Иске Кулаткыда район Сабан туе

Кичә, 15 июньдә, татар халкы күмәкләшеп яшәгән Иске Кулаткы районында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте.

Хезмәт һәм җыр тантанасында катнашучыларны район башлыгы Лилия Богданова, район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Николай Мясников сәламләделәр. Алар төрле тармакларның хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның милли бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен республиканың Теләче районы җитәкчесе ирештерде. Иске Кулаткы һәм Теләче районнары җитәкчеләре экономиканы һәм милли мәдәниятне үстерү юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.

Районның авыл җирлекләре вәкилләре мәйданнан тантаналы рәвештә узганнан соң, бәйрәм концертына, милли уеннар һәм татарча көрәш бәйгесенә старт бирелде.