Нугай илендә Сабантуй бәйрәме

Бүген Карсун районы Нугай иле авылында татар халкының зарыгып көтеп алган милли бәйрәме - Сабан туе узды. Анда Татар Голышевкасы, Татар Горенкасы, Уразовка авылларында һәм Карсунда яшәүче дин вә канкардәшләребез катнашты.

Бәйрәмгә җыелган халыкны Карсун район хакимияте башлыгы Владимир Чубаров, өлкә Губернаторы администрациясенең Карсун районы буенча кураторы Андрей Чирков һәм татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе Люкман Зиннюров сәламләделәр. Алар хезмәт алдынгыларын һәм җәмәгать тормышында актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән дә шатландырдылар.

Сабан туеның концерт программасында Нугай иле мәдәният йортының иҗат коллективы, урта мәктәп укучылары һәм район авылларының үзешчән сәнгать осталары үзләренең талантларын күрсәттеләр. Ә милли уеннарда һәм татарча көрәш бәйгесендә төрле буын кешеләре бик теләп катнаштылар.