Буыннар бәйләнеше

Безнең Зур Чирекле авылында күркәм, үрнәк итеп күрсәтерлек кешеләр бик күп. Аларның игелекле hәм изгелекле, әҗер-саваплы эш-гамәлләре турында киләчәк буыннар да искә төшереп сөйләячәкләр hәм рәхмәт әйтәчәкләр.

    Бөек Ватан сугышының утлы юллары аша узып, туган авылына орден hәм медальләр тагып кайткан Сәит Ибраhим улы Айбулатов фидакарь хезмәте, ярдәмчел, кешелекле булуы белән авылыбыз тарихында тирән эз, ә якташлары күңелендә матур истәлекләр калдырды. Ул авылда мәчет салдыру максатында бик күп көч hәм тырышлык куйды. Сәит ага тынгысыз йөрәкле авылдашлары Ханбәл Абушаев, Умәр Юсупов, Мoталлиб Ибраhимов hәм Абубәкeр Кәримов белән бергә халыктан сәдака акчасы җыеп, үзләренең хәләл малларын да кушып, сәламәтлекләрен hәм вакытларын hич тә кызганмыйча, авылда Аллаhы йортын – мәчетне төзекләндереп сафка бастырдылар.

    Хәзер Сәит аганың улы Умәр авылда ислам дине үсешенә hәрьяклап ярдәм итү традициясен матур гына дәвам итә.

    Умәр Сәит улы Айбулатов 1965 елның 23 февралендә Николаевка районы Зур Чирекле авылында дөньяга килә. Бүгенге көндә ул - авылның иң уңышлы, нәтиҗәле эшләп килүче бизнесмены, район Советы депутаты, авыл мәчетләренә финанс яктан ярдәм итә, үз акчасына юлларны ремонтлый, Николаевка район үзәгендә хәләл малына мәчет төзетте. Гаиләсе дә сокланырлык, хәләл җефете белән өч бала тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына бастырдылар. Район Советы депутаты буларак, ул башка авылларга да булыша. Умәр Сәит улының кешелекле, намуслы бизнесмен, гадел мөселман булуы турында Ульяновск өлкәсендә генә түгел, Россиянең бик күп регионнарында яхшы беләләр.

    Умәр Сәит улының халык арасында абруй-дәрәҗәсе, авторитеты бик тә зур, шуңа күрә ул авыл hәм район проблемаларын хакимият органнары ярдәменнән башка, үз көче белeн генә хәл итәргә тырыша. Ул олыларны, өлкән буын вәкилләрен бик тә хөрмәт итә. Аңа берничә ел элек барча мөселманнар өчен дә изге урыннарда хаҗ cәфәрендә булып кайтырга насыйп итте. Бүген Аллаhының барлыгына hәм берлегенә инанып, игелекле гамәлләр кылып яши. Умәр Cәит улы кебек кешеләр - күренекле, танылган шәхесләр гомер юлын узып, үзләреннән соң гасырлар буе сакланырлык истәлекләр калдыралар. Ул - әтисе Сәит аганың нәcел дәвамчысы, лаеклы, бар яктан да үрнәк булырлык улы.

    Мансур ЮСУПОВ.

    (“Люди и судьбы” китабыннан).