Димитровградта "Гакыйль Сагиров укулары" узды

2020 елның 27 февралендә «Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә I төбәкара “ Гакыйль Сәгыйров укулары” дип исемләнгән  фәнни-гамәли укучылар конференциясе булып узды. 

Конференция Ульяновск өлкә  татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылды. Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Гакыйль Сәгыйровның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

Конференциягә “Үткен каләм остасы”, “Кеше булу – иң зур дәрәҗәм”   “Гакыйль Сәгыйровның нурлы иҗаты”, “Минем шәһәремнең (районымның, авылымның) күренекле шәхесләре” дип исемләнгән юнәлешләр буенча фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр кабул ителде.  I төбәкара “ Гакыйль Сәгыйров укулары” фәнни-гамәли укучылар конференциясендә  читтән торып катнашу этабында Татарстан Республикасының  Аксубай, Апас, Әлки, Чүпрәле районнарыннан, өлкәбезнең  Иске Кулаткы һәм Николаевка районнарыннан, Ульяновск һәм Димитровград шәһәрләреннән барлыгы кырыктан артык фәнни тикшеренү эше кабул ителде. Ә икенче этапта исә утыздан артык укучы  үзләренең фәнни эшләре белән Тататстанның Апас, Әлки районнарыннан, өлкәбезнең Иске Кулаткы районыннан һәм Димитровград шәһәре укучылары ике секциядә көч сынашты.

Әлеге конференциянең комиссия әгъзалары Татарстан Республикасының һәм өлкәбезнең танылган укытучылары иде. Алар һәр чыгышны игътибар белән күзәтеп,  катнашучыларга  югары бәя бирделәр. Шулай ук конференциядә язучы,  рәссам, татарның сынмас рухлы улы Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның туганнары, дуслары , хезмәттәшләре дә катнашты.

     Яраткан мәктәбебездә “ Гакыйль Сәгыйров укулары” фәнни-гамәли укучылар конференциясе кысаларында «Шаян ТВ» каналының телевизион блогерлар филиалын ачу турындагы шатлыклы хәбәрне укучыларга каналның баш редакторы Рамилә Сәхәбетдинова хәбәр итте.

«Димитровград шәһәрендә бердәнбер татар мәктәбендә телевизион блогерлар филиалын ачтык. Монда укучылар үзләренең мәктәп тормышын, нинди очрашулар, бәйрәмнәр үткәрүен яктыртып барачаклар. Үзләренең шәһәрләрендәге балалар өчен үткәрелүче кызыклы чаралар һәм, гомумән, татарлар тормышын төшереп җибәрәчәкләр һәм без аны „Шаян ТВ“ каналыннан күрсәтеп барачакбыз», — дип белдерде каналның баш редакторы Рамилә Сәхәбетдинова.

      Без конференциядә катнашучыларны, фәнни җитәкчеләрне югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә яңа уңышлар телибез! Безнең уйлавыбызча, конференциядә җиңелүчеләр булмады, укучылар үзләренең фәнни эзләнү эшләрен якладылар, сорауларга җавап бирделәр, алга чыгып чыгыш ясадылар. Әлеге очрашулар дәвам итсен, милләтебезгә, халкыбызга, телебезгә, тарихыбызга булган горурлык хисләре сүрелмәсен иде дигән теләкләр белән барчабызга иминлек, иҗади  уңышлар телибез.

Димитровград шәһәренең  Габдулла Тукай исемендәге 22 нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәмигуллина Гүзәл Илдус кызы.