Милләт җанлы галим

Күренекле якташыбыз - тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Рафаил Вәли улы Шәйдуллин 30 мартта 60 яшьлек юбилеен билгелeп үтә.

    Фән күгендә якты йолдыз булып янучы Рафаил Вәли улы Яңа Малыклы районы Лабит авылында туып үсә. Рязаново совхоз-техникумын уңышлы гына тәмамлап, Әлмәт торба заводында эшли. Аннары гомерен фән дөньясына, татар халкының шанлы вә данлы тарихын өйрәнүгә багышлау хыялы аны Казан дәүләт университетына алып килә. Туксанынчы еллар башыннан бирле ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында хезмәт куя hәм Казан университеты студентларына белем бирә. Төрле елларда аңа тарих hәм иҗтимагый фикер бүлеге мөдире, институт директоры урынбасары, заманча Ватан тарихы кафедрасы профессоры вазыйфаларын башкарырга туры килә. Хәзер ул - КФУның Россия тарихы hәм якын чит илләр тарихы кафедрасы профессоры.

    Милләт җанлы галим буларак, якташыбыз заманча татар энциклопедистикасының фәнни концепциясен hәм фәнни-методик нигезләрен булдыруга, татар халкы hәм Татарстан тарихы буенча энциклопедик басмаларны әзерләүгә бәhасез өлеш кертә. Аның фәнни хезмәтләре 20 нче гасырның беренче яртысында крестьянлыкның социаль-экономик hәм иҗтимагый-сәяси тарихына, Татарстан тарихына hәм крестьянлыкны алып бару проблемаларына багышланган. Ул - Россия hәм Татарстан тарихы буенча уку-укыту әсбаплары авторы.

    2004 елда якташыбыз тарих фәне буенча докторлык диссертациясен яклый, ә 2007 елда аңа профессор дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. «Татар энциклопедик сүзлеге»н татар hәм рус телләрендә әзерләүдә актив катнашуы өчен 2005 елда Татарстанның Дәүләт премиясенә лаек табыла. Ә 2010 елда Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем алу бәхетенә ирешә. 2011 елдан ул хәрби-тарихи фәннәр академиясенең хакыйкый, ягъни действительный әгъзасы. Рафаил әфәнде республика җитәкчелеге тарафыннан тапшырылган бик күп медальләр, Мактау грамоталары hәм Рәхмәт хатлары иясе дә әле.

    Рафаил Вәли улы Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, мохтарият карамагында эшләп килүче татар краеведлары оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора, нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Ул «Сембер-Ульяновск крае татарлары» энциклопедиясен әзерләгәндә редакцион коллегиягә hәрьяклап ярдәм hәм булышлык күрсәтте. Якташыбыз ел саен төбәгебез краеведлары форумында катнаша hәм үзенең төпле фикерләре белән бүлешә, акыллы киңәшләрен җиткерә. Бүген ул үзенең туган ягы - Яңа Малыклы районы Лабит авылының үткәне hәм бүгенгесе турында китап әзерләү белән мәшгуль. Илебезгә, татар дөньясына бик күп күренекле шәхесләр бирүче авылга багышланган бай эчтәлекле китап тиздән укучыларга барып ирешер дип ышанабыз. Ә галимне юбилейлы гомер бәйрәме уңаеннан тәбрикләп, иҗат уңышлары, яңа фәнни ачышлар теләп калабыз.

    И.ХАСИБОВ