Унбиш минут (хикәя)

Юлга иртән-иртүк чыгып киткән булса да, Казанның тимер юл вокзалына килеп кергәндә, көн кичкә авышып, сәгать җиденче унбиш минутка якынлашып баруын күрде Ләйсән. Тезелеп киткән касса тәрәзәләре янында да кешеләр берле-икеле генә. Вокзалның поездны көтү залында да пассажирлар әллә ни күп түгел. Ашыгып атлап, бер буш касса тәрәзәсе янында тукталды да, үзенә тиешле якка билет сорады. Билет сатучы, поездның унбиш минут элек кенә китүен белдерде. Киләсе рейс иртәгә шул ук вакытта булуын әйтте. Ләйсән уфтанып куйды... Янәсе, хәзер нишләргә? Әллә тәүлекне вокзалда уздырырга туры килерме, дип, уңайсызланды... Унбиш минутка гына өлгерә алмаган икән!?.

            - Иртәгә булачак поездга билет аласызмы? -  дип, сорады кассир, Ләйсәннең икеләнеп, ни эшләргә, дип уйга калуын күреп. - Теләсәгез, кунып калыр өчен кунак йортына барырга киңәш итә алам?... - дип, дәвам итте сүзен. - Кызганычка каршы, вокзалның үзендә буш урыннар юк әлегә.  Ә шәхси кунак йортында сезгә бик уңайлы булыр! Хакы да вокзал кунакханәсенекеннән арзан. Адресын биримме?..

            Ләйсәннең башка чарасы юк иде. Адресны алып, ничек бару юлын да ачыклап, вокзал каршындагы трамвай тукталышына юнәлде.

            Кабан күле тирәсендә булып чыкты, Красин урамында урнашкан тиешле адрес.

Капка турысында, такта кыймага эленгән номеры буенча тиз тапты Ләйсән ул 25-нче йортны.   Ян капканы ачып керде дә, игътибарга лаек булмаган тар гына йорт аша, өйгә керә торган ишеккә юнәлде. Звонокка басты... Ишекне, карт та түгел, ләкин олыгаеп баручы бер ир-ат ачты:

            - Керегез, узыгыз! - диде ул. - Мин - Мәхмүт абыегыз булам, бу йортның хуҗасы. Ләйсән  ишек аша бусаганы атлап, өч ягы зур-зур тәрәзәләрдән яктылык төшеп торган иркен генә верандага узды. Җыйнак кына, бик якты, җәйгелек өчен уңайлы ял итү бүлмәсе. Аның сул як читендә - зур чүлмәктә, очы веранда түбәсенә тиеп торган пальма агачы үсеп утыра. Янында, юкә кабыгыннан үрелгән  утыргычларның берсендә, китап укып утыручы бер ханым да, башын күтәреп сәлам бирде Ләйсәнгә. Каршы як бакчада, ак челтәрле тәрәзә аша күренеп торган аллы-гөлле роза чәчәкләре түтәле, тирә-юньгә тагын да ямь өсти.  Аргы як, күршеләр белән ике арадагы койма буенда үскән алма-җимеш агачлары аларны җәйге челләдән һәм җилдән бераз ышыклап торадыр. Шуңа да, бу зур булмаган бакча, сәер ямьлелеге белән игътибарны җәлеп итә. Ул уңайлык, матурлыкны бер карауда күреп өлгерде Ләйсән. Алай гына да түгел, бу йортның һавасында да ниндидер серлелек бөркелеп тора сыман... Шәһәр уртасында урнашкан бу элекеге заман йорты, сихри утрауга охшап, әкияттәге кебек, көтелмәгән дәвамын булдырыр дигән уй тудырды аның күңелендә...

            - Сау исән генә килеп җиттегезме, сеңелем? Хәзер үз бүлмәгезне күрсәтәм. Бик ошар дип ышанам!.. Бездә барысына да ошый!.. Күл буенда саф һава! Тыныч. Шәһәрдән бер янга чигенгән сыман  безнең бу район. Йокларсыз. Ял итәрсез. Теләгегез булса, чыгып йөреп тә керерсез, күл буйларын күреп... Әйдәгез бу якка!

            Мәхмүт абзый - ачык йөзле, сөйкемле, сөйләмчек булып чыкты. Бер карашка, күптән таныш кеше кебек булып китте.  Ачылып торган ишектән, өй ягына атлады ул. Ләйсән дә, тар гына коридор буйлап хуҗа артыннан иярде. Берничә кечерәк кенә бүлмәләрдән һәм аш бүлмәсеннән торган бу торак күңелгә ятышлы иде. Кирәк-ярак һәммә ягы да уңайлы булдырылган. Үз бүлмәсенә барып җиткәнче, абзый аларны күрсәтеп, таныштырырга өлгерде. Ләйсән барысына да канәгать булды.

            Бүлмә зур түгел. Керүгә - каршыда пөхтә итеп җыелган карават, сул якта кием шкафы һәм шкаф белән карават арасында - сул як тәрәзә каршында, кечерәк кенә тумбочка. Кереп урнашкач, юынып, ашау бүлмәсенә чыгып, булган азык-телекләре белән тукланып алды. Шул ук вакытта, өйнең икенче яртысында, ярым ачылып торган ишекле бүлмәдә, йорт хуҗасының телевизор карап утыруын күрде. Өйдә башка беркем дә күренмәгәч, бу абзый ялгызактыр, дигән фикергә килде Ләйсән...

            ...Көне буе юл йөрү арыткан булса да, йокларга ятарга иртәрәк. Әле тагын, бу йортта үзенчәлекле һава һәм ябык тәрәзәле бүлмәдә - бөркүлек. Һава алышынсын өчен тәрәзәне ачты да, Ләйсән  верандага чыкты. Җәйге озын көн кичкә авышып барса да, кызарып тулган кояш, күләгәләрне куып йөртә, тиз генә баерга ашыкмый кебек. Бакчадагы роза гөлләре дә, җәйге җылы кояш нурларына уранып, үз-үзләреннән сокланып, серле елмаешып тибрәнә...

- Сез, озаккамы бирегә? - дип, тынлыкны бозды баягы хатын һәм китабын ябып, үзе утырган утыргыч кебек үк кабыктан үрелгән түгәрәк өстәл өстенә куйды. - Таныш булыйк, мин – Венера булам.

- Мин – Ләйсән... Иртәгә сәгать дүртләргә кадәр, дип уйлыйм. Поездга билетым - кичке алтыга... Бүгенге рейска соңгардым...

- Алай икән?.. Кайтыпмы, китеп барумы? - дип, сүз ялгар өчен генәме, сорашуын дәвам иттерде хатын.

- Куйбышев шәһәренә кайтып баруым. Балтачка туганнарыбызга кунакка барган идем.  Ә сез ничек биредә?.. - дип, кызыксыну сораулы карашын ул да  хатынга юнәлтте.  

- Утырыгыз, сеңелем... Кызыксынсагыз, тыңлар өчен вакытыгыз булса - сөйли алам...

            Ләйсән, бу яңа таныш кешесенең тиз арада ачыктан-ачык сүзгә керүен көтмәгән булса да, чын-чынлап кызыксыну белән, утырып, тыңларга әзерләнде.

- Бу йортта - мин бер атна торам инде!.. Сахалин утравыннан самолет белән килгән идем... Казанны да буйга-аркылыга йөреп чыктым шул арада, - дип көлемсерәп куйды. - Әйтсәм-әйтим: Асия исемле бер  сихерче әбине эзләп килгән идем... Тик, аны, кызлары ике атнага туган авылына алып киткәннәр... Эзләп-барып, шуны ачыкладым да, көтеп торырга уйладым. Ярдәме кирәк иде! Шуңа, эшемнең очына чыкмыйча - китеп бармадым... Аңа эләгергә дә җиңел түгел. Күп кеше мәрәҗәгать итә икән үзенә, чират торалар!.. Аннан, әбинең яше дә шактый олы...  Икенче юлы очрашырга мөмкинлек булмавы бар...

- Шулаймени?.. Сезнең эшегез дә тиз генә барып чыкмаган икән? - диде Ләйсән, ашыкмыйча гына сүзен башлаган һәм бер күрүдә үз хәлен сөйләргә әзерләнгән яңа танышына гаҗәпкә калып.  Чынлап та, мөһим эш булмаса, шуннан кадәр килеп, Казанның бер торак йортында юкка гына торып калмас иде бу хатын. Хәленең катлаулы булуы, башлаган сүзеннән үк тоела. Сихерче әби эзләп килгән шуннан кадәр?!. Нинди эш алып килгән икән аны бу якларга, дигән сорауга, җавап аласы килә иде, билгеле...  Ә хатынның, атна буена үз уйлары белән бермә-бер калып, арып, эче тулы кичерешләреннән бушанасы килгәне - күренеп тора.  Аны, җиңеллек белән үзе турында сөйли башлавыннан тоеп алды Ләйсән.

            Искитәрлек!.. Ике сәгать элек, Ләйсәннең үз хәле-хәл: нишләргә, кая барып – кемгә ярарга диләрме, башын кая куярга, ничек иттереп тәүлекне уздырырга һәм иртәге көнне, дөресе - кичне көтеп алырга, дигән уйлар белән башы әйләнә иде?.. Менә инде, башка бер кешенең тагын да катлаулы язмыш проблемаларын тыңлап утырырга мәҗбүр. Алай гына да түгел, бу очрашу - очраклы гына хәл түгелдер, дип уйлап куйды ул. Уйламаганда-көтмәгәндә, бүгенге кичне ул, Кабан күле буенда әкияти бер йортта, таныш булмаган кешеләр янында үткәрәчәк. Һәм бу тәүлек аның язмышына яңа тәэсир өстиячәк... Бу очрашу да юкка гына түгелдер?..

- Кырык ел бергә гомер кичергән ирем, яшь хатынга чыгып китте... Яшьли яратышып, өйләнешкән идек. Иремнең укуы тәмамлангач, юллама бирелеп һәм яхшы тормыш өметләнеп китеп барган идек ул якларга...

            Ул вакыйгаларны кабаттан искә алырга җиңел булмаса да, үткәннәрне күз алдына китереп, тормышының якты мизгелләрен кабаттан исенә төшерүдән, йөзенә тонык кына елмаю йөгерде... Тик, бүгенге көндә барысы да үзгәчә булуына, язмышының тискәре якка борылып китүенең сәбәбен аңларга тырышу өзгәләнүеннән бераз тын алды да, сөйләвен дәвам иттерде хатын:

- Укып алган хөнәре буенча ул – инженер. Зур заводта эшли... Мин – тегүче.  Икебез, Казаннан ерак түгел ике күрше авыллардан. Монда танышкан идек... Ике ул үстердек. Берсе өйләнгән – оныгыбыз бар. Икенче улыбыз Мәскәүдә - хәрби хезмәттә. Әлегә ялгыз...  Зарлана алмыйм. Тормышта төрле чаклар булды. Әти-әни ерак! Әчесе-төчесен татыдык чит якларда. Бигрәк тә балалар кечкенә чакта авыр булды. Тик барысын да кичтек, җилкәгә-җилкә куеп тарттык... Балалар үсте. Авыр чаклар артта калып, җиңел сулый башлагач кына, уйламаган яктан тормышыбыз чатнады... Аралар суынды... Сәбәбе дә тиз арада билгеле булды... Күгемдә яшен яшьнәгәндәй, барысы бер мизгелдә үзгәрде дә куйды!..

            Менә нинди ул язмышның салулы юллары... Төн белән көн кебек, аклы-каралы төсләргә буялган мизгелләр... Ә кеше яктылыкка омтыла. Бәхетен эзли. Бәхеткә юлларын табарга тырыша... Һәрберсенең үз юлы, үз язмышы. Нинди төрле алар?! Әллә, язмыш  бер юнәлешне әзерләп, ә кеше янга тайпылып, үз юлы белән китеп барганлыктан килеп чыгамы бәхетсезлек?.. Кемдер югалып кала...  Кая бара ул бу очракта?  Кемнән ярдәм өметләнергә? Карчык булыша алырмы?.. Ләйсәнне бик тә шунысы гаҗәпләндерде... Олыгаеп барган яше һәм тормыш тәҗрибәсе белән әнисен хәтерләткән бу апаның, Ләйсән чын-чынлап кайгысын уртаклашты. 

- Апа, ә бүтән андый кешеләр юкмы тагын - Казан кадәр бу зур шәһәрдә?! - дип, сорап куйды Ләйсән, аның хәленә керешеп. - Минем, үз гомеремдә, шундый кешеләрне күрергә бер дә туры килгәне булмады?.. - дип өстәде ул, әкият тыңлаган кебек, бу хәлләрне күз алдыннан үткәреп.                                                   

- Моннан ерак түгел тагын бер әби бар-барын... Сукыр карчык. Дөрес, ул китап кына ача. Язмышыңны әйтеп бирә. Әмма ләкин – булыша алмый минем очракта... Теләсәгез, иртәгә алып бара алам мин сезне?.. - дип, елмаеп, сынап карап куйды хатын. - Тик, чират булырга мөмкин. Шуңа күрә, иртәрәк барырга кирәк...

Бу, көтелмәгән сораудан Ләйсән бермәлгә югалып калды... Үз язмышыңны алдан белү кирәкме икән соң анарга? Ярый, яхшыга юраса!? Әгәр дә, бәхетсезлекләр күренеп торса, аларны көтеп, ничек яшәүне дәвам иттерергә?.. Нишләргә? Ризалашыргамы - юкмы?.. Ләкин кызыксыну өстенлек алды. Иртәнге алтыдан торып барачакларын сөйләшкәч, саубуллашып, үз бүлмәләренә юнәлделәр.

            Сөйләшеп утырган арада, вакытның үтүен дә сизмичә калганнар. Караңгы төшкән, сәгать төнге унбергә якынлашкан икән...

            ...Кабан күленең икенче ягында күренеп торган күп катлы өйләрнең берсендә, бишенче катта яши икән ул күрәзәче карчык. Кирәкле адресны тиз таптылар алар. Лифт белән менеп, звонокка басканда, иртәнге сәгать җиде тулып килә иде. Ишекне карчык үзе ачты. Ләйсән, сәлам биреп, бусага аша эчке якка  узды. Венера кермәде, аны площадкада, тәрәзә янына басып көтеп калды.

            Карчык, иртә таңнан йомыш белән килүчеләргә шатланмады, билгеле. Шелтәләп алды... Ләйсән, килүенә - тартынып куйды... Гафу үтенеп, ишек төбе җәймәсенә кереп баскан килеш, югалып калды... Карчык кабул итәрме-юкмы, дигән бер генә уй чагылып узды башында?.. Килгән икән, буш китәсе килмәде аның!..

            Карчык чынлап сукыр булып чыкты. Стенага тотынып, бер бүлмәгә кереп, кара тышлы, зур гына иске китап тотып чыкты.

- Исемең ничек?..

- Ләйсән...

            Карчык китапның тиешле битен ачты. Китап битендә калкып торган кара төрткеләрне генә күреп алды Ләйсән. Сукырлар китабы, дип уйлады ул. Күрәзәче, китапны кулына тоткан килеш, каядыр алга таба карап, уң кулының бармаклары белән өстән аска кадәр шуытып йөртеп чыкты да, йөзен Ләйсәнгә борып:

- Туры сүзле булуың аркасында, сине усал дип йөртәләр... - дип, сүзен башлады. - Тик синең күңелең йомшак. Үзең яхшы кеше...- диде дә, нәрсәнедер ачыклый төшәргә тырышып, каядыр өскәрәк карап, бераз тукталып торды. - Бала чакта матур булуың аркасында күз тиючән булгансың. Әле дә калган ул йогыш. Анардан арыныр өчен, илле биш ясин чыгарга кирәк. Әлбәттә ул эшне эшләргә!.. - дип, боерып куйды да, тагын сүзен дәвам иттереп -  Күптән түгел кияүгә чыккансың, - диде. - Ирең белән арагызны суытыр өчен, беренче кергән мунча миченә бака ташлаганнар... Тик курыкма! Барысы уңайланыр. Бергә гомер кичерерсез. Кем эшләгән, аларга яхшы булмас... - дип, сөйләвеннән тагын тукталып калды. - Ике бала күренә: кыз һәм малай. Балаларың бармы әлегә?.. - дип, күрә торган кеше шикелле  Ләйсәнгә текәлде. Һәр сүзен җентекләп тыңлап торган Ләйсәндә, бу караш сәер тойгылар кузгатып, йөрәк тибешен ешайтты.

- Юк... - диде Ләйсән, дулкынланып. Һәм, тагын нәрсә әйтер икән дип, кысыксынуын яшерә алмыйча, дәвамын көтте.

- Акча, яки шуның ише затлы нәрсә тапсаң, кулыңа алма. Сиңа килешми. Алсаң да, хәер итеп бир... - дип, сүзен тәмамлады карчык. Китабын ябып, тынып калды...

            Аз да, күп тә... Ләйсән, рәхмәтен әйтеп, тиешле садакасын карчыкның кулына сузды да, саубуллашып чыгып китте... Нибары ун-унбиш минут эчендә, үзе турында күпме нәрсәләр билгеле булды аңа!..

            Тагын – унбиш минут... Кичә поездга соңга калган унбиш минут... Бүген үз язмышының киләчәгенә пәрдә чите ачылуы - унбиш минут эчендә!.. Кичәге һәм бүгенге унбиш минут берсен-берсе тулыландыру түгелме?.. Бернәрсә дә юкка түгел, бу – табигать кануны...  Шуңа, һәр ишеткән күрәзәче сүзен, түкми-чәчми ничек тә исендә калдырырга тырышты! Аны көтеп торган яңа танышы да кызыксынуын яшермәде. Барысын сорашты. Ә Ләйсәннең, яшереп калырлык бернинди артык мәгълүмате юк иде. Трамвайга утырып кайтып җиткәнче, аның күз алдында күрәзәче карчык басып торган күк тоелды. Ул әйткән һәр сүзе кабат-кабат колагына яңгырады: бака... ике бала... илле биш ясин... яхшы кеше!.. Карчык тагын нәрсәләрдер әйтте сыман?.. Әллә, калганнары ул кадәр мөһим түгел идеме Ләйсәнгә?.. Бер уйласаң, куркырлык берни дә юк аның язмышында!..

            Әллә карчык әйтмәде генәме?..

            Поездга унбиш минут соңга калып, Казан шәһәренең Кабан күле тирәсендә бер тәүлек тоткарлану нәтиҗәсе: гомергә истә калырлык - атылган йолдыз эзе сыман күңелендә сызылып калган тагын бер язмыш шаһиты булу, үз язмышыңның үткәне, бүгенге көне һәм киләчәгенең китапта язылган булуын раслап, үз-үзеңә сәяхәт бүләк итәр өчен булган икән!..

            ...Тагын бер рәхмәтем, сиңа, Язмыш!.., диде Ләйсән эчтән генә, вагонның сызык кына ачык тәрәзәсеннән искән җылы җилгә битен куеп. Поезд кузгалып, тәрәзәдә күренеп-күренеп артта калган Казан шәһәре белән хушлашу сагышы да иде бу мизгел...

Гөлсинә Ханәфи.