Җәмилә нур балкытты!

Иске Кызылсу авылы клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы бик эчтәлекле килеп чыкты hәм күңелле генә үтеп тә китте.

    Башта авыл администрациясе исеменнән гаилә бәйрәмнәрен - Изумруд туйларын билгеләп үтүче Әсхат абый белән Рауза апа Хайретдиновларны тәбрикләп уздык. Юмор хисенә ия бу бәхетле пар монда да югалып калмады. Бер дә аптырамадым, яңа гына Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан тырыш, уңган егетне эләктердем, дип көлдерде Рауза апа. Ул киленнәре Әлфия белән рәхәтләнеп биеп тә алды әле.

    Шатлыклы бәйрәм уңаеннан авылыбызга Ульяновскидан «Нур» татар халык театры килгән иде. Yз эшенең чын остасы Җәмилә Мифтахова җитәкчелек иткән данлыклы театр артистлары халыкка А.Әхмәтвәлиеваның «Ул бит берәү генә» дигән ике пәрдәле лирик-комедиясен күрсәттеләр.

    Эчке хисләре бай булган кеше театрны аеруча ярата ул. Тамашачы чын күңелдән көлде дә, елады да, тик битараф кына булмады. Ике сәгатькә якын дәвам иткән спектакль яшәү мәгънәсе, сөю-сәгадәт турында уйлануларга этәрде.

    «Нур» татар халык театры - Татарстанда халык театрлары конкурсында 1 нче урынны яулаган театр ул! Сәнгать җитәкчесе Җәмилә Мифтахова - күпкырлы талант иясе. Ул шигырьләр яза (җыентыгын Әсхат абый белән Рауза апага да бүләк итеп бирде), моңлы сандугач булып җырлый hәм әйбәт җитәкче, оста оештыручы да әле.

    Иске Кызылсу халкы «Нур» артистларын бик тә җылы, матур кабул итеп, көчле алкышларга күмде hәм шул рәвешле сәхнә осталарына олы рәхмәтен белдерде. Сәнгать әhелләренең моңлы тавышы халыкның күңеленә үтеп керде, хис-тойгыларын тәмам кузгатты. Бик зур рәхмәт сезгә, «Нур»лылар, авылыбызга, чын мәгънәсендә, нур сибеп киттегез. Тагын көтеп калабыз!

    Хаҗия НАСИБУЛЛИНА,

    Иске Кызылсу авылы клубы җитәкчесе.