Якташыбыз Лирон Хәмидуллин – Тукай премиясе лауреаты

26 апрельдә, Туган тел бәйрәме көнне мәркәзебез Казаннан сөенечле хәбәр алдык: Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туып үскән күренекле якташыбыз Лирон Хәмидуллинга Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән.

Лирон Хәйдәр улына бу бүләк «Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на  горизонте» исемле китаплары өчен тапшырыла.

Лирон Хәмидуллинның Тукай премиясенә тәкъдим ителгән «Дәрдмәнд» китабы - татар шигърияте классигы Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) иҗатына hәм эшчәнлегенә багышланган альбом.

Лирон агага - 87 яшь. Язучы hәм әдәби тәрҗемәче. Совет чорында 16 ел дәвамында СССР әдәби фондының Татарстан бүлеген җитәкләгән. 1985-1994 елларда - Татарстан китап нәшрияты мөхәррире. 1998-2005 елларда - Татар энциклопедиясе институтының фәнни хезмәткәре. Язучыны премиягә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдим иткән. Ул – идарәдә иң күп тавыш җыючы кандидат.

Халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Лирон Хәмидуллин – үткәннәр белән бүгенгене ялгаучы чылбыр ул. Ул үз вакытында күрелми калды, хәзер аның күрелүен Ходайдан сорап торам»,- дигән иде.

Лирон Хәйдәр улын авылдашлары, Ульяновск өлкәсендә яшәүче барлык милләттәшләребез исеменнән шундый дәрәҗәле, мәртәбәле премия алуы уңаеннан кайнар тәбрик итеп, исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар hәм яңа иҗат уңышлары телибез.

Без Лирон абый белән чиксез, әйтеп бетергесез дәрәҗәдә горурланабыз. Ул тормыш юлындагы олуг казанышлары белән Ульяновск өлкәсенең, төбәгебездә яшәүче татар халкының яхшы данын еракларга таратты.