Җырлап атлый тормыш көенә

Ульяновскиның «Урама» татар фольклор ансамбле җырчысы Зөлфия Макаева юбилейлы гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

    1985-2010 еллар - халык активистлары татар телен hәм мәдәниятен үстерү юнәлешендә аеруча тырышып, иң көчле эшләгән чор. Ул чакта Иделаръягы районы үзенең башкарган эшләре белән шәhәр районнары арасында аерылып торды. Татар теле аерым предмет буларак hәр мәктәптә укытылды, балалар өчен түгәрәкләр эшләде, шушы активистлар ярдәме белән «Руслан» мәдәният йортында яшьләр өчен кичәләр, хәйриячелек марафоны, Сабантуй бәйрәме кебек зур чаралар үткәрелде. Укытучылар, әти-әниләр, эшмәкәрләр, башка профессия вәкилләре - барысы да зур хөрмәткә hәм рәхмәт сүзләренә лаек кешеләр.

    Күптән түгел генә юбилейлы туган көнен билгеләп үткән тынгысыз йөрәкле, татар җанлы, милли җыр-моңнарыбызга гашыйк Зөлфия Макаева, әнә, шундый фидакарь милләттәшләребезнең берсе. Ул Яңа шәhәр мәктәпләрендә, балалар бакчаларында оештырылган бәйрәмнәрдә hәм конкурсларда, күргәзмәләрдә hәрвакыт актив катнашты. Бүген дә шушы изге эштән аерылмый. Зөлфиябез үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп үтәве белән башкаларга үрнәк күрсәтә. Ул - Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче «Урама» ансамбленең актив әгъзасы. Оныкларын да үзе кебек актив булырга өйрәтә, алар «Хыял тамчылары» ансамбленә йөриләр. Минем уң кулым ул Зөлфия апа, ди шушы ансамбльнең cәнгать җитәкчесе Алсу Альметова.

    Зөлфия - тормышның ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Шуңа да карамастан, балаларын үстереп, олы тормыш юлына бастырып, бүгенге көндә яраткан әби булып яши. Оныклары әбиләре белән бергә төрле конкурсларда, фестивальләрдә, мәдәни чараларда катнашып, дипломнар hәм грамоталар белән бүләкләнгәннәр.

    Yз энергиясе белән кешеләрне дә дәртләндереп торучы, дөреслекне яратучы, кешеләргә авыр вакытта иң беренче булып ярдәм кулын сузарга әзер торучы, үзе мөлаем, үзе гади Зөлфия юбилейлы туган көнен үткәреп җибәрде. Гомер бәйрәме уңаеннан Зөлфия үзенең гаиләсе белән бергә авылдашларын музыкаль күчтәнәче белән сыйлап килде.

    Без Зөлфиягә исәнлек-саулык, бәхет, шатлык, бала-оныкларының рәхмәтле җан җылысын тоеп яшәвен телибез.

    Yзе сабыр, холкы искитәрлек,

    Мин сөенсәм, ул да сөенә.

    Авыр хәлдә калсам, утка керә,

    Җырлап атлый тормыш көенә.

Югалтасым килми аны hич тә,

Кояш элде күңелем түренә.

Мин бәхетле, бер эш кыла алсам

Хуш килерлек дустым күңеленә.

    Юбилеең белән, Зөлфия!

    «Урама» коллективы кызлары, ансамбльнең

cәнгать җитәкчесе Алсу АЛЬМЕТОВА,

мәдәният ветераны Гөлсинә ГЕРАСИМОВА.