Безнекеләр - «Җәвит-кәмит» hәм «Җырлыйк әле!» тапшыруларында

“Татарстан - Яңа гасыр” (“ТНВ”) каналын даими карап баручылар игътибар иткәннәрдер инде, соңгы вакытта аның тапшыруларында Татарстаннан читтә яшәүче канкардәшләребез дә еш катнашалар, hәртөрле әдәби-музыкаль hәм күңел ачу программаларында чыгыш ясыйлар. Шушы көннәрдә генә “ТНВ”ның зур студиясендә кабат безнең Ульяновск өлкәсендә гомер итүче ике төркем сәнгать осталары катнашып кайттылар.

    Аларның беренчесе - Димитровград шәhәреннән килгән үзешчәннәр байтак тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән “Җырлыйк әле!” музыкаль тапшыруында чыгыш ясады. Анда байтак конкурслар hәм фестивальләр лауреаты Разыя Бильданова, “Сембер җыры-2018” конкурсы лауреаты Ренат Агаев hәм яшь җырчы Алия Ильясова үзләренең моңлы җырлары белән студия кунакларын хәйран калдырдылар. Әлеге тапшыру бу атнада, 7 сентябрьдә, “ТНВ-Татарстан” каналында җирле вакыт белән 21.30 сәгатьтә эфирга чыгачак, кабатлау 9 сентябрь көнне иртәнге 06.00 сәгатьтә булачак.

    Ә Татарстанның hәм Башкортстанның халык артисты, танылган юмор hәм сатира остасы Җәвит Шакиров алып бара торган “Җәвит-кәмит” музыкаль-күңел ачу программасында өлкәбезнең танылган сәхнә осталары, “Сембер җыры” конкурсы лауреаты, режиссер Җәмилә Мифтахова, “Киндяковка” мәдәният йорты каршындагы “Нур” татар халык театры артистлары Альберт Насыйбуллин, “Сембер җыры-2019” конкурсы лауреаты Рамил Вафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Шәфикъ ага Иматдинов, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин hәм Чынлы районы татар автономиясе җитәкчесе, җырчы hәм гармунчы Тәлгать Идиятуллов катнашындагы тапшыру “ТНВ-Татарстан” каналында - 14 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә, “ТНВ-Планета” каналында 15 сентябрьдә 19.15 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Якташларыбызның cәхнә осталыгын карарга онытмагыз!