Иң яхшы китапханәчеләргә - бүләкләр

(редакция архивыннан)
Ульяновск өлкә фәнни китапханәсендә библиотека хезмәткәрләренә грамоталар, рәхмәт хатлары, дипломнар hәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Шулай ук авыл җирлекләренең мәдәният учреждениеләре арасында үткәрелгән региональ конкурста җиңүчеләрне дә хөрмәтләделәр.
- Китапханә хәзерге җәмгыять интеллектуаль тормышының алыштыргысыз үзәге булып кала. Шәхеснең cәламәт hәм гармонияле үсеш нигезләре нәкъ менә китапханәдә салына. Күбрәге мәдәният хезмәткәрләренең актив тырышлыгы нәтиҗәсендә, 2019 елда Ульяновск өлкәсе Россия буенча әдәби сәяхәтләр өчен уңайлы беренче унлыкка керде hәм иң күп укучылар яшәгән төбәк статусын саклап килә. Китапханәче - эш кенә түгел, ә күңел кушуы, рухи миссия дә әле. Һичшиксез, сез яшь буынны тәрбияләүдә әдәбият hәм рус теленең алдынгы ролен саклап калуга, бердәм мәдәни-белем бирү киңлеген ныгытуга зур өлеш кертәсез. Без сезгә hәрьяклап булышлык күрсәтәчәкбез, беренче чиратта, социаль мәсьәләләрне чишүдә,- дип белдерде Губернатор Сергей Морозов.
Тырыш hәм намуслы хезмәтләре өчен грамоталар алучылар арасында берничә милләттәшебез дә бар. Иске Кулаткы районы Яңа Терешка авыл библиотекасы китапханәчесе Халидә Абдулгани кызы Бакиева, шул ук районның Карамалы авылы китапханәчесе Әлфия Зариф кызы Забирова hәм Иске Кулаткы районы үзәк китапханәсенең бүлек редакторы Рәисә Хайдәр кызы Ханбикова Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә Радищево районы үзәк балалар библиотекасы китапханәчесе Гөлсем Икмәтулла кызы Бикбаева белән Иске Кулаткы районы Урта Терешка авыл китапханәсе мөдире Әлфия Мөнир кызы Хайровага өлкә Губернаторының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Барыш шәhәренең М.Н.Богданов исемендәге китапханәсе мөдире Руфия Исхак кызы Морозова өлкә cәнгать hәм мәдәни сәясәт министрлыгының Почет грамотасына лаек булды. Ульяновск шәhәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 28 нче балалар библиотекасы китапханәчесе Зәйнәп Фeткулислам кызы Кузнецова өлкә министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.