Зур Чирекле авылында яңа балалар бакчасы ачылачак

Николаевка районы Зур Чирекле авылында 120 урынга исәпләнгән hәм бассейны да булган яңа балалар бакчасы ачылачак. Губернатор Сергей Морозов шушы көннәрдә генә төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Әлеге объект Президент Владимир Путин инициативасы белән булдырылган «Демография» илкүләм проектының «Хатын-кызлар мәшгульлегенә булышлык күрсәтү» проекты кысаларында төзелә. Балалар бакчасы Зур Чирекле урта мәктәбенең структур подразделениесе булыр дип көтелә.

- Районның 120 нәни кешесенә үзенең ишекләрен киң итеп ачып җибәрсен өчен, балалар бакчасы сентябрьгә тулысынча әзер булырга тиеш. Яңа мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе моңа кадәр өлкәдә төзелгән башка социаль объектлардан бер яктан да калышмас дип ышанам. Биредә иң яхшы, затлы мебель hәм җиhазлар, балалар белән интерактив дәресләр үткәрү өчен уенчыклар булачак, алдынгы белем бирү практикалары кертеләчәк. Без авыл халкының үтенечен исәпкә алып, балалар бакчасының проектына йөзү бассейны булдыруны да керттек, балалар сәламәт булып hәм йөзәргә өйрәнеп үссеннәр,- диде Губернатор Сергей Морозов.

Хәзерге вакытта төзелеш эшләренең 70 проценты башкарылган - тимербетон конструкцияләре урнаштырылган, котельная hәм җылылык челтәре куелган, ут, газ, су кертелгән инде, бүген тәрәзәләр кую эшләре бара. Ә май аеның ахырында бассейн өчен җиhазларны урнаштыру күздә тотыла.

Балалар бакчасында алты группа эшләячәк, шуларның икесе өч яшькә кадәрге нәниләр өчен каралган. Яңа бакчада бассейн, тоз белән дәвалану бүлмәсе, заманча аппаратура белән җиhазландырылган медицина блогы hәм ризык әзерләү блогы эшләячәк. Тәрбия учреждениесе территориясендә кече архитектура формалары белән җиhазланган ял итү, уеннар оештыру hәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булдырылачак.

Балалар бакчасының белем бирү концепциясе балаларның халык педагогикасы идеяләренә нигезләнгән нәфис-эстетик үсешен тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

- Әлеге балалар учреждениесен төзү эшләренә барлык дәрәҗә бюджетлардан 158 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ә Ульяновск шәhәренең «Искра» микрорайонында hәм Барыш шәhәрендә яңа балалар бакчалары файдалануга тапшыруга тулысынча әзер инде. Быел шулай ук Ветеринарная урамында мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе бинасы төзелеп бетәчәк, «Новая жизнь» микрорайонында исә балалар бакчасы сатып алыначак,- дип белдерде өлкәнең мәгариф hәм фән министры Наталья Семенова.