"Молодежный" паркында Засвияжье Сабан туе

Засвияжье районында яшәүче татарлар җәйнең аяз, матур иртәсендә күтәренке кәеф белән "Яшьләр" ("Молодежный") паркына ашыктылар. Биредә халкыбызның инде традициягә кергән Сабантуй бәйрәме үтәчәк бит.

Сабантуйның шәрәфле кунакларын чәкчәк белән каршы алганнан соң, үзәк сәхнәдә бәйрәмнең рәсми өлеше башланып китте. Хезмәт һәм җыр тантанасын әлеге чараны оештыручы - татар автономиясенең район советы рәисе Шәфикъ Иматдинов ачып җибәрде. Аннары шәһәр хакимияте вәкиле Михаил Сычев Ульяновск башлыгы Сергей Панчинның кайнар сәламен җиткерде һәм халыкны барлык милләт вәкилләре дә яратып, үз итеп өлгергән бәйрәм белән котлады. Засвияжье районы елдан-ел яңара, зурая бара, хәзер монда ике яңа микрорайон төзелә, мәктәп, балалар бакчалары ачыла, диде ул. Шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин да җылы тәбрик сүзләрен ирештерде. Ул Сабантуйны оештыруга үзләреннән бик күп көч керткән һәм милли-мәдәни чараларда актив катнашкан дистәдән артык милләттәшебезгә Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов Сабан туеның елдан-ел киңрәк колач җәюе турында сөйләде.

"Быел Сабантуйны беренче булып Америкада үткәрделәр. Бу көннәрдә милли бәйрәмебез Россия регионнарында, ерак һәм якын чит илләрдә уза. Ә декабрь аенда, һәрвакыттагыча, Австралиядә гөрләячәк",- диде ул.

Шәһәр Думасы депутаты Алсу Айзатуллина милләттәшләребезне саф татар телендә сәламләп, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйриячелек акциясе кысаларында 1 нче сыйныфка барырга әзерләнүче дүрт балага портфельләр бүләк итте. Шәһәр Думасының тагын бер депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов та Зөяаръягы татарларын бәйрәм белән тәбрикләде.

Сәхнә түренә быел Бриллиант туйларын билгеләп үтүче, күпләргә үрнәк пар - Замир абый белән Рәйсә апа Гафуровлар да күтәрелде. Алар менә 60 ел инде иңгә-иң куеп, дус-тату гомер итәләр, өч бала үстергәннәр, бүген балдан татлы онык-оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Замир абый белән Рәйсә апа ислам динен халыкка җиткерү юнәлешендә зур эш башкаралар. Район хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Бабайкин Гафуровлар гаиләсен истәлекле бүләге белән шатландырды.

Сабантуйның бөтен күрке, әлбәттә инде, милли көрәш. Быел да бил алышырга теләүче баһадирлар шактый иде. Әмма җиңүче бер генә була шул. Абсолют батыр исеменә Чардаклы районы Үрән авылыннан Рөстәм Феткуллов лаек табылды.

Бала-чага, хатын-кызлар күбрәге милли уеннар мәйданчыгында шау-гөр килделәр. Алар көянтә белән су ташыдылар, кашыкка йомырка куеп узыштылар, капчык киеп йөгерделәр. Кем өлгеррәк, шуңа приз да эләкте.

"Уйнагыз, гармуннар!" мәйданчыгыннан да көне буе кеше өзелмәде. Гармунчылар сузган моңлы вә дәртле көйләргә кушылып җырладылар да, биеделәр дә.

Үзәк сәхнәдә ике сәнгать коллективы - "Булгар" балалар ансамбле (житәкчесе - Алсу Туктарова) һәм "Туган як" вокаль ансамбле (җитәкчесе - Ринат Сөләйманов) чыгыш ясады.

Засвияжье районы татарлары көне буе рәхәтләнеп ял итте. Алар көн кичкә авышкач кына, киләсе елда да очрашырга сүз куешып, әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп өйләренә таралыштылар.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Вадим Воеводин фотосурәтләре.