Рамил Егоров министр итеп билгеләнде

Рамил Егоров Ульяновск өлкәсенең физик культура hәм спорт министры вазыйфаларын башкаруга керешә. Губернатор Сергей Морозов Хөкүмәтнең аппарат киңәшмәсендә әнә шул хакта хәбәр итте.

    Регион башлыгы аның кандидатурасын 1 мартта Губернатор карамагындагы консультатив орган - физик культура hәм спорт үсеше буенча Совет утырышында тәкъдим иткән иде.

    - Рамил Егоров 1988 елгы. Ульяновскида туган. «Физик культура» белгечлеге буенча югары белеме бар. Минем карашка, аның хезмәт юлы бик күпләр өчен үрнәк булырлык. Башта Ульяновск шәhәр хакимиятенең яшьләр эшләре hәм физик культура буенча комитетында бүлек белгече булып эшли, аннары бүлек начальнигы итеп күчерелә, шуннан соң гына әле комитет рәисе урынбасары вазыйфасына тәгаенләнә. Ә соңгы вакытта төбәгебездә иң яхшы булып саналган балалар спорт мәктәбенә җитәкчелек итте,- диде Сергей Морозов.