«Соңгы дипломым - иң кадерлесе»

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рауза Мөкатдәс кызы Гиматдинова туксанынчы еллар башында Ульяновскиның 17 нче санлы китапханәсендә татар әдәбияты бүлеге ачып җибәрү максатында бик күп тырышлык куя.
Бөтен гомерен мәдәнияткә, китап сүзен, ягъни язучылар hәм шагыйрьләр фикерен киң катлам халыкка җиткерүгә багышлаган Рауза Мөкатдәс кызы Гиматдинова Карсун районы Уразовка - Сакускай авылында биш балалы гаиләдә дүрт малай арасында бердәнбер кыз булып үсә. Белемле, булдыклы әтисе Мөкатдәс Ибраhим улы партия райкомында hәм машина-трактор станциясендә җитәкче урыннарда эшли, туган авылында Чапаев исемендәге колхозны әйдәп бара, аннары җирле мәктәптә документлар белән эш итә. Дөреслекне яратучы, бик тә принципиаль булган Мөкатдәс аганың йөрәге тормыш юлында очраган гаделсезлекләрне күтәрә алмый - алтмыш яшендә үлеп китә. Ә әнисе Шәмсия Хәсән кызы гомере буе гаилә учагын саклап яши, биш баласын үзенең җылы канаты астында кадерләп hәм назлап үстерә.
Әти-әнисеннән күркәм тәрбия алган, җаваплылык хисе тоярга hәм теләсә нинди эшне дә җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән Рауза Уразовка сигезьеллык мәктәбен hәм күрше Сосновка урта мәктәбен уңышлы тәмамлап hәм Карсун район библиотекасында практика үтеп, авылда китапханәче булып эшли башлый. Аннары гыйлемгә омтылучы, максатчан hәм тәвәккәл кыз Ульяновскиның мәдәният училищесында hәм партия мәктәбендә, башкалабыз Мәскәүнең культура институтында читтән торып укырга да вакыт hәм мөмкинлек таба. Әлбәттә, Мәскәү шәhәрендә эшкә урнашу мөмкинлеге бар иде, әмма туган якны сагыну hәм юксыну, җаваплылык хисе Ульяновскига кире алып кайтты hәм монда төпләнеп калуыма бүген hич тә үкенмим, ди Рауза Мөкатдәс кызы, күңел хатирәләре белән уртаклашып.
Язмыш җилләре Ульяновскига алып килгәч тә, ул бала вакыттан гашыйк hәм гомерлек кәсебе итеп сайлаган hөнәренә тугрылык саклап, китапханәгә эшкә урнаша. Тырыш, авырлыклардан куркып тормаучы, инициативалы татар хатынын өлкә мәдәният идарәсе җитәкчеләре тиз арада күреп алалар hәм бик тә җаваплы урынга билгелиләр. Аңа унсигез ел дәвамында Ульяновск шәhәренең Yзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры вазыйфасын башкарырга туры килә. Ул әлеге системага кергән 40 библиотеканың барлык проблемаларын да чишү юлларын таба. Туксанынчы еллар башында шәhәребезнең татарлар күпләп яшәгән Куликовка бистәсендәге 17 нче китапханәгә Идел буе халыкларының милли библиотекасы статусы бирелүе турында аерым горурлык хисе белән сөйли. 1993 елда Ульяновск шәhәр Думасының бу хакта карары чыккач, әлеге китапханәдә татар бүлеге дә ачыла hәм җитәкчесе итеп Гөлфия Сәмигуллина билгеләнә. Ул вакытта Казаннан татарча әдәби китаплар кайтартырга Татарстан Республикасының милли китапханәсе директоры Наил Камбеев һәм Татарстан белән экономик хезмәттәшлек итү ассоциациясе җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов бик нык булыштылар, аларга чын күңелдән рәхмәт, ди Рауза Мөкатдәс кызы. Милли җанлы директор шушы чорда профессор Азат Курчаков җитәкчелек иткән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән дә тыгыз элемтәдә тора. Ә автономиягә отставкадагы подполковник Фатыйх ага Хаертдинов белән «Мәдәният» оешмасы рәисе Котдус ага Сафиуллин чакыруы буенча килә. Мохтариятнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәhимә Cәйфуллина белән бергә өлкәнең Иске Кулаткы, Карсун, Ульяновск районнары мәдәният учреждениеләренә барып, татар культурасының торышы белән танышалар hәм хәлне яхшырту буенча үзләренең тәкъдимнәрен җиткерәләр. Озак еллар өлкә культура идарәсе начальнигы урынбасары булып эшләгән Фәhимә Билал кызы Сәйфуллина белән мәдәният тармагының ветераннары - 17 нче китапханeнең элеккеге мөдирләре Мөнәвәрә Гарип кызы Биктеева hәм Евдокия Дмитриевна Курносованы остазларым, киңәшчеләрем итеп саныйм, аларның төпле, акыллы фикерләре дөрес юлдан тайпылмыйча барырга hәм эшемдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте, ди Рауза ханым. Ул бүген дә халкыбызның милли-мәдәни тормышы белән җитди рәвештә кызыксынып яши. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы буларак, мохтариятнең Засвияжье район советы тарафыннан оештырылган барлык чараларда да актив катнаша.
Лаеклы ялга чыккач аңа күптәнге хыялын тормышка ашырырга насыйп итә - бала чагында үзләштергән дини гыйлеменә таянып, шәhәребезнең Инзенская урамындагы мәчеттә ислам нигезләрен өйрәнү буенча курсларны тәмамлый. Шушы курсларны бетергәч Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин кулыннан алган диплом минем өчен иң кадерлесе hәм иң кыйммәтлесе, дип әйтер идем, хәзер рәхәтләнеп Коръән китабын укыйм, бу - әйтеп бетергесез зур бәхет, ди Рауза ханым.
Милләттәшебезнең күпьеллык фидакарь хезмәтен Хөкүмәтебез югары бәяләгән. Ул - Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән дәрәҗәле вә мактаулы исем иясе. Россия культура министрлыгы аны «За отличную работу» почет билгесе белән бүләкләгән. Аның гаилә архивында И.А.Гончаров исемендәге медаль дә олы ядкарь булып саклана.
Хезмәт юлында зур дәрәҗәләргә ирешкән Рауза Мөкатдәс кызының гаилә тормышы да сокланырлык. Чыгышы белән Татар Колмаеры авылыннан булган тормыш иптәше Хафиз абый белән менә 47 ел инде бергә яшиләр. Бер-берсенә гашыйк ике яшь йөрәк китапханәдә танышканнар икән. Гаилә башлыгы гомере буе төзелеш оешмаларында прораб, бригадир булып эшләгән. Дус-тату, аңлашып гомер кичереп, алма кебек ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Лилия Ульяновск шәhәр хакимиятенең мәгариф идарәсендә финанс бүлеге башлыгы булып хезмәт итә. Ә уллары Азат үз бизнесын башлап җибәргән hәм уңышлы гына алып бара.
- Балаңның баласы балдан татлы, дип дөрес әйтәләр икән. Без дә оныкларыбызның бәхетенә сөенеп туялмыйбыз. Аделиябез югары уку йортын тәмамлап, эшкә урнашырга да өлгерде. Ә Әмир белән Әминә - мәктәп укучылары. Сау-сәламәт hәм тәүфыйклы балалар булсыннар инде,- ди Рауза Мөкатдәс кызы.
Татар җанлы hәм иманлы милләттәшебез юбилейлы гомер бәйрәмен менә шундый зур, күпләргә үрнәк булырлык казанышлар белән каршылый.
Исхак ХӘЛИМОВ.