Әнгам Атнабаев. Кешегә нәрсә җитми?

Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта – аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта – ат җитми,
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми,
Планетасы җитми…
Күк җитми…
Бу кешегә ифрат күп җитми.
Шул кешегә ләкин кайчагында,
Башларына кайгы төшепме,
Бинахакка кайгы күтәрепме,
Гамьсезлектән җаны өшепме,
Ап-акны да кап-карага буяп,
Матурны да ямьсез күргәндә,
Якты дөнья белән бәхилләшеп,
Һәлакәтен эзләп йөргәндә, –
Шул юлыннан тартып алыр өчен,
Бу кешегә ифрат аз җитә:
Бер җылы сүз –
Күңел эретерлек наз җитә.