Cынауларга бирешмәүче Альбина

Апрель аенда Новочебоксарск шәhәрендә парабадминтон буенча Россия Кубогының беренче этабы узачак. Әлеге ярышларда Ульяновск өлкәсе исеменнән 20 яшьлек Альбина Мухаметова чыгыш ясар дип көтелә.

    Альбина мәйдан уртасына беренче тапкыр яңа заманча протез белән чыгып зур җиңүгә ирешергә hәм шул рәвешле үзенең спорт карьерасында яңа этапны башлап җибәреп, Россия җыелма командасына керергә хыяллана.

    Альбина Мухаметова әти-әнисе hәм сеңелесе белән Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында яши.

    - Кызыбыз 17 яшенә кадәр спорт белән шөгыльләнү турында хәтта уйлап та карамады. Кечкенә чактан ук аягы авыртты, шуңа күрә хастаханәдән башыбыз чыкмады,- ди әнисе Гөлнара. - Ә инде авариягә эләгеп бераз савыкканнан соң, аңа гадәти тормышка кире кайтырга бары тик спорт кына ярдәм итте.

    Шулай бервакыт Альбина коляскада утырып баскетбол уйнаучылар янына барып эләгә. Димитровградның «Преодоление» оешмасында ул үзенә дуслар таба, алар парабадминтон секциясенә йөрергә киңәш итәләр.

    Өлкә Губернаторы Сергей Морозов үз алдына зур максатлар куючы Альбинага хыялын тормышка ашырырга  ярдәм иткән. Регион җитәкчесе тапшырган сертификат акчасына Англиядән заманча протез кайтартканнар. Хәзер сәләтле кыз әлеге протезны кулланырга өйрәнә hәм Новочебоксарскига ярышларга барырга җыена.