«Өмет»тә - «Ачык ишекләр көне»

13 январьда - Россия матбугаты көнендә, «Өмет» газетасы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә редакциядә «Ачык ишекләр көне» үткәрде. Яңа урында - Кузнецов урамы 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан редакциябездә бу көнне егермедән артык милләттәшебез кунакта булып китте.

    Татар халкы, туган телебез язмышына битараф булмаган милләттәшләр редакция тормышы, газетаның чираттагы санын басмага әзерләү процессы белән якыннан таныштылар,  үзләрен кызыксындырган сорауларга журналистлардан җавап алдылар, шулай ук теләкләрен hәм эшлекле тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.

    Сиксәненче еллар ахырында төбәгебездә татар эшләренең чишмә башында торган Иркәм Хайретдинов сабыйларга ана телен өйрәтүне балалар бакчаларында ук башлау hәм татар гаиләләрендә балалар белән үзебезчә генә cөйләшү кирәклеге турында газетада тагын да үтемлерәк язмалар урнаштырырга тәкъдим итте. Ә Заволжье районы татар автономиясе әгъзасы Сария Галимова язучы Зифа Кадырованың «Көтеп узган гомер»ен атна саен елап-елап укуы турында сөйләде. Татар автономиясенең Засвияжье район бүлекчәсе рәисе урынбасары Абдулла Ямбаев исә өлкәдәге татар авылларын саклап калу, яшьләрне hәм мәктәп укучыларын газетага тарту проблемасын күтәрде. Өлкә автономиясенең язучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов төбәгебездә легендар шагыйрь hәм рәссам Гакыйль Сәгыйров исемендәге әдәби премия булдырырга кирәк дип саный. Ә Мәләкәс шагыйре Равил Шәфигуллин, киң иҗат мәйданы булдырып, бик күп шагыйрьләр hәм язучыларны дөньяга чыгарган өчен «Өмет»леләргә рәхмәтен ирештерде. Әгәр яраткан газетабыз булмаса, бүген безне беркем дә белмәс иде, диде Равил ага. Тимерьюл районы мөселманнары вәкиле Ринат Аббазов та атна саен җомга вәгазьләре бастырган hәм мәчетләр эшчәнлеген даими рәвештә яктырткан өчен редакциягә рәхмәт әйтте. Ишеевкадан Фирдәүсә Исхакова «Өмет»леләрне Ульяновск районы  татарлары  белән очрашуга чакырды. Шушы көнне телефоннан шалтыратып тәкъдимнәрен әйтүчеләр дә шактый булды. Мисал өчен, Әкълимә Гизятуллова Татар мәдәният үзәгендә узачак мәдәни чаралар турында белдерүләрне газетада берничә атна алдан бастыруны hәм кроссвордларны ешрак биреп баруны сорады.

         Р.НИГЪМӘТЛЕ.