Рәхмәт әйтәбез!

Вешкайма районында яшәүче Регина Незаметдинова «Ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәтү» дип исемләнгән бөтенроссия проектында катнаша.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Гомумроссия халык фронты hәм «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте тарафыннан оештырылган чараларда - «Ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәтү» бөтенроссия проектында 10 меңнән артык доброволец катнаша.

    Вешкайма районында яшәүче Регина Незаметдинова әлеге проектта катнашып, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы каhарманы Павел Семенович Фурсовны фоторәсемгә төшерергә ярдәм иткән. Регина менә биш ел инде профессиональ рәвештә фоторәсемгә төшерү белән шөгыльләнә hәм аның иҗат җимешләре популярлык казанып өлгергән.

    - Безгә ярдәм кулы сузуы hәм бөтенроссия проектында актив катнашуы өчен, Регинага олы рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Афәрин! Сиңа алдагы көннәрдә дә яраткан эшеңдә иҗат уңышлары юлдаш булсын!- ди Вешкайма район хакимияте башлыгы Татьяна Стельмах.