14 июль - Яңа Маклаушта Сабантуй бәйрәме

14 июль көнне Майна районы Яңа Маклауш авылы балалар бакчасы территориясендә инде традициягә кергән Сабантуй бәйрәме узачак.
Милли бәйрәм 10 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итте Маклауш авыл җирлегенең хакимият башлыгы, татар милли-мәдәни автономиясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Голяков.