Димитровград шәһәрендә Сабантуй бәйрәме
Бүген 16 меңгә якын татар яшәгән Димитровград шәһәрендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.
Хезмәт һәм җыр тантанасына җыелган меңләгән милләттәшебезне өлкә Губернаторы Сергей Морозов сәламләде.
"Сабантуй бәйрәме барча халыкны берләштерә һәм һәрбер кешегә яхшы, күтәренке кәеф бүләк итә. Бу тантананы оештыру максатында зур тырышлык куйган татар автономиясе - безнең горурлыгыбыз, милли бердәмлек һәм тупланганлык үрнәге",- диде төбәгебез җитәкчесе.
Сергей Морозов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче танылган милләттәшебез - мәгариф ветераны, Димитровград шәһәренең Мактаулы гражданины Ривгат Рәшит улы Ибраһимовны Губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Ә Татарстанның Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов милли бәйрәмдә катнашучыларга республика президенты Рөстәм Миңнехановның кайнар сәламен ирештерде. Без Димитровград Сабан туена һәр елны шатланып һәм ашкынып киләбез, бу төбәк татарларының уңышларына, хакимият органнары белән уртак тел табып эшли белүләренә чиксез сокланабыз, диде ул.
Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Алеев белән каланың Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов та җылы котлау сүзләрен юлладылар.
Аннары мәйданның төрле почмакларында милли уеннар, кызыклы конкурслар һәм ярышлар, татарча көрәш бәйгесе башланып китте. Үзәк сәхнәдә Димитровград шәһәре, Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнары, Татарстанның Аксубай төбәге үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады.








