Абдулла Бильданов - Дан орденының тулы кавалеры
Бөек Ватан сугышы каhарманы, Дан орденының тулы кавалеры Абдулла Бильдан улы Бильдановның нәcел җепләре Иске Майна районы Иске Кызылсу авылына барып тоташа.
Абдулла Бильданов 1911 елның 16 январенда Иске Кызылсу авылында гади крестьян гаиләсендә туа. 1944 елда ВКП (б)/КПСС сафларына керә. Сугышка кадәр Комсомольск-на-Амуре шәhәрендә яши, горпромсоюз оешмасында товаровед булып эшли.
1941 елда Абдулла Бильдан улын Кызыл Армия сафларына алалар. 1943 елның ноябреннән - фронтта. Псков өлкәсен hәм Балтыйк буе республикаларын фашистлардан азат итә, Көнчыгыш Пруссиядә дошманга каршы чын батырларча сугыша.
1944 елның 22 апрелендә Торошино авылы тирәсендә (Псков өлкәсенең Псков районы) 435 нче укчылар полкының (208 нче укчылар дивизиясе, 22 нче армия, 2 нче Балтыйк буе фронты) рота старшинасы Бильданов сугышның киеренке моментында укчылар бүлекчәсе белән командалык итүне үз өстенә ала hәм сугышчыларны штыклы атакага күтәрә. Ул кул пулеметы белән дошманның контратакасына каршылык күрсәтеп, унга якын гитлерчыны юк итүгә ирешә.
1944 елның 5 маенда дөнья күргән приказ нигезендә, старшина Абдулла Бильданов 3 нче дәрәҗәле Дан ордены (№16534) белән бүләкләнә.
1944 елның 5 августында шул ук дивизиянең старшина Бильданов җитәкчелек иткән 277 нче аерым разведка ротасы разведчиклары Латвиянең Плявиняс торак пункты тирәсендә дошман тылына үтеп керәләр. Разведчиклар немец фашистлары тере көчләренең hәм хәрби техникасының дислокациясе, ягъни урнашуы, ягулык-майлау материаллары hәм хәрби припаслар складлары турында кыска гына вакыт эчендә бик күп кыйммәтле мәгълүматлар җыялар. Разведчиклар группасының китүен ышыклап, старшина Бильданов шәхсән үзе 5 гитлерчы солдатны юк итә hәм бер офицерны әсирлеккә ала.
1944 елның 6 сентябрендә имзаланган приказ буенча, Абдулла Бильдановка 2 нче дәрәҗәле Дан ордены (№1803) бирелә.
1944 елның 5 октябрендә Мемель-Тельзит (хәзер - Клайпеда-Советск) тимер юлы янында батальон парторгы старшина Бильданов укчыларны штыклы атакага күтәрә hәм, чигенүче дошманны куалап барып, сугышчылары белән бергә бик тә уңайлы рубежга урнаша. Шушы каты сугышлар вакытында якташыбыз 15 гитлерчыны атып үтерә, дошманның 5 ут ноктасын юк итә.
Гитлер илбасарларына каршы сугышта батырлык, кыюлык hәм тәвәккәллек үрнәге күрсәткән өчен, СССР Верховный Советы Президиумы Указы (1945 елның 24 мартында имзаланган) нигезендә, старшина Абдулла Бильданов 1 нче дәрәҗәле Дан орденына (№1492) лаек табыла. Шулай итеп, якташыбыз Дан орденының тулы кавалеры дигән статуска ия була.
Тиздән ул кече лейтенантлар күрсларын тәмамлый. Ә Бөек Җиңү көнен Кенигсберг каласында каршы ала. 1945 елда кече лейтенант Бильданов демобилизацияләнә hәм туган якларына әйләнеп кайта. Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәhәрендә гомер кичерә. Озак еллар урман комбинаты ОРСында начальник булып эшли. 1978 елда фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Сугыш каhарманы Димитровград каласының иске мөселман зиратында җирләнгән.
2005 елда Димитровград шәhәре hәм Иске Майна район үзәгенең Геройлар аллеяларында Абдулла Бильдан улы Бильдановның бюстлары урнаштырылды. Туган авылы Иске Кызылсуның нәкъ үзәгендә дә Дан орденының тулы кавалеры истәлегенә бюст куйдылар.
И.ХАСИБОВ.


