Гусар

 Хикәя     

Безнең  әтәчнең  исеме  шундый. Ул  исемне  без  аңа  юкка  гына кушмадык. Үскән  чорында  да  чебешләр  арасында  иң  акыллы сары йомгак – ул  иде. Ашаган  чагында  башка  чебешләргә урын бирде, мәче  чебешләр  белән  уйнарга  теләгәндә, мәченең барып  борынын  чүкеде, тимә,янәсе, әнисенең канатлары  астына беренчеләрдән  булып, барып  кермәде, башкаларга урын  бирергә  тырышты  Һәм  башкалар. Үсеп  җиткәч, шул  кадәр  матур  каурыйлы  әтәч  булып  чыкты  ки, бөтен  гүзәллек  аңа  бирелгән  дип, беләсең. Тавышы  дисеңме, атлап  йөрүе  дисеңме  Һәм  кирәксә  дә,  кирәкмәсә  дә, “кикрикүк”не  ычкындырмыйча,  сәгать  туларга  нәкъ  менә  биш  минут  калганда, калын  “бас”  белән  тавыш  бирүе – сокланырлык бер  гүзәллек  тудыра  иде. Карт  әтәч урынына, йорт  хуҗасы  итеп, аны  калдырдык. Исемен   үзе  бик ярата.   “Гусар!” диюгә:  “Мин  монда” дигән  шәкелдә: “ кыт-кытыйк, кхм”, - дип, тамак  кырып,  җавап  бирә.  Азык  биргәндә: “чип  -  чип – чипкәйләрем!” -  диюгә, бөтен  ике  аяклы  өермәне ияртеп, чаба – чаба  килеп  җитә. Беренчеләрдән  булып,  ашарга керешми, тавыкларны, чебешләрне  үз  телендә  чакырып, ашарга куша, ә  үзе,  яңгыр  тамчысыдай  үтә  күренмәле, төрле  түгәрәкләр  төялгән, өлгереп  җиткән  кызыл  миләш  төсле  боҗра  күзләрен Һавадан  бер  дә  алмыйча, тавык – чебешләргә  зыян  китерүче  карга – кызгыннарны  күзәтә. Тавыклар  бертөрле  тамак ялгагач, уяулыгын  югалтмыйча, ашарга  керешә, шул  ук  вакытта башын  төрле  якка  боргалап, Һаваны  күзәтә.  Сугышу  ягыннан  да җитез, урамдагы  бер  генә  әтәчтән  дә  кикриген  талатып,  канга батып, канатларын  салындырып,  кайтып  керми,  нәкъ  менә киресенчә, горур, үзе  Һөҗүм  итми, килгәннәрнең  сабакларын укыта.  Тавыкларны  яратуы – бөтен  нәрсәдән  артык:  “халәл” дими,  “харәм”  дими,  күзенә  чагылганнарның  бөтенесенә  җитешә. Шуның  өчен,  башка  әтәчләрнең  эче  поша,  үзен  сугышка чакыралар.

Бер  көнне,  күрше  Галимҗан  бабай  үле  әтәченең  канатыннан  тотып, безгә  килеп  керде. Капкадан  керә – керүк:

- Үтерәм  мин  синең  тәре  куцатыңны! Шул  кадәр  акыллы  куцатымны  тибеп  үтергән!  Түлә  бәясен! – дип, утыргыч  кадәр  аклы-кызыллы  әтәчен  аяк  астыма  ташлады.  – Менә  күр! – дип, үле әтәчен  җирдән  күтәреп алып, корсак  астын  күрсәтте. Безнең  “Гусар”  күрше  әтәченең  күкрәгенә  тибеп, йөрәк  турысыннан   уч  кадәр  урынның  йонын  йолкып алган  булып  чыкты. Тибүне,  карт  йөрәк  күтәрмәгән, туктап  калган.

- Йөрәкләнмә, күрше, - мин  әйтәм, - астан  тибелгән  икән, димәк ки,  синең  әтәчең  өстә  булган  дигән  сүз,  үзе  Һөҗүм  иткән, кирәген алган. Көзгә  үзеңә  үскән  чебеш  бирермен, әнә  ниндиләрне  үстерә  безнең  тавык. “Зәйнәб  әби” диябез  үзенә, бик акыллы да, бик  уңган, тавык  кына  димәссең  бөтен  сөйләгәнеңне  аңлый. Сүз  зурга  китмәсен  дип, бер  чәкүшкәне  бөгәргә  туры килде  үзе  белән. Шулай  сөйләшеп  утырганда  тальян  гармунда  сыздырып җибәрдем, җырлар җырладык. Галимҗан бабайның  күңелен  ачып, биетеп  тә  алдым. Ул  Һәрвакыт күн  итектән  йөри,  сугыш  вакытында  атлы  гаскәрләр  сафында хезмәт  иткән, үзенең  чем  кара аты  “Казбек”  белән  Берлинга кадәр  барып  җиткән,  снаряд  кыйпылчыгыннан  аты  белән икәү  яраланганнар,  дәваланып, сугыш  беткәч,  “Казбек” белән икәү  авылга  кайттылар. “Таң”  колхозы  эшләрен  шушы  аты белән  башкарып  йөрде. “Казбек”  картаеп,  колхоз  абзарында үлде. Галимҗан  бабай  шул  чак бер  тәүлек  буе  аты  янында елап  чыкты. Яраткан  карчыгы  Хайрениса  әби  тәүлек  буе  үзенә чәй  ташыды. Башка  ирләр  дә  кереп  хәлен  белеп  чыктылар, бигрәк, сугышта катнашкан  ирләр. Атны  зурлап  күмдек, балта осталары  өч баганалы  блоклы  күтәргеч  тә  җайлаганнар  иде, шуның  белән  күтәреп,  арбага  салдык, күтәреп  кабергә  салганда  да  шул  ук  җайланма  кулланылды. Күмгән  көннән  алып, аягыннан  шпорлы  итекләрен  йокларга  ятканда  гына  салып, чистартып, мич  башына  куя  иде. Шпорларын  зыңгылдатып, биеп  җибәргәч, Галимҗан  бабайның күзләрендә  яшь, чәй  чәйнеге  кадәрле, сукса,  тимер  өзәрлек йодрыклары,   хәнҗәр  болгаган  шәкелдә, Һавада  чайкалдылар 

Әтәчнең  шул  кадәр  оста  тибүе  башымнан  чыкмады. Ничек  тә  булса, күренер  әле, дип, әтәч  артыннан  күзәтүемне көчәйттем  Һәм  беркөнне  ул  бәхеткә  ирештем  дә. Вакыйга болай булды: тавыкларга  азык  биргәнне  койма  башында  күзәтеп  утырган ала  карга, ач  булган  күрәсең, ашап  булмасмы  дип, азык  өстенә төште.  Әтәчнең: “Кха-а” сүзенә  охшаган  авазын  әйтүе  булды, бер  секунд  эчендә  йорт  уртасындагы  мәйданчыкта,  бер  тавык,  бер  чебешнең  эзе  дә  калмады,  качып  беттеләр.  Әтәч үзе  качу  юлларын  эзләмәде, баскан  урынында  горур  рәвештә басып  торуын  дәвам  итте  Һәм  төрле – төрле  төстәге, ефәктәй ялтырап  торган  каурыйларын  тәненә  сылап  куйды,  миләш тәрмәчедәй  кызыл, янып  торган кикриген  башына  сеңдерде, салават  күпередәй, йөз  төрле  төстәге “урак”  койрыгын  тагын  да  өскәрәк  күтәрде.  Әтәчнең  шушылай сугыш хәрәкәтләренә  горур әзерлеге,  өстендә, тәненә  сыланып торган,  төрле – төрле  төстәге  асыл  киеме – нәкъ  менә, Президент гусарын  хәтерләтә  иде. Күз ачып  йомган  вакыт  эчендә, бар  көчен туплап,  карга  белән  азык салган   тигәнә  арасын   очып  узды  Һәм тигәнәгә  кунган,  ашау  белән  мавыккан, карганың  янбызына шундый   җайлы  итеп  китереп  типте  ки, карга  тигәнә  яныннан берничә метрга  очып китте  Һәм  аркасына  әйләнеп  төште. Мондый Һөҗүмне  гомерендә  дә тоймаган  Һәм  татып  карамаган  карга капкан  азыгын йотарга  оныткан  иде.  Аңына  килгәндә, әтәчнең усал  күзләрен күрде  булса  кирәк, бик  тиз  сикереп  торып, аксый – аксый  сикергәләнеп  Һәм  тигәнә  янында  канатының  бернич каурыен  калдырып: “Карг – карг”, - дия – дия, ашыгып,  очып  китте.

Әтәч, горур  гына, канатларын  аркасы  өстендә  бер – берсенә суккалап, кагынып  җибәрде  Һәм:  “Кикрикү-үк”, -  дип,  йортка ямь өстәде. Бик  тиз  арада, тавыклар , азык  янына  җыелып, бер – берсе белән  тартыша – тартыша,  тамакларын  туйдырдылар.  Әтәч, гусардай,  горур  гәүдәсен  калкытып, көтер – көтердәп, җан кисәкләренә  вакыйга  турында  мактанды.  Гаугалашып, тамакларын  туйдыра – туйдыра, тыңлаганы – тыңлады, тыңламаганы -  үз  эше  белән  мәшгуль  иде  тавыклар. Чебешләр әнисе – карт  чуар  тавык, ягъни: “Зәйнәб  әби”, әтәч  янына  килеп, әтәчнең аркасына  ябышкан  чүп  кисәген  алып  ташлады  Һәм  үз телендә рәхмәт  сүзләрен  әйтә – әйтә, “корт, корт” дип, чебешләрен ияртеп, аларга  ни  эшләргә кирәклеген  аңлата  -  аңлата, азык  янына килде.

Йорт  гадәти  хәленә  кайтты. “Гусар”ның  горурлыгы, зирәклеге, зифалыгы  сокланырлык  бер  күренеш  иде. Чираттагы, күңелгә ятышлы  “Кикрикүк” авазы,  тормышның тыныч  дәвам  итүен билгеләде.

Халык  әйтеме:  Тавык  белән  ят, Әтәч  белән  тор.

Иркәм Хайретдинов.