«Бостон» хуҗасы

Ульяновскиның данлыклы «Бостон» фабрикасы эшләп чыгарган ир-атлар костюмнарын hәм мәктәп укучылары киемнәрен хәзер илебезнең теләсә кайсы шәhәрендә юнәтергә мөмкин. Сатып алучылар әлеге товарларны сыйфатлы hәм уңайлы булуы өчен бик тә югары бәялиләр. Конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүче фабрикага булдыклы милләттәшебез Әcхат Миннегали улы Маликов җитәкчелек итә.

    Тормыш юлында зур уңышларга ирешкән Әсхат Маликов күрше Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үсә. Тырыш, максатчан малай мәктәптә беренче укытучысы Кәүсәрия апа ярдәмендә барлык фәннәрне дә зур кызыксыну белән өйрәнә. Ә өлкән классларда күбрәк төгәл фәннәргә - физика, химия hәм математикага тартыла. Унбер яшендә ул колхозда гомере буе комбайнчы булып эшләүче әтисе Миннегали абыйга ияреп кырга йөри башлый. Җәйге каникуллар вакытында өч ай буе комбайнер ярдәмчесе, ягъни штурвальный булып тир түгә. Кыр корабының руле артына беренче тапкыр утыргач, үcмер үзенә техника җене кагылып киткәнен сизмичә дә кала. Ул киләчәктә авыл җирендә төпләнеп калып, инженер-механик булып эшләү турында хыяллана. 8 классны тәмамлаганнан соң, шушы яшьлек хыялы, ягъни романтика аны Сенгилей авыл профессиональ-техник училищесына алып бара. Менә хәзер шофер-механик hөнәрен үзләштерәм дә, авылга әйләнеп кайтам, дип уйлый егет. Салкын карлы кыш кергәч, училищеның чаңгы спорты секциясенә языла. Озак та үтми, таләпчән, әмма гадел тренеры Геннадий Васильевич төп кумирына әверелә. Ә инде чаңгы ярышлары буенча шәhәр, өлкә ярышларында җиңү яулагач, киләчәккә планнарын тамырдан үзгәртергә карар кыла. Физкультура укытучысы булу нияте белән ул Әлмәт физик культура техникумына укырга керә. Бу профессия күңелемә бик тә хуш килде, чөнки дәресләрдә кешенең төзелешен, мәсәлән, анатомия, физиологияне җентекләп өйрәнә идек, ди ул, хатирәләре белән бүлешеп. Техникумны кызыл диплом hәм чаңгы буенча спорт мастерына кандидат исеме белән тәмамлаган егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Ерак Украинага, ракета гаскәрләренә барып эләгә. Татар егетенә биредә дә бәхет елмая - сержантлар әзерләү буенча уку-укыту үзәгендә физкультура укытучысы булып хезмәт итә hәм старшина дигән хәрби звание ала.

    Армиядән зур хыяллар белән ул Ульяновскига кайта. 17 нче санлы тегү училищесына бүгеннән физкультура укытучысы кирәк, шунда барып эшләргә ризамы, диләр шәhәр мәгариф идарәсендә. Әлеге училищеда ул дәресләр үткәргәннән соң кичләрен cтудентлар белән бергә парта артына утырып тегү эше серләрен үзләштерә. Аннары кибеттән тукыма сатып алып кайта да, тегү машинасы белән башта үзенә чалбар тегеп кия, аннары пиджак тегәргә дә өйрәнә. Туксанынчы еллар башында укытучы хезмәт хакына гына көн күрүе авырая төшкәч, индивидуаль заказлар буенча күн (кожаный) курткалар тегүгә керешә. Шәhәр урамнарында кешеләрнең өсләрендә үз кулларым белән теккән матур, җылы курткаларны күргәч, чиксез сөенә идем, ди ул. Сизелерлек арыса да, көн саен бер куртка тегеп, ярыйсы гына мал туплый. «Элегант» фабрикасының тулай торагында көн күрүче Маликовлар гаиләсе ничек булса да үз йортларын салып керү турында хыяллана. Укытучы буларак өй төзү өчен җир участогын аңа түләүсез бирәләр. Ә тәҗрибәле дуслары акыллы киңәшләре, төзелеш материаллары белән ярдәм итәләр. Шулай итеп, Әсхат Миннегали улы үз тырышлыгы белән йорт hәм гаражын сафка бастыра.

    Аннары зур бинаның берничә бүлмәcен арендага алып, ир-атлар костюмнары тегү буенча үз ательесын ачып җибәрә. Yз эшенең чын осталары булган егерме кеше теккән затлы костюмнарны бик теләп, чират торып алалар. Шушы бизнеста беркүпме акча туплаганнан соң, Әсхат Маликов фабрика төзү буенча күптәнге ниятен тормышка ашыруга керешә. Озак та үтми, шәhәребезнең төньяк өлешендә, Буинская урамында кызыл кирпечтән «Бостон» тегy фабрикасының беренче производство корпусы калкып чыга. Булдыклы, авырлыклардан hич тә курыкмаган бизнесмен илебезнең төрле шәhәрләреннән заманча җиhазлар кайтартып hәм 150 кешене эшкә алып, 2005 елның 1 августында ир-атлар костюмнары тегү буенча линияне эшләтеп җибәрә. Шушы 150 кешенең күбесе - үземнең элеккеге укучыларым, алар миңа ышанып фабрикага эшкә килделәр hәм беренче көнне югары сыйфатлы биш костюм эшләп чыгардылар, әлеге пиджакларны үз күзләрем белән күргәч, кызлар, без, hичшиксез, уңышка ирешәчәкбез, дип әйтеп куйганым хeтеремдә, ди Әсхат Миннегали улы, бәхетле елмаеп.

    Бүген «Бостон» фабрикасы - Россия күләмендә танылган, данлыклы, уңышлы гына эшләп килүче предприятие. Унбиш ел эчендә тагын ике производство корпусы сафка бастырылган, эшчеләр санын 250гә кадәр җиткергәннәр. Заманадан артта калмас өчен җиhазларны тулысынча яңартканнар, дөресрәге, автоматлаштыру чарасын күргәннәр, хәзер барлык процессларны да диярлек машиналар үзләре башкара, кул хезмәте минималь күләмдә генә кулланыла. Яңа ел алдыннан өлкә Губернаторы Сергей Морозов катнашында яңа цехны - әзер продукцияне дым-җылылык белән эшкәртү цехын тантаналы рәвештә ачып җибәргәннәр. Кыскасы, фабрикада югары сыйфатлы ир-атлар костюмнары, ир hәм кыз балаларга мәктәп формалары эшләп чыгару өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Әзер продукциягә заказлар илебезнең барлык төбәкләреннән, хәтта Ерак Кoнчыгыштан да килә икән. Ульяновскиның үзендә генә дә «Бостон»ның алты фирма кибете эшләп килә. Ә дилерлык челтәре бөтен Россия буенча җәeлгeн. Ни гаҗәп, күрше Татарстан да ир-ат костюмнарын бездән алырга мәҗбүр.

    - Базар экономикасына җайлы гына күчә алмау сәбәпле, Казанда барлык тегү фабрикалары да ябылып бетте. Хәзерге шартларга яраклашып яшәү өчен тукыма юнәтү, җитештерү hәм сатуны үз эченә алган тулы бер цикл булдырырга кирәк, без зур тырышлык куеп, шушы циклны җайга салдык. Импорт тукыма гына кулланабыз, чөнки Россиядә костюмнар тегү өчен тукыма хәзер бөтенләй җитештерелми. Бүген беркемнән дә ярдәм көтмичә, бары тик үзебезгә, үз мөмкинлекләребезгә генә ышанып яшибез. Технологларыбыз hәм дизайнерларыбыз, гомумән, барлык белгечләребез дә көчле, алар - чын профессионаллар, үз эшенең осталары. Шулай ук эшчеләр коллективына, уңган hәм тырыш кызларыбызга рәхмәтлемен. Минем уңышларым - аларның уңышы ул,- ди «Бостон» хуҗасы.

    Хәләл көч белән тапкан малына көн күрүче Әсхат Миннегали улы үзен бәхетле кеше итеп саный. Аның бөтен тырышлыгын куеп, cәламәтлеген hәм вакытын кызганмыйча булдырган зур эше - яраткан фабрикасы, hәрвакытта да аңлый белүче, таянырлык коллективы hәм тормыш, хезмәт юлында күпләргә үрнәк булырлык уңышлары бар.

    Гомер буе фәкать алга гына хәрәкәт итүче эшмәкәрнең гаиләсе дә сокланырлык. «Бостон»да баш хисапчы хезмәтен башкаручы хатыны Миләүшә ханым белән менә утыз елдан артык инде шатлыкларны да, борчуларны да бүлешеп, язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Матур гына гомер итеп, алма кебек ике бала - кызлары Динә белән Гүзәлне тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары кияүгә чыгып, Амелия исемле онык бүләк итәргә дә өлгергән. Әсхат Миннегали улы ата-анасының догасын, хәер-фатихасын hәм бәхиллеген алып калуы белән дә бәхетле. Хатыны белән алар олы яшьтәге әти-әнисен авылдан үзләренә алып килеп кадерләп, җан җылысын биреп карыйлар hәм  вафат булгач, ислам дине йолаларына туры китереп соңгы юлга озаталар.

    Әсхат Миннегали улы - милләт җанлы, иманлы, юмарт эшмәкәр, танылган хәйрияче hәм меценат. Ул өлкә hәм район татар автономияләренә, мәчетләргә, мәктәпләр hәм балалар бакчаларына, мохтаҗ кешеләргә hәрвакытта да спонсорлык ярдәме күрсәтә. Без - татар ир-егетләре, туган телебез, милли мәдәниятебез, ислам дине, халкыбыз үcешенә булышырга, үзара ярдәмләшеп, бер-беребезгә таянып яшәргә тиеш, ди ул, канәгатьлек хисе кичереп.

         И.ХАСИБОВ.