Тукай телен саклаучы директор

Танылган милләттәшебез - Ульяновск шәhәренең 28 нче санлы урта мәктәбе директоры, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы Азгат Әгъзам улы Фаизов 24 апрельдә күркәм юбилеен каршылый.

    Бөтен гомерен мәгарифкә, яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә, татар телен саклап калып үстерүгә багышлаган Азгат Әгъзам улы Фаизов Мәләкәс районы Филип авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, гыйлемгә омтылучы егет Ульяновск дәүләт педагогия институтына укырга керә. Кулына яңа гына диплом алган математика укытучысы, әлбәттә инде, туган авылы Филип урта мәктәбенә ашкынып кайта. Биредә аңа башта балаларга серле вә мавыктыргыч математика фәне буенча белем бирергә, аннары мәктәп директоры булып эшләргә туры килә. Ә сиксәненче еллар ахырында язмыш җилләре аны Ульяновск шәhәренә китерә. Татар балалары да күп булган 28 нче мәктәпкә математика укытучысы булып урнаша. Озак та үтми, шәhәр мәгариф идарәсе җитәкчелеге җаваплылык хисе тоеп эш итүче, заманча карашлы, үзенә hәм башкаларга карата үтә дә таләпчән булуы белән аерылып торган Азгат Әгъзам улын директор итеп билгеләү карарына килә. Һәм менә утыз елдан артык инде милләттәшебез әлеге мәгърифәт учагын уңышлы гына әйдәп бара. Бүген бу мәктәп шәhәр hәм өлкә күләмендә барлык төп күрсәткечләр буенча да алдынгылардан санала.

    Азгат Әгъзам улының күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнгән. Ул - Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исемнәр, Татарстан Республикасы мәгариф hәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе. Күренекле милләттәшебезнең фоторәсеме 2014 елда “Ульяновск шәhәренең иң яхшы кешеләре” Почет тактасына урнаштырылган иде.

    Милләт җанлы Азгат Әгъзам улы гомере буе үзе җитәкчелек иткән мәктәптә татар телен өйрәнү өчен уңай шартлар тудырырга, милли мәдәниятебезне саклап калып үстерү максатында бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланырга, халкыбызны алга җибәрүгә үз өлешен кертергә тырыша. Туксанынчы еллар башында нәкъ менә аның инициативасы буенча шәhәребездә беренчеләрдән булып бу мәктәптә 1 нче сыйныфка керүчеләр өчен татар гимназик классы ачыла. Анда татар теле аерым фән буларак өйрәнелә башлый. Шулай ук класстан тыш чаралар да үзебезчә үткәрелә. Мәктәп директоры бу эшкә бик тә җитди карый, төпле белемле, татар рухлы укытучыларны гына эшкә ала. Шулай ук 1 нче сыйныфка килүче hәр татар баласының ата-анасы белән шәхсән үзе сөйләшеп, сабыйларын гимназик класска бирергә үгетли. Әлбәттә инде, татар халкының киләчәк язмышы турында кайгыртучы директорның фидакарь тырышлыгы уңай нәтиҗәләр бирә - ана телен өйрәнергә теләүче балалар саны ел саен арта бара. Менә өч дистә елга якын инде биредә татар теле аерым предмет буларак укытыла. Балалар җыр-бию түгәрәгенә, милли көрәш секциясенә дә бик теләп, ашкынып йөриләр. Биредә төпле белем алган укучылар Азгат Әгъзам улына чиксез рәхмәтле. Милләтемә хезмәт итүгә мәктәбем юл күрсәтте, ди танылган татар композиторы Эльмир Низамов.

    Азгат Әгъзам улының гаиләсе - тормыш юлында төп терәге hәм таянычы. Хатыны Нурсания ханым белән алар менә 40 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Шәhәрдә туып үскән чибәр кызны бер күрүдә үзенә гашыйк итә дә куя ул. Ничек итеп дисезме?! Азгат Әгъзам улы оста биюче дә бит әле.

    - Иптәш кызларым белән педагогия институтына ял кичәсенә барган идек. Шунда мине Азгат биюгә чакырды. Аның искиткеч оста биюенә, дөрес итеп хәрәкәтләнүенә шаккаттым hәм гашыйк та булып куйдым,- ди Нурсания ханым.

    Шатлыкларны да, борчуларны да бергә бүлешеп яшәүче Нурсания апа әле күптән түгел генә лаеклы ялга киткән. Ул унбиш елдан артык 28 нче мәктәптә китапханәче булып хезмәт иткән. Балаларны да, китапларны да яратам, ди ул.

    Фаизовлар ике бала тәрбияләп үстергән. Уллары Айрат белән кызлары Сабина тормышта үз урыннарын тапканнар инде. Икесе дә Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган. Айрат Төркиядә дөньяви hәм дини белем алырга да өлгергән. Төркиядә укырга бер дә кыен булмады, чөнки өйдә без hәрвакыт татарча сөйләшәбез, ә татар hәм төрек телләре охшаш алар, ди ул. Айрат үзенең тормыш иптәше Гөлнара белән дүрт бала - Самир, Зарина, Шамил hәм Арсланны үстерәләр. Ә Сабина әти-әнисенә Мәликә исемле онык бүләк иткән. Ул да хезмәт юлын үзе укыган, әтисе җитәкләгән мәктәп белән бәйләгән – сәркатиб вазыйфасын башкара. Оныкларымны күрсәм, бөтен ару-талуларым онытыла, алар яшәргә көч бирә, ди Азгат Әгъзам улы, бәхетле елмаеп.

    - Озак еллар дәвамында мәгариф тармагында үз-үзен аямыйча, вакыты белән исәпләшмичә, сәламәтлеген кызганмыйча хезмәт итүче Азгат Әгъзам улы – күпләргә үрнәк булырлык мәктәп директоры, горурланырлык шәхес, халкыбызның данлыклы улы. Татар телен өйрәнү өчен мөмкин булган кадәр уңай шартлар тудыруы өчен без аңа бик тә рәхмәтле. Аны юбилее уңаеннан котлап, тагын озак еллар милләтебезгә хезмәттә булуын телибез,- ди өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

         Рузия ХӘЛИМОВА.