Галия Хикәя

            Октябрь аеның шимбә көне. Халык телендә Безымянка дип йөртелгән, шәһәр районы. Трамвай юлының бер ягында күп катлы өйләр, икенче ягында шәхси йортлар белән бер рәттә, биек манаралы, элекеге авыл мәчетләрен хәтерләткән бина урнашкан. Агачтан челтәрләп эшләнгән ак буяулы тәрәзәләре белән, ачык зәңгәр төскә буялган стеналары, шундый ук төстәге коймалары белән, тирә-ягында үскән төрле алма-җимеш куаклары арасында күмелеп утырып, җәннәт йорты сыман үзенә җәлеп итеп тора.  Ял көннәрендә үткәрелә торган, дин укулары вакыты якынлашып килә. Иртәнге сәгать тугыз тирәсе.  Мәчет йортының кечкенә генә ян капкасыннан үтеп, бер-бер артлы төрле яшьтәге ак яулыклы хатын-кызлар, мәчеткә җыелалар. Бинаның сул ягында урнашкан мәдрәсә ишегеннән, урта яшьләрдәге бер хатын-кыз килеп керде. Башкалар кебек ук, аяк киемен салып бер читкә алып куйды да, башына чәчәкле яулыгын бәйләп, бүлмәгә узды.

"Исэнмесэз!.. Сказали, что женщинам сюда?.. Мне нужна Хаджэр апа!? - дип, ишек янында утырышканнарга русча мөрәҗәгать итте. 

            Зур, иркен бүлмәдә берничә озын өстәл янына, як-ягында шундый ук озынлыктагы эскәмияләрдә укучы ханымнар утырышкан. Укырга яңа килүчеләрне аерым өстәл тирәсенә туплап, башлангыч белем бирүне үз мөгаллимәләре башкара. Икенче бер өстәл тирәсендә, берничә ай укып килүче укучылар. Ә, Хаҗәр апа, җитмеш дүрт яшьләрендәге, шәһәрдә күпләргә танылган остабикә, һәм дин дәресләрен өченче, соңгы уку елын дәвам иттерүче группаның мөгаллимәсе.

  • Ә, Галия!?.  Кер, сеңелем, уз бирегә! Килдеңме? Бик әйбәт... - дип, аны үз янына чакырып утыртты. 

Бу хатын белән русча-татарчалап сөйләшеп алды да, Галиянең икенче ягында утырган Саниягә эндәшеп:  Сания, кызым, безнең дәрес барышын бу кешегә тәрҗемә итеп, аңлатып  баруны сорыйм? Син ул эшне җиренә җиткереп башкаруыңа ышанам. Татар кешесе булса да, бер сүз дә аңламый ул, кызганычка каршы. Ә укырга бик теләге зур. Үзе эзләп килгән бит, мескенем... - диде.  

            Группада егермеләп кеше. Арада урта яшьлек, яңа пенсиягә чыккан, терле профессия вәкилләре ханымнары белән беррәттән, олы яшьтәге карчыклар да дин дәресләрен үзләштереп кайнаша. Куелган тәртип белән, дәрес башланып китте. Тәҗвид кагыйдәләре кабатланды. Коръән укылды. Сүрәләрнең тәрҗемә-эчтәлеген ачыкладылар. Сүзлеккә теркәп, яңа сүзләр ятладылар. Сания, Галиягә мөмкин кадәр бар нәрсәне аңлатып барырга тырышты. Укулар илә намазына кадәр дәвам итте. Намаз укылды. Һәм халык әкрен генә киенешеп, таралыша башлады.

            Сания дә саубуллашып, мәчет йортыннан урамга, кайтыр юлына чыкты. Шәһәрнең төрле ягыннан җыелган укучылар, капкадан чыгуга, шулай ук кайсы кая китеп барды. Сания үз ягына кайтып китәр өчен, мәчеттән ерак түгел “Җиңү скверы” дип аталган трамвай тукталышына юнәлде. Аны Галия куып тотты. Эс киеме, үз-үзен тотышы белән дә шәһәр кешесе икәнлеге күренеп торган бу чибәр хатын белән, бүгенге көнге укулар дәверендә янәшә утырып, танышып, яшь аермалары күп кебек күренсә дә, бер-берсенең күңеленә хуш килеп, бераз үзләшергә өлгергәннәр иде.

  • Сания, рәхмәт, сезгә, бүгенге булышуыгыз өчен! - диде ул рус телендә. - Ә сезгә нинди маршрут белән китәргә? 
    • 19-нчы трамвай. Стара-Загора урамына кадәр кайтасы... - диде Сания, яңа танышына елмаеп.
    • Жәл, миңа икенче якка китәргә... - диде Галия, бераз үкенеп. - Бик ашыгасызмы?..- диде ул, моңсу караш белән.

            Сания, Галиянең аның белән тагын да аралашасы килгәнне аңлады. Чөнки, шәһәрнең икенче читеннән бирегә кадәр, коръән укырга өйрәнер өчен, дин кардәшләрен эзләп, берүзе юкка гына килмәгәндер, дигән кызыксыну сораулар күңелендә бер-бер артлы туды, һәм ул бу турыда сорамый булдыра алмады:

  • Ә сезне нинди хәл китерде мәчеткә?..
    • Вакытыгыз булса, әйдәгез скверга кереп утырыйк бераз? - диде, Галия аңа каршы. Сания кайтырга ашыккан булса да, бу кешене кискен генә ташлап китә алмады. 

Һәм икесе, ашыкмыйча гына, сквер ягына юнәлеп, трамвай тукталышыннан юлны гына чыктылар да, калкулыкка алып менә торган мрамор баскычлардан күтәрелеп, скверның киң тротуарына атладылар.

            Бераз җиле булса да, көзге көн кояшлы, җылы. Куакларда алтын-көрән яфраклар - яңа бизәк, табигатькә яңа төсләр өсти... Трамвай тукталышы якын булуы белән, аның шалтыр-шолтыр иткән тавышы тынлыкны ярып керә дә, шәһәрнең як-яклап кысынкылап торган  биек өйләр диварында чагылып, кайтаваз булып кабатланып тора, сыман. Тик, шулай булса да, сквер эчендә бераз шәһәрдән читләшеп тору мөмкинлеге бар.

            Җилдән бик үк ышыкланыр урын булмаса да, алар, кояш төшеп, җылытып торган бер скәмиягә килеп утырдылар.

            - Язмышымның катлаулы юллары алып килгәндер, дип уйлыйм... - дип, сүзен башлады Галия. - Мин урыс арасында үстем. Әти-әнием дә, мәрхүмнәр,  шәһәрдә туып үсеп, үзара урыс телендә аралашалар иде. Шуңа, минем туган телдә сөйләшер мөмкинлегем булмады... Яшьлек белән, ул нәрсәләрнең кимчелеге турында уйлый да белмәгәнмендер?.. Гаиләдә мин бердән-бер бала идем. Бернәрсәгә каршылык булмады. Нәрсә теләдем, шуңа ирештем. Дусларым да шуның ишеләрдән иде. Ирекле тормыш – ихтыярлы һәм ихтыярсыз гөнаһлар кылдырды. Әти-әни риза булмасалар да, башка миллэттэн булган егеткә кияүгә чыгып, кыз балам туды. Тормышның әчесен-төчесен татыдым. Иремнең туганнары мине кабул итмәде. Минем әти-әни аңа каршы булып, мине шелтәләп, шул кайгыдан, вакытсыз бакыйлыкка күчтеләр. Гомер узды. Биш ел элек ирем белән аерылдык. Ул туган ягына кайтып китте.  Бүгенге көнне, буш фатирда үзем генә яшим. Гомер буе ресторанда эшлим. Үзегез беләсез аның нәрсә икәнен?.. Күпчелек вакыт - төнге эш... Нинди кешеләрне күрмисең, эш вакытында,  нинди тәкъдимнәр ишетмисең?.. Төрле чаклар булды... Ирем каты көнләште. Җәберләде... Әти-әнигә сөйләп булмады... Тик, алар минем хәлемне тоеп, белеп торганнардыр...

  • Галия, кызым туды дигән идегез?.. - Сания сораулы карап куйды Галиягә...

            - Бүгенге көндә, дөнъяда иң якын кешем, кызым гына бар. Утыз яшь үзенә.  Мәскәүдә гомер кичерә. Кызыл Хач җәмгыятендә* шәфкать туташы булып эшли һәм шунда ук яши дә. Кызганычка каршы, әлегә гаиләсез... Әтисе кебек, христиан динендә...

            Шул сүзләрне әйткәннән соң, Галия тынга калды. Бу аның йөрәк яраларының иң тирәне булды ахрысы?.. Иң әрнүлесе!.. Яшь гомерендә ихтыярын тыялмыйча, җиңеллек белән теләгенә ирешеп, кайчак, агым буенча йөзеп, шуңа күнеп, бүгенге көнне күп нәрсәләр аның хакимлегендә түгел... Барысы өчен дә, кайчандыр бурычны түләргә кирәк. Шуңа вакыт җитте бугай!..  Ни өчен, дигән сорауның асылына төшенеп җитәргә, берүзенә генә мөмкин дә түгел. Якында, ярдәм кулы сузарлык беркеме юк.  Ходай Тәгаләгәгә гыйбадәт кылу йорты бүген - бар таянычы.

  • Ник инде бердән-бер балаң белән бер шәһәрдә яшәмәскә? - дип, Сания кабат тынлыкны бозды.
    • Ул  кайтырга теләми. Ә мин туган шәһәремнән китә алмыйм. Монда әти-әнием җирләнгән... Сагынам да, барып кайтам кызыма. Кысрыклыйсым килми. Әйткәнемчә, аның торагы – зур түгел бер бүлмә.  Динне дә бик каты тота. Бүлмәсенең бер почмагы - гыйбәдәт колу урыны. Мин үзем дә намазга бастым. Кызым этәргеч булды бу юлда!.. Шуннан бераз дәва таптым күңелемә... Кызым белән  бер бүлмәдә, икебез ике диндә, бер Ходайга сыенабыз... Нишләп тә булмый хәзер!..
    • Ресторанда эшлим, дип әйттегез. Анда ничек башкарасыз намазларны?

Сания, сорау артыннан туган сорауларына җавап алырга теләде. Галия, киресенчә, һәр сорауны көтеп кенә торган кебек, сөйләвен дәвам итте.

            - Мөмкинлек булган кадәр, укырга тырышам. Кайчак, җыеп укыйм. Берсен дә калдырмаска максатым!.. Намазга басканны бирле, ашамлыкны да үзем белән өйдән алып йөрим. Андагы ризыктан тыелам, Ходай ярдәме белән.

            Саф русча сөйләшкән бу татар хатынының чынлап торып дин юлына басуны  үз-үзенә төп максат итеп куюына, Сания чын-чынлап сокланды. Кем ничек килә бит дингә? Галиянең үз язмышы, үз хаталары, үз юлы бу юнәлештә. Нәрсәгә дә карамастан, аның тыныч кына сөйләвендә, үткәннәрдән арынып барган, иңнәреннән бар авырлыкларны алып ташлаган, яңа канат ярып, очып китәр алдыннан җиңеллек дулкыннарында тирбәлү, сизелеп тора иде.

  • Сания, вакытыгызны алган булсам, гафу итегез, Ходай өчен! Бер карауда күңелемә хуш килдегез! Никтер, бераз сөйләшеп, эчемне бушатасым килде... Бу бит безнең соңгы күрешү түгел? Сөйләшер сүзләр күп әле безнең алда!.. - дип, көлемсерәп куйды. - Хәзер еш очрашырбыз, Алла бирсә! Әйдәгез, кайтыйк. Әнә, миңа кирәкле трамвай да килеп бара түгелме?.. - дип, урыныннан кузгалды.

Сания дә, ире белән калган, ике яше дә тулмаган баласын озак көттерүенә уфтанып, трамвай тукталышына юнәлде.

  • Рәхмәт, сезгә, миңа ышануыгыз өчен! Әлбәттә очрашырбыз. Әлегә, сау-исән булыйк!.. - диде ул. 

            Иртәгесен яңадан күрешүне теләп, аерылыштылар...

            ...Тагын бер очрашу. Тагын бер язмыш корбаны. Тик, аның якты йөзенә карап, бу кеше бәхетсез, дип, беркайчан дә әйтмәссең.  Сынауларны үткән, күп нәрсәләрне кайтарып алмаслык югалткан. Тик эчке рухын җуймаган! Бар көчен җыеп, гомеренең өченче өлешенә атлаган бу кеше, Сания өчен - пакъ күңел, изге теләкләр, якты караш иясе буларак ачылды бүген дөнъяга. Таныш Галия. Чыдам Галия! 

Кызыл Хач җәмгыяте*  - Общество Красного Креста

Гөлсинә Ханәфи,

Димитровград.