17 нче китапханәдә иҗади очрашу
Өлкә Губернаторы Сергей Морозов инициативасы белән шәһәребездә әдәби журналларның "Волжская пристань" дип исемләнгән Бөтенроссия фестивале үткәрелде.
Әлеге фестиваль кысаларында Ульяновскиның 17 нче санлы милли китапханәсендә "Аргамак" журналының (Яр Чаллы шәһәре) баш мөхәррире урынбасары А.Г.Воронин һәм "Странник" журналының (Саранск шәһәре) баш мөхәррире К.В.Смородин белән очрашу оештырылган иде.
Иҗади очрашуда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов, "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, ана теле укытучылары, үзешчән сәнгать осталары, шулай ук чуваш, мордва автономияләре вәкилләре катнашты.


