Хәрби шофер Наҗия

Наҗия Ядыгарова сугышны искә төшерергә бер дә яратмый, анда без күргән михнәт-газаплар кинодагы кебек кенә түгел иде, ди ул. Педучилищены яңа гына тәмамлаган сылу, чибәр кыз фронтта шофер hөнәрен үзләштереп, хәрби припаслар белән шыплап тутырылган грузовикны йөртә hәм яу кырында хәтта үзенең язмышын, мәхәббәтен эзләп таба - булачак ирен үлемнән коткарып кала.
Наҗия Камалдин кызы Богдашкино районы Кәшә авылында туып үсә. Бөек Ватан сугышы башланган елны ул Куйбышев педагогия училищесын тәмамлый hәм укытучы булып эшкә урнаша. Мәктәпкә шатланып, ашкынып йөри hәм яшь буынга белем бирә алуы белән чиксез горурлана. Дистә еллар үтсә дә, беренче укучыларын бүгенгедәй яхшы хәтерли. Әмма каhәр суккан сугыш барлык уй-хыялларын да челпәрәмә китерә. 1941 елның сентябрь-ноябрь айларында яшь педагог Казан шәhәре тирәсендә окоплар казу эшләрендә катнаша. Ә 1942 елның апрелендә 18 яшьлек Наҗия Ядыгарованы фронтка алалар. Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәhәрендә ул машина йөртүче профессиясен үзләштерә. Передовойга, ягъни фронтның алгы сызыгына грузовик белән ягулык hәм хәрби припаслар ташырга туры киләчәк, дип әйттеләр безгә, ди Наҗия апа, күңел хатирәләре белән бүлешеп.
Шофер таныклыгын алганнан соң, ул беренче hава армиясенең 644 нче автобатына барып эләгә hәм аэродромга хезмәт күрсәтә башлый. Япь-яшь кыз карамагына «полуторка» белән водомаслозаправщик, бензозаправщик hәм стартер тапшыралар. Ул самолетларга ягулык ташый hәм аларны стартер ярдәмендә кабыза. 1943 елның августында явыз фашистлар Наҗия хезмәт иткән полкны шартлаталар. Шуннан соң аны транспорт батальонына күчереп, өч тонналы ЗИС-5 руле артына утырталар. Сугыш елларында, чын мәгънәсeндә, легендага әверелгән әлеге машинаны да ул кыска гына вакыт эчендә оста итеп йөртергә өйрәнә hәм Смоленск тирәсендә передовойга хәрби припаслар ташый, аннан яралы hәм үлгән солдатларны алып кайта. Шулай бервакыт снарядларны бушатканнан соң, хәрби припасларның яңа партиясен алырга барганда машина тәрәзәсеннән ике солдатны күреп ала. Шуышып кына барып караса, берсенең аркасында мина кыйпылчыгы күренеп тора. Наҗия яраланган солдатны марля белән бәйли hәм шинеленә сузып салып, машинасына кадәр өстерәп бара. Санитар пунктта яраланган солдат аңа: «Әй, егет, адресыңны калдыр әле, әгәр үлмәсәм, хат язармын»,- дип үтенечен белдерә. Ул үзен коткаручының чибәр кыз булуын күреп өлгермәгән шул - фронтта барысы да ир-атлар булып киенгәннәр бит.
Наҗия Камалдин кызы сугыш вакытында госпитальдә дә ятып чыга - күпер аша үткәндә кинәт машинасының тормозлары тотмый башлый hәм суга төшеп китә, кем коткарганын бүген дә белми. Кыз хастаханә койкасында гына аңына килә, караса – бөтен кул-аяклары да гипста. Берничә ай дәваланганнан соң, кабат сафка баса hәм Американың данлыклы «Студебеккер»ы руле артына утыра. Шушы машина белән Кенигсбергка кадәр барып җитеп, Бөек Җиңү көнен каршылый. Дүрт ел дәвамында сугышның мөмкин кадәр тизрәк бетүе hәм тамагы туйганчы ашау турында хыяллана ул. Шулай итеп, 1945нең ямьле май аенда барлык уй-хыялларым да тормышка ашты, ди ул.
Ә теге вакытта яу кырында үлемнән коткарып калган солдатны ул озак еллар үткәч Ульяновскида кабат очрата. Наҗия Камалдин кызы сугыштан соң автозаводта эшли башлый hәм беркөнне директор аны машинасы белән ТЭЦ төзелешенә илтеп куюын сорый. Фронтта коткарган егет белән нәкъ шунда күрешә дә инде. Шуннан соң алар беркайчан да аерылышмыйлар – гаилә корып җибәреп, бергә озак гомәр итәләр.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлык үрнәкләре өчен Наҗия Ядыгарова Хөкүмәтнең бик күп дәрәҗәле бүләкләренә лаек табыла. Ул - 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены hәм «За боевые заслуги», «За победу над Германией», «За освобождение Кенигсберга» медальләре иясе. Наҗия Камалдин кызы инде 95 яшендә булуына да карамастан, Җиңү парадына, район hәм шәhәр күләмендә үткәрелгән күп санлы очрашуларга бик теләп йөри hәм истәлекләре белән бүлешә. Сугыш кабатланмасын өчен бүгенге буын мөмкин булганны барысын да эшләргә бурычлы, ди хөрмәтле ветеран.
И.ХАСИБОВ.