Колхоз радиосы

(Әз-мәз шаярып)

Хәзерге компьютер, Триколор ТВ антенналары, кәрәзле телефоннар белән чуалган буын яшьләре «колхоз радиосы» дигәч, гаҗәпләнеп: - Нәрсә соң ул «колхоз радиосы?» - дип сорау бирерләр.

«Колхоз радиосы» - ул безнең йөрәкләрне тетрәндереп эфирда яңгыраган җырлары, хәбәрләре белән күңелләргә моңнар таратучы илаһи, тарихи зат, - дип җавап кайтарсам һич ялгыш булмас.

Әйе, әйе, чынбарлыкта илаһи нәрсә иде «колхоз радиосы»!

Иртән 6 сәгатьтән кичке 12 сәгатькә кадәр авылның һәр өендә сөйли дә сөйли иде ул. Колхоз аның чыгымнарын үз өстенә алганга күрә «колхоз радиосы», - дип әйтәләр дә иде аны. Авыл монтеры багана башларына менеп линияләргә техник хезмәт күрсәткәнгә күрә үзен халык алдында зур белгеч, яисә радиоинженер итеп хис итә иде.

Бүген дә истә, җомга кичләрендә, Татарстан радиосының дикторы Фәйрүзә Исхакова: - Эфирда Казан сөйли… - Ә хәзер авыл хезмәтчәннәре өчен концертыбызны башлыйбыз - дип авылның һәр өенә җан өрә күк иде. Бу сүзләрдән соң шылт иткән тавыш та булмый һәм өйдә тынлык урнаша. Озак та үтми Илһам Шакиров (яисә башка артистлар) «Идел буе каеннарына» дигән моңлы җыры белән радио эченнән безнең янга үзе килеп төшә сыман. Аның җырын тыңлагаганда без рухи дөньябызга чумып артист белән бергә Идел буе каеннары арасында йөрибез кебек тоеладыр иде.

Җыр тәмам. Эх, тагын тыңлыйсы иде шул моңны, ләкин чамалы гына күңел ачтырып тансыкка гына тыңлаталар иде шул төрле көйләрне һәм кабатланулар да сирәк була иде. Өйдә бердәнбер кадерле әйбер булганга, «колхоз радиосы»на могҗизалы, тере җан иясенә табынган кебек табына идек без.

Еллар үтте… Техник прогресс алга китте һәм аның алга китүе сәбәпле «колхоз радиосы»на алмашка компьютерлар, кәрәзле телефоннар, заманча телевизорлар һәм башка электрон җиһазлар уйлап чыгардылар. Аларның кайсын кабызма, теләсә нинди вакытта шул тартмалардан: «Эх күңелле яшибез!» - дигән кебек буш җырлар агыла да агыла гына. Хезмәт турында, яңа эш урыннары, авыл хуҗалыгы турында бер сүз дә юк бит, дөнья гел җырга күмелде...

Заводлар ябылган, кырлар чүп-чарга күмелгән саен, cәхнәләрдә җырчыларның саны, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек арта гына бара бит, - дип гаҗәпкә калам.

Шушы уйларга чумып, күңелемне бушатырга дип, урамга чыктым мин. Озак та үтмәде магнитофонын кычкыртып, кыргый тавышлар белән кичке тынлыкны бозып, бер машина узып ките. Бу тавыштан башымны, колакларымны тоттым да мин юл читенә утырдым. Ниһаять, яныма бер кеше килде: «Бәлки сезгә ярдәм кирәктер?» «Ә сез кайда эшлисез соң?» «Җырлыйм мин!» - диде.

Хушымннан яздым. Урамда өч кешенең берсе эше турында сорагач: - «Җырлыйм мин!»- дип күкрәк сугып җавап бирә хәзер. Сөббханалла!!!

Эчем-тышым җыр дигәндәй, үз-үземне кая куярга белми, телевизорга, компьютерга игътибар итми генә өйгә кердем дә элеккеге заманадан сакланып калган бердәнбер нәрсәне - «колхоз радиосы»н кулыма алдым. Аны күкрәгемә кыстым да, ирексездән бала чагымны, мәктәп елларын, моң дөньясында гомер кичкән кадерле әти-әнием, авылым басуларын, күкрәп үскән иген кырларын күз алдына китердем.

Рөстәм Арифуллин. Иске Кулаткы

Фото: pixabay