Милләт җанлы профессор

Профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ульяновск өлкәсенең атказанган фән hәм техника эшлеклесе Әнвәр Гомәр улы Галиәкбәров җәйнең иң гүзәл мизгелендә күркәм гомер бәйрәмен каршылый.
Мөхтәрәм галимнең милләт җанлы булуының сере дә мәгълүм. Ул татар мохитендә - Татарстанның Буа районы Бәбки авылында туып үсә. Балачагы hәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышының дәhшәтле чорына туры килә. Әтием армия сафларында хезмәт иткәндә дөньяга аваз салганмын, бары тик 1945 елда, ягъни сугыштан кайткач кына мине беренче тапкыр күрде, ул вакытта миңа инде алты яшь тулган иде, ди Әнвәр Гомәр улы. Кызганыч ки, ике яшьлек Әнвәр әнисе назыннан да мәхрүм ителә - җир йөзендәге иң газиз, иң кадерле кешесен 1941 елда танкларга каршы окоплар казырга озаталар. Ә нарасые якын туганнары карамагында көн күрә, тәрбияләнә.
Алты чакрым ераклыкта урнашкан күрше авыл мәктәбенә йөреп ул урта белем серлeренә төшенә. Кыш айларында шушы араны чаңгыда уза идем, көндәлек тренировкалар тора-бара мәктәпнең танылган чаңгычысы исеменә ирешү мөмкинлеге бирде, дип хатирәләре белән бүлешә. Авылның күпчелек малайлары кебек үк, ул техника белән кызыксына. Бөтен гомерен Җир-Анабызга багышлау теләге 18 яшьлек егетне Буаның hөнәри училищесына алып килә. Булачак галим берүк вакытта шофер, тракторчы, комбайнчы hәм 4 нче разрядлы слесарь белгечлекләрен уңышлы гына үзләштереп чыга.
Илленче еллар ахыры. Ерак Казахстан якларында чирәм җирләрне күтәрүгә керешәләр. Яңа гына училище тәмамлаган Әнвәр Галиәкбәров та комсомол путевкасы буенча шул тарафларга чыгып китә. Әмма туган туфрагыннан читтә озак тир түгәргә туры килми - Совет Армиясе сафларына чакыралар. Бар җирдә дә алдынгы, тырыш, максатчан булырга күнеккән Әнвәр армиядә дә сынатмый - өч ел эчендә капитан званиесенә кадәр күтәрелә. Гыйлемле булырга хыялланучы егет югары белем алу кирәклеге турында бер генә мизгелгә дә исеннән чыгармый. Ул Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Дипломлы галим-агроном Казахстанның Красный Водопад селекция-тәҗрибә станциясендә фәнни хезмәткәр, орлыкчылык бүлеге мөдире hәм фән мәсьәләләре буенча директор урынбасары булып эшли. Буа районының чишмә суларын эчеп үскән сөйгән яры - башлангыч сыйныф укытучысы Рузалия Ибраhим кызы белән гаилә корып җибәрергә дә өлгерә. Чит җирләрдә аларның саф мәхәббәт җимешләре - кызлары Рузинә белән Рузилә дөньяга киләләр. Ә cерле дә, мавыктыргыч та фән өлкәсе сәләтле милләттәшебезне hаман саен үзенә җәлеп итә. Ул читтән торып аспирантура тәмамлый hәм авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия булу өчен диссертация яклый.
Чын галим булу өчен диссертация язу гына җитми, дим Әнвәр Гомәр улына.
- 1946 елда, ягъни илебездә ачлык hәм ялангачлык хөкем сөргән чорда күршебездә яшәүче дустым Исламның тракторчы булып эшләүче абыйсына бераз гына он бирә башладылар. Әнкәләре шушы оннан көн саен умач ашы пешерә hәм иптәшем белән аны төш чагында кырга илтәбез. Юлда туктап, берәр кашык кайнар аш белән тамагыбызны ялгап алырга күнегеп киттек. Менә шунда үземдә тракторчы hөнәренә карата кызыксыну барлыкка килүен сиздем. Ач тамакны туйдыручы хезмәт бит бу, дим. Ә Буа училищесын бетергәч, «ДТ-54» тракторы белән көненә 50шәр гектар җирне сөрә идем. Кичкә кадәр иксез-чиксез басуны берничә мәртәбә әйләнеп чыгасы бар, әйтерсең лә, ул синең карамакка гына тапшырылган. Баксаң, әлеге кырларга хуҗалыкның агрономы күз-колак булып йөри икән. Шулай итеп, агроном hөнәрен сайладым, институтка керү карарына килдем. Ә Казахстан якларында эшли башлагач, танылган бер галим фән белән шөгыльләнергә киңәш итте. Аның сүзенә, абруйлы шәхеснең акыллы фикеренә колак салдым булып чыга инде. Туган якларга кайтып төпләнүебезнең серен дә яшермим. 100 яшен тутырган бабамның нәсыйхәте яшәү урынымны үзгәртергә мәҗбүр итте. Чит җирләрдә адашып йөрмәгез, кайтып урнашыгыз, миңа күп калмагандыр инде, гүргә син иңдерерсең, Әнвәр улым, диде ул. Шөкер, Ульяновск җирендә колач җәеп каршы алдылар, дип әйтe алам. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры булып яңа гына эшли башлаган Николай Сергеевич Немцев кыска гына вакыт эчендә эшле дә, ашлы да, фатирлы да итте. 33 ел гомеремне шушы институтка багышладым,- ди Әнвәр Гомәр улы, горурлык хисе кичереп.
Яшь галим Әнвәр Галиәкбәров Ульяновск өлкәсенең авыл хуҗалыгы буенча фәнни-тикшеренү институтында шикәр чөгендере лабораториясенә, технология бүлегенә җитәкчелек итә. Ул ил күләмендә беренчеләрдән булып «татлы тамырлар»ны кул хезмәтен кулланмый гына үстерү, силос hәм ашлык өчен кукуруза җитештерү технологиясен гамәлгә кертә. Тәҗрибә кырларында hәм база хуҗалыкларында елына дүртәр семинар оештыра идек, нәтиҗәдә, Ульяновск өлкәсе колхозларында шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы ике мәртәбә артты, ә аны җитештерүгә бәйле чыгымнар өч тапкырга кимеде, ди Ә.Галиәкбәров. Сиксәненче еллар ахырында абруйлы милләттәшебез фән казанышларын тормышка ашыру нияте белән «Кукуруза» дип исемләнгән фәнни-производство системасын оештырып җибәрә, аннары ул «Био-Агро» ширкате итеп үзгәртелә. Заманында бу предприятиегә Ульяновск, Пенза өлкәләренең hәм Татарстан Республикасының 200дән артык хуҗалыгы керә иде, дип исенә төшерә әңгәмәдәшем.
Әнвәр Гомeр улы шактый вакыт татар автономиясенең Ульяновск район советын әйдәп барды. Ишеевка татарларының милли-мәдәни оешмасы кыска гына вакыт эчендә мактап телгә алырлык уңышларга иреште.
Бөтен гомерен фәнгe багышлаган Әнвәр Гомәр улы күркәм юбилеен хезмәт юлындагы hәм шәхси тормышындагы олуг казанышлар белән каршылый. Аллаhы Тәгалә аңа исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, абруйлы шәхес булып яшәргә насыйп итсен.