"Винновская роща"да Киндяковка Сабан туе

Изге Рамазан ае тәмамлану белән халкыбызның буыннан-буынга тапшырылып килгән, милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, уеннарыбызны, җыр-моңнарыбызны саклаган олуг бәйрәмгә - Сабан туена старт бирелде. Өлкәбездә беренчеләрдән булып Тимерьюл районында яшәүче татарлар "Винновская роща" ял паркына хезмәт һәм җыр тантанасына җыелдылар.

Бәйрәмне Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе Рамил Абитов ачып җибәрде. Ул Сабан туена күмәкләшеп килгән уңган, тырыш райондашларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Татар бәйрәменең мәйданы елдан-ел киңәя бара, хәзер милли көрәштә, төрле бәйгеләрдә башка милләт һәм дин вәкилләре дә бик теләп катнашалар, диде ул. Ә Тимерьюл район хакимияте башлыгы Владимир Трофимов күркәм бәйрәмне быел инде унберенче тапкыр оештыру максатында бик күп көч һәм тырышлык куйган өчен тынгысыз йөрәкле Рамил Абитовка ихлас рәхмәтен юллады. Өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов Сабан туеның тарихы белән кыскача таныштырып үтте. Гасырдан-гасырга күчеп килүче һәм татар халкын берләштерүче бу бәйрәмне хәзер Җир шарының барлык почмакларында да зурлап үткәрәләр, диде ул. Шәһәр Думасы депутаты Валентина Панова, өлкә сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Сергей Ермаков һәм татар автономиясенең Засвияжье район советы җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов Тимерьюл районы татарларының һәм аларның лидеры Рамил Абитовның гел алдынгылар сафында булуы турында сокланып сөйләделәр. Ә "Өмет" газетасы редакциясенең хәбәрчесе Рузия Хәлимова халыкны өлкә күләмендә таралучы бердәнбер милли басмага язылырга чакырды.

Тәбрикләү сүзләре тәмамланганнан соң, бәхетле парлар - иңне-иңгә куеп 60 ел буе бер сукмактан атлаучы Рәфик абый белән Гөлнур апа Алиакберовлар, Мидехат абый белән Сания апа Алиуллиннар, күптән түгел генә өченче балалары дөньяга аваз салган Рөстәм белән Зәмирә Санатуллиннар сәхнә түренә күтәрелде. Рамил Абитов аларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм озак еллар гөрләшеп, исән-сау яшәүләрен теләде.

Өлкә Губернаторы Сергей Морозов инициативасы белән үткәрелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйриячелек акциясе кысаларында 1 нче сыйныфка баручы алты балага уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар бирелде, ә дүрт укучыга "Бостон" фирмасыннан мәктәп формасы юнәтү өчен сертификатлар тапшырылды.

Аннары төрле ярышлар, бәйге-конкурслар старт алды. Милли уеннар мәйданчыгында бала-чага әвәрә килсә, көрәш мәйданчыгы беләкләрендә көч-дәрт ташып торган ир-егетләрне бергә җыйды. Баш хөкемдар - дөнья чемпионы Минсәет Тазетдинов Чардаклы районы Үрән авылы пәһлеваны Артур Хакимовны Сабан туеның абсолют батыры дип игълан итте. "Уйнагыз, гармуннар!" мәйданчыгында гармун, тальян тавышы бер генә минутка да тынып тормады. Эх, үзәкләрне өздереп сыздырдылар да осталарыбыз! Шәһәребезнең данлыклы гармунчысы Иршат ага Аббазовка тиңнәр табылмады. Ә үзәк сәхнә көне буе җыр-биюдән өзелмәде. Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Римма Мөхәммәтҗанова, Җәмилә Мифтахова, Фәрхать Вахитов, "Чулпан", "Туган як" ансамбльләре солистлары, "Булгар" балалар коллективы халыкны популяр җырлары белән сөендерделәр.

Район Сабан туен рәсми рәвештә ябу тантанасында өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова катнашты. Ул милли бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыру чарасын күргән өчен район хакимияте белән татар автономиясенә, җыр-бию коллективларына, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен юллады.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Вадим Воеводин фотосурәтләре.