Мәүлет Саюков хикәяләре

Поши

            Колхоз пасекасы урманның бик матур бер чәчәкле аланына урнашкан. Умарта кортлары өчен бу урынны кайвакытта эзләп тә таба алмассың шикелле. Урман алдында күз күреме җир - карабодай кыры. Янәшәсендә, “Бүре баз” елгасы буеннан мәңгелек «Мурталар кизләве” чылтырап ага. Олы юлның сул ягында, бер чакрым ераклыкта, таҗларын кояшка төбәп көнбагыш үсеп утыра. Оҗмах бит!..

            Көн бөркү. Әйтерсең, табигать нәкъ умарта кортлары өчен генә тудырган бу көнне. Алар гөж килеп бал ташый. Берәүләре «летокка» җитә алмыйча җиргә пут итеп килеп төшәләр дә, леток буеннан авыр йөк тартып килгән ат кебек менеп, ояга кереп югалалар. Зөфәр абый үзенең тактадан суккан хоҗрасы янында утырып шуларны күзәтеп, уйланып утыра.

            Бервакыт җәй ахырларында, әле дә исендә аның, әтисе урман каравылчысы булып эшләгән чагында, урыс авылыннан ике гаилә умарта кортлары сатып ала. Кышлатыр өчен омшанигы булмаганга, аларны идән астына төшереп куя. Кышның үтә салкын декаберендә, бу умарта кортлары идән астында эссегә пешеп, ояларында берәр тишек табып, идән ярыкларыннан очып чыгалар да, табын артында баллап чәй эчеп утырган гаиләгә “һөҗүм” итә башлыйлар. Өй эчен кара болыт күк умарта кортлары каплап ала! Өйдә шау-шу, гауга туа. Бөтен яше-карты ишектән  бәрлегеп  урамга чабалар. Бөтен  гаилә әгъзаларының  бит-башларына карарлык та түгел, күзләренә кадәр шешеп каплана. Шул килеш күршедә генә яшәгән өлкән  абыйларына йөгерәләр болар. Өй ишеген көн буена ачык калдырып, умарта кортларын туңдырып бәладан котылалар. Әмма Зөфәр өчен  бу бик тә файдалы гыйбрәт булып кала. Ул туңып үлгән  умарталарга карап бик тә гарьләнә. Үсеп җиткәч, умартачы булырмын дип сүз бирә һәм сүзе чынга аша. Менә ул хәзер укыган, тәҗрибәле, атаклы умартачы.

            Шулай уйга чумып утырган чагында, ниһаят, урман куелыгыннан мәһабәт мөгезле, агачларның коры ботакларын дөбер-шатыр ватып поши килеп чыга. Чыгуы бер хәл, ул Зөфәр абыйның туп-туры хоҗрасына килеп туктала . Зөфәр абый шикләнеп, бу поши зыян китермәсен дип, хоҗрага керә. Поши, Зөфәр абыйга сул янтыгын күрсәтеп, муенын бөгә.

- Бу ни хикмәт? - дип, әйтеп куя Зөфәр абый. 

            Караса, сул як боты егерме –утыз сантиметр озынлыкта тирән яра, бармак калынлыгы ачылган. Анда шулхәтле кортлар! Илаһи-мыж килеп торалар!.. Мескенем, ничек түзгән  шулхәтле көннәр, дип жәлләп куя үзен умартачы?! Урманның бөтен булган кошлары килеп туклансалар да, бу хәтле кортны бетерә алмаслар иде, дип хәйран кала ул! Һәм хоҗрадан чыгып, чыра кисәге белән кортларны җиргә себереп төшерә башлый.

            Браконьерлар хайванны жакан белән яралаган булганнар. Бу, мескенем поши, чыдар хәле калмагач һаман кеше янына килгән. Җәнлекләрдә, йорт хайваннарында  инстинкт кына түгел күрәсең, алар фикерли дә беләләр икән. Шулай булмаса... Поши бит ул, браконьерлар каршына кабат чыкмаган. Бу акыллы кеше, ул миңа зыян китермәс, ярамны төзәтер, дәвалар дип, умартачы янына килгән.

            Зөфәр абый  пошиның ярасын кортлардан арындырып, арба учыннан дегет  алып яраны  эшкәртә һәм аптечкадан марля алып, аны дегеткә манып, ярага кыстырып куя. Поши китә, әмма урманга кереп киткәндә тукталып, Зөфәр абыйга борылып тавыш биреп ала.

- Раббым, җәнлек бит ул, кеше сыйфаты гына юк үзендә, ә зиһене, фикер йөртүе белән бертөрле кешедән дә акыллы, бит!.. - дип уйланып, артыннан карап, елап кала Зөфәр абый.

Кешелек дөньясында менә шундый сәер хәлләр дә булгалый, күрәсең...

      Бәдбәхет башак

Август башы. Көн кояшлы, җылы. Авыл халкы төркем-төркем клубка агыла. Клубта күрсәтмә суд. Хасанов Касыйм абзыйның унбиш яшьлек малаен башак белән тотканнар күрәсең, клубта күрсәтмә суд икән. Халык шуңа соңга калмыйк, дип, ашыга. Ходаем, үзе сугышта, ә биш баласы берсеннән-берсе яшь... Бу егетне төрмәгә  “утырта” калсалар, хатыны Мәстүрә бер ялгызы яшь балалар белән нишләр генә икән, дип, бөтен авыл хәсрәттә калган.

            Клуб, халык белән шыгырым тулы. Халык әйтмешли “алма төшәргә дә урын юк”. Сәхнә ягалы - кызыл тукыма белән уратып алынган озын өстәл. Өстәл артында судья - колхоз рәисе Рәхим Хасанов һәм дөньяның әчесен-төчесен татыган, сугыштан яраланып кайткан колхоз механигы Абдулла абзый. Болар заседателләр. Галанка янындагы өстәл артында район прокуроры утыра. Прокурор янында эскәмиядә, ике ягында ике милиционер сагы астында тимер  «беләзекле” башак кисүче - унбиш яшьлек  җинәятче...

      Суд сәркатибы гадәттәгечә: ”Встать, суд идет!” - дигән суз белән җыенны тәртипкә өндәп, судны ачып җибәрә. Судья протокол белән таныштырып чыкканнан соң, өстәл астыннан башак белән тутырылган капчыкны  “вещьдок” итеп күрсәтә һәм сүзне прокурорга бирә. Шул вакытта өстәл читендә утырган колхоз механигы Абдулла абзый, янында утырган колхоз рәисе Рәхим Хәсәновка шыпырт кына:

    - Рәхим абзый, шул капчыкны аягың белән миңа төртеп җибәр әле – ди.

Рәхим абзый капчыкны Абдуллага төртә. Ул капчыкны өстәл астыннан дивар кебек баскан халыкка төртеп ымлый. Капчык, халык арасыннан шыпырт кына хәрәкәт итеп, ишек төбенә килеп җитә, хәтта ишектән дә чыгып китә. Ә прокурор һаман судны дәвам иттерә:

     - Хөрмәтле суд, без аңлыйбыз, өйдә ачлы-туклы көн күрүче әнисе, биш энесе абыйлары кырдан яки саздан ачкылдым, кырмалау, какы үләннәре китергәнен көтеп утыралар. Әтиләре сугышта, үз-үзен кызганмыйча илебезнең бәйсезлеге өчен немец фашистлары белән көрәшә. Бер уйлаганда, безнең сүз әйтергә дә хакыбыз юк шикелле. Әмма, социализның түгел чәчеп үстергән башагы, хәтта нигезенә каккан казыгы да изге. Әгәр без һәркемгә шулай башак кисәргә  мөмкинлек бирсәк, илебез күптәннән инде тузып, таркалып беткән булыр иде. Шуның өчен дә бу егеткә үзенең җинәяте турында “утырып” уйлар өчен биш ел вакыт җитеп торыр дип уйлыйм. -дип, сүзен тәмамлады прокурор.

            Зал - мыш. Беркем дә ләм-мим дәшми... Менә хәзер адвокат судтан  җинәятчене яклар өчен рөксәт алды.

      - Хөрмәтле суд, илебез үзенең меңъеллык тарихында ниләр генә күрмәде, нинди генә бәла-каза башыннан кичермәде. Печенеглар, половецлар, поляклар кытыклап тордылар. Французлар хәтта Мәскәүне алдылар. Әмма, илебез чыныгып, тазарып, үсеп  кенә барды. Хәзер фашистларны да юк итәчәкбез. Бу егетне “җинәятче” дип әйтергә тел дә әйләнми. Әтисе дә сугышта. Шуңа күрә, хөрмәтле суд, алты башак кисеп, илебез үләр дип уйлыйсызмы? Менә хәзер яшьүсмер егетне хөкем итәбез. Аның киләчәге турында уйладыгызмы? Ул тагын ике-өч елдан хәрби хезмәткә алынычак, илебезне саклаячак, укып, илебезгә кирәкле кеше булып үсәчәк. Ә без аның алты башак өчен киләчәген, өметен җимерәбез түгелме? Хөрмәтле суд, уйланыгыз азрак. - дип әйтеп, урынына утыра. Зал, бу сүзләрдән соң дәррәү кул чаба.

            Соң, яңадан прокурор сүз ала:
     -  Адвокат, ничек кенә бу җинәятчене якламасын, ул — җинәятче. Илебез немец фашистлары белән дәһшәтле көрәш алып барганда бу “егет” башак кисеп йөри, ә аның кебекләр партизаннарга булышып, тимерюллар җимереп йөриләр. - дип, каршылыгын белдерә.

    -Ә, менә моның белән нишләргә? - дип, судья өстәл астына тыгылып, “вещдокны” күрсәтмәкче була, ләкин югалып кала...

       - Капчык, капчык кайда?! Вещдок кайда? - дип, колхоз рәисе Рәхим абзыйга карап сүгенеп куя һәм өстәл өстендәге папканы күтәреп алып, яңадан өстәлгә ташлый.

    -Мин каян белим синең капчыгыңны? -дип,  Рәхим абзый да папканы алып өстәлгә ташлый...Ә капчыкны кирәкле кешесенә сатып, яртыны китереп, шул арада аны клуб угылында сындырып та куялар авылдашлар. Залда шау-шу, көлке, сызгырыш куба. Шулай бәргәләшкәннән соң, судья егетне үзенә чакырып: - Кил әле бирегә, паршивец! -дип, кәпәч астына берне суга да: - Пошел вон! – дип, залдан куып җибәрә.

Ант

1944-нче  елның  февраль ае. Беларусия җирендә, Җабраил фәрештә канаты астында  сакланып калган авыл мәктәбенә 5-нче ударный(бәрмә) Армиянең бер подразделениясе килеп урнаша. Көн җылы, кояшлы булып туса да, көнчыгыштан акрын гына җил исә.

- Кичкә таба буран булыр ахрысы, – ди, Розаның авылдашы һәм дус кызы Фая, ашханәгә төшке ашка барган вакытта:

- Ә син каян беләсең? - ди, Роза кызыксынып.

- Әнә, күрәсеңме, күктә бүрек кадәрле генә ап-ак болыт күренә, нәкъ шул болыт буран ышандыра да инде , - ди, Фая. - Минем бабаем һава торышының бөтен нечкәлекләрен белә иде. Мине дә ул, табигатьне танып белергә өйрәтте. Җәен дә шулай бит. Әйтерсең, көн аяз. Күк йөзендә йодрык кадәрле генә болыт пәйдә була да, озак та үтми, яңгыр коя да ташлый. Бүген дә төнгә каршы буран булыр, - дип, кисәтеп куйды  Фая. Ә Розага - кич белән постка.

Пост, подразделение урнашкан авылдан чакырым ярым ераклыктагы подваллар. Сугышка кадәр ул подвалларда колхоз кышларын бәрәңге, чөгендер саклаган. Әле анда Армиянең потоннары, снарядлары саклана. Подразделениянең төп бурычы шул подвалларны күз нуры күк сакларга. Роза разводящий белән постны алмаштырганда, кар бөртекләре иренеп кенә диярлек очкалый иде. Аннары “чәүкәли” башлады. Кинәт буран күтәрелде. Җил күңелдә көчле шом күтәреп, яшь баладай еларга кереште. Бер мизгел эчендә  дөнья, кар диңгезенә әйләнде. Җир йөзен хорафатлы караңгылык  каплады. Роза үзенә йөрер өчен уңай булсын дип ничек кенә сукмак таптамасын, буран артыннан өлгерә алмады. Буран эзләрне кар белән каплап барды. Роза үзе дә кар кызына әйләнде, әмма сукмак таптавын туктатмады: йөреде дә йөреде. Ул белә иде: туктадың исә - туңып үлдең дип бел!..

Чама буенча постны алмаштырырга  да вакыт  җиткән кебек, ләкин тирә-юньдә бернинди хәрәкәт юк иде.

– Әллә оныттылармы икән? - дигән шик керде Розаның күңеленә.

Нәкъ менә шушындый кар-буранлы куркыныч төннәрдә, разведчиклар тел мәсәләсен чишәләр дә бит. Аллам гына сакласын фашистлар кулына төшеп, Зояның язмышын кабатларга, дип шикләнеп куйды Роза. Постны ташлап китү фикере дә кергән иде аның башына. Юк, Роза комсомол юлламасы белән үзе теләп сугышка киткән  комсомолка. Ул Туган илен фашистлардан азат итәр өчен Ант иткән патриот солдат! Ул, юк-бар уйлар белән мавыгырга тиеш түгел! Әнә, сугыш башлангач Молотов: «Мы победим! Победа будет за нами!» диде. Һәм чынлап та шулай. Совет Армиясе, Идел елгасы яныннан, фашистлар тарафыннан бомбалар астында калдырылган Туган җиребезне азат итеп килә! Хәзер инде без Белорусия җирендә. Алла бирсә, кыш бетүгә аны да азат итәчәкбез! Шулай булмаса, мин нигә биредә, дип тынычланырга тырышты... Үзенең бурычын намус белән үтәргә тиеш, дигән уйлар белән, Роза үзен юатып, кеше үлмеш буранлы төнне кичте. Әмма постны алмаштыручы булмады.

Иртә белән буран тынды. Ялтырап кояш чыкты. Тирә-юньдә күз явын алырлык ап-ак кар ята иде. Еракта - күз күреме җирдә, кар өстендә ике карагай күренде.

- Бу, мине алмаштырырга киләләр түгелме?! - дип,  шатланды Роза. Болар чыннында сержант Ленивец һәм Розаның дус кызы Фая иде.

- Роза, дустым, син исән-саумы? - дип, куанып, Фая Розаның кочагына ташланды. Карлы бияләйләрен салдырып, сулышы белән, дустының туңган кулларын  җылытырга тырышты.  

- Без сине оныткан да идек.  Иртә белән генә тревога күтәрдек!.. «Ул хәзер, йә фашистлар кулында, йә туңып үлгән инде. Тик, шулай да постка барып карагыз, бәлки исәндер!?» дип боерды подразденение командиры капитан Тупийцин. - дип, сержант та командирларының Роза турында борчылуын белдерде...

Шуңа да карамастан, Роза исән-сау калу гына түгел, Бөек җиңү көнен Берлинда каршы алу бәхетенә дә иреште...