Камышлыда 10 нчы Бөтенроссия авыл Сабан туе

28-29 июньдә Самара өлкәсенең Камышлы бистәсендә 10 нчы Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләп узды. Халкыбызның хезмәт һәм хөрмәтләү тантанасында Ульяновск өлкәсе вәкилләре дә катнашты. Делегациягә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин җитәкчелек итте.

41 кешедән торган делегация составында мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләре, "Ак калфак" оешмасы, "Татар гаиләсе" фонды, "Бәхет" клубы активистлары, татар автономиясенең район советлары вәкилләре, авыл хуҗалыгы предпрятиеләре җитәкчеләре һәм малтабалар, дин әһелләре дә бар иде.

28 июнь көнне Россиянең 24 регионыннан килгән милләттәшләребез Камышлы районының тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. Безгә 2016 елда Татар Байтуганы авылында Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән ачылган музейханәдә - барчабызга да яхшы таныш "Әлифба" дәреслеге авторы Сәләй Вәгыйзовның музей-йортында булырга насыйп итте. Аның тынгысыз йөрәкле җитәкчесе Нурания ханым Абзалова мәшһүр авылдашының тормыш һәм хезмәт юлы турында гаҗәеп мавыктыргыч итеп сөйләде. Бөтен гомерен милли мәгарифкә багышлаган Сәләй ага үзенең хәләл җефете Рәмзия Вәлитова белән берлектә татар теле һәм әдәбияты буенча 43 дәреслек язган, алар һәммәсе дә шушы музейда олы ядкарь рәвешендә саклана. Биредә фидакарь затның шәхси әйберләре, язу машинкасы һәм кулъязмалары да урын алган. Татар Байтуганы халкына чиксез рәхмәт - авылның биек тау битенә "Әлифба" дип эре хәрефләр белән язып куйганнар. Әлеге язу бик ерактан, "Мәскәү-Уфа" федераль автомобиль трассасыннан ук күренеп тора.

Экскурсиядән соң барлык кунакларны да район мәдәният йорты каршындагы киң мәйданда Татарстан сәнгать осталарының бәйрәм концерты көтә иде. Татар эстрада йолдызларының данлыклы якташыбыз Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге "Казан нуры" халык уен кораллары оркестрына кушылып җырлаулары аеруча сөендерде.

Ә 29 июнь иртәсендә Камышлының үзәк мәйданында шагыйрь, журналист һәм тәрҗемәче, М.Җәлилгә багышланган документаль повесть авторы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Давыдовка һәйкәл ачылды.

10 нчы юбилейлы Бөтенроссия авыл Сабан туена җыелган милләттәшләребезне Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаров сәламләде. Ул Россиядә яшәүче барлык милләт вәкилләренең дә уртак бәйрәменә әверелгән Сабан туен оештыруда һәрьяклап булышлык күрсәткән өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен юллады. Ә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакчыл Камышлы җирендә оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасын моңа кадәр үткәрелгән Бөтенроссия авыл Сабантуйлары арасында иң яхшысы һәм иң күркәме дип атады.

Бәйрәмне рәсми рәвештә ачканнан соң, хәтфә үләнле киң мәйданның төрле почмакларында концерт программасы, милли уеннар, татарча көрәш һәм спорт ярышлары башланып китте. Шулай ук Татарстанның Кукмара районы, Самара өлкәсе һәм Башкортстан Республикасының милли утарлары, Самарада уңышлы гына эшләп килүче "Туган тел", "Ак калфак", "Дуслык" оешмаларының утарлары белән танышырга мөмкин иде. Мисал өчен, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, якташыбыз Разия ханым Әюпова үзләренең утарында гүзәл затларны калфак чигү һәм изү ясау серләренә төшендерде. Ә төбәк тарихын өйрәнүче Шамил Галимов легендар шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның музей-йорты проектын халыкка тәкъдим итте. Әлеге музейханә киләсе елда Самараның "Милли авыл" мәдәният комплексында ачылачак икән.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Бөтенроссия авыл Сабан туеның символын Татарстанның Мөслим районы вәкилләренә тапшырды. Ә федераль Сабан туе киләсе елда башкалабыз Мәскәүдә узачак.