Гөлсинә Ханәфи Үткәннәр

Маңгайга язылган язмышның

Мизгелләр агышын кичерәм.

Шатлыклы, сагышлы юлларны

Берәмләп дәфтәргә күчерәм.

Минеке, синеке – кушылган,

Бер язмыш ничәгә әйләнгән.

Ә тормыш сәхнәсе – әйләнмә:

Курчаклар җепләргә бәйләнгән...

Үткәннәр – дәвамлы бер китап,

Өч нокта ахыргы юлларда...

Кызык та, аяныч кайвакыт,

Чумганда кичереш-уйларга.

Тик кабат һәм кабат кайтыла,

Сөекле сөяге бар сыман...

Үткәннәр...  Хәзер һәм киләчәк

Буынга дөньялар тар сыман...

"КУ" 6 (июнь), 2019