«МИЛЛИ КИЕМЛЕ АНА ҺӘМ БАЛАЛАР» Бөтенроссия фотобәйгесендә катнашучылар

Куанычларым, шатлыгым булып,

    Балам, багалмам, үсәрсеңме син?

    Әнием, диеп, кадерлем, диеп,

    Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

    Әниемнең шушы назлы бишек җыры бүген дә колагымда яңгырап тора. Бик көткән, өзелеп көткән мине әнием. Кызым булса, матур күлмәкләр тегәрмен, үзем кебек җырларга өйрәтермен, дип хыялланган. Кечкенәдән үк мин сәхнәгә тартылдым, әнием белән «Тизрәк үсәсем килә!» дип җырладым. Өстемдә hәрвакыт әнием теккән милли киемнәр булды: сарысы да, кызылы да, яшеле дә, милли бизәкләр төшереп чиккән яулыгы да, сәйләнле калфагы да. Әниемнең кулыннан гөлләр түгелә, дисәм, бер дә ялгышмам. Минем әбием дә, аның әтисе дә, бабасы да атаклы «Зингер» машинасында теккәннәр. Мин бәйли, чигә беләм, тик тегеп караганым юк, әнием өйрәтер әле. Әнием белән авылыбыз тарихына багышланган музей ачу хыялы белән яшибез.

    Сандугачым, дип эндәшә миңа кадерлем. Белмим инде, сандугач ук була алырмынмы икән... Ә бүгенгә менә нинди уңышларым бар: Гагрыда - җыр-бию буенча призлы урыннар, «Чирмешән язы» фестивалендә - II нче дәрәҗәле лауреат, «Сембер карлыгачлары» конкурсында - гран-при, өлкә этнография фестиваленең «Краса» номинациясендә - 1 нче урын.

    Гөлназ САХАБУТДИНОВА,

     Филип урта мәктәбе укучысы.