрәк, йә  булмаса  этне  чыгарып  җибәрәм”,- дип  янагач, йөгерә-йөгерә  китеп  бардылар.

                                                        ****

Юк, малайлар  аксакал бабай  уйлаганча  түгел, алма  урларга  килмәгәннәр  иде. Бары  үтеп  барганда  тукталып  кызыгып  карап  тордылар. Зур  үскәч үзләре  дә  шундый  алмагачлар  утыртып бакча  үстерергә  хыялландылар. Алмалар  элгергәч  иң  алдан,чиләккә  тутырып  урамдагы  малайларны  сыйларга  дип  сүз  куештылар.                                     

Ул  чакта,шул  ук  елда  сентябрь  аенда  да  эссе  көннәр  дәвам  итте. Кояшлы  аяз  көннәрнең берсе  бу  йортка  зур  каза  алып  килде. Нәкъ  көн  уртасында  янгын  чыгып  нигезенә  кадәр  янып  бетте. Алмалары  белән бакча  да  янып  әрәм  булды. Заманында  андый  йортлар  авылда  бармак  белән  генә  санарлык  иде. Алты  почмаклы, калын  нарат  бүрәнәдән  салынган  өй, нәкышлап  бизәлгән  тәрәзәләр, нарат  тактасыннан  капка, каралты-келәтләре  бик  хәлле  кешеләргә  генә  хас  икәнлеген  күрсәтеп  тора  иде.  Шул  байлык  сәгать  ярым  өчендә  янып  келгә  әйләнүе  Ходай  Тәгаләнең  кешеләрнең  артык  саранланып  кылган  гамәлләрен  кисәтүе  түгелме  икән  дигән  фикер  туа.  Ләкин, табигатьнең  югары  аңлы, Кеше  исемен  йөрткән  адәми  затлар  кайчагында  моның  турында  бөтенләйгә  истән  чыгаралар. Байлык  артыннан  куа-куа, төрле  ысуллар  кулланып  баегач, якын  туганнары, дуслары  белән  аралашуны  да  кирәк  дип  тапмыйлар. Кеше  үзеннән-үзе  “мал  корты”на  әйләнгәнен  сизми.

Татарстан  Журналистлар  берлеге әгъзасы  Азат  Вахитов.