«Шаян ТВ» Димитровград шәһәрендә телевизион блогерлар филиалын ачкан

Ульяновск өлкәсендәге ТНВ каналының корреспондент пункты белән бергә эшләячәкләр.

Бүген Ульяновск өлкәсенен Димитровград каласында «Шаян ТВ» каналының телевизион блогерлар филиалын ачу турында каналның баш редакторы Рамилә Сәхәбетдинова хәбәр итте.

«Димитровград шәһәрендә бердәнбер татар мәктәбендә телевизион блогерлар филиалын ачтык. Монда укучылар үзләренең мәктәп тормышын, нинди очрашулар, бәйрәмнәр үткәрүен яктыртып барачаклар. Үзләренең шәһәрләрендәге балалар өчен үткәрелүче кызыклы чаралар һәм, гомумән, татарлар тормышын төшереп җибәрәчәкләр һәм без аны „Шаян ТВ“ каналыннан күрсәтеп барачакбыз», — дип белдерде каналның баш редакторы.

Рамилә Сәхәбетдинова сөйләве буенча, Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22нче татар мәктәбендә бик актив балалар укый. Алар анда төрле шәхесләр белән очрашалар, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрәләр. «Татар мохитен тудыра торган мәктәп бу», — ди ул.

Әлегә телевизион блогерлар мәктәбендә 4 кеше эшли. «Шаян ТВ» бу мәктәп белән актив элемтәдә торачак, киләчәктә яшь блогерларны укыту да күздә тотыла.

«Хәзер балалар ИТ-технологияләрдән бик оста кулланалар, мәгълүмат бик тиз килеп җитә интернет аша, шуңа блогерлар мәктәбе булды.

Киләчәктә без татарлар күпләп яшәгән һәм ТНВның корреспондент пунктлары булган өлкәләрдә шундый телевизион блогерлар филиаллары ачу теләге бар», — диде Рамилә Сәхәбетдинова.

Ләйсән Рәхмәтуллина

«Татар-информ»