Гакыйль hәм Рәйcә Шакуровларга премия тапшырылды

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының «Бердәмлек» татар халык театры җитәкчеләре, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль hәм Рәйсә Шакуровлар «Эстрада, театр жанры коллективы җитәкчесе» номинациясендә «Браво, Маэстро!» өлкә премиясенә лаек булдылар.

    Ульяновск өлкәсенең иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә ел саен «Браво, Маэстро!» дип исемләнгән өлкә ведомство премиясе тапшырыла. Әлеге премия 2008 елда Губернатор Сергей Морозов инициативасы белән булдырылган иде hәм ул халык сәнгате традицияләрен саклап калып үстерү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен үзешчән халык иҗаты коллективлары җитәкчеләренә бирелә. 2019 елның эш нәтиҗәләре буенча «Эстрада, театр жанры коллективы җитәкчесе» номинациясендә «Браво, Маэстро!» өлкә премиясенә милли мәдәниятебез hәм сәнгатебез үсешенә бәhасез өлеш кертүче танылган милләттәшләребез - Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының «Бердәмлек» татар халык театры җитәкчеләре, Россия Федерациясенең атказанган культура хезмәткәрләре Гакыйль hәм Рәйсә Шакуровлар лаек табылды.