Рөстәм Арифуллин иҗатыннан

Компьютер дус,  Ли Чхан ЧИ

Минем  Ерак Көнчыгышта яши торган, кореец дустым бар, аның  исеме - Ли Чхан Чи.  Без аның белән 10 ел компьютер аша  танышып “Одноклассники” сайтында аралашып  бер туганнар кебек,  яшибез.

Мин  Әпчи!, дип төскергән саен,- Чү,  бу бит Ли Чхан Чи сагынды дип компьютерны ачып карыйм. Һәм чынбарлыкта юрап аның сайт аша дусларча язган хатларын укып шатланып туялмыйм.

-Менә бит минем нинди якын кешем бар!   9 мең километр еракта яшәсә дә ул мине һич тә онытмый, хәлемне белеп тора, туган көннәрем белән котлый, компьютер  аша төрле-төрле рәсемннәр белән бүләкләр дә, видеолар белән җырлар да җибәреп тора! Рәхмәт үзенә, рәхмәт дустыма,-дип догаларымны укыймын.

Ә бер көнне минем Ли Чхан Чига чынбарлыкта йомышым төште.

-Кадерле дустым, сиңа бер соралуым бар- минем “Сбербанк” картама бер мең сум акча салып тормассыңмы? Бер атнадан соң бу акчаны үзеңә кире кайтарырырып бирермен,- дип аңа смс хәбәр яздым.

Икенче көнне төскерәмен- Әпчи дә! Әпчи!  Чү бу бит минем дустым Ли Чхан Чи, -дип тиз генә компьютерны ачып карыйм.

Һәм нәрсә диярсез?

-Этот пользователь дабавил вас в “Черный список” ,- дигән язу күрәм дә тагын төскерәм.

-Әпчи! –дә Әпчи!-Да ну сине Ли Чхан Чи.

  Ике очрашу

Шулайда була икән

Минем балачак дустым Мөҗип  бар, ул шәһәрдә яши. Узган ел мин аны урамда “Шәһәр бәйрәме” ндә очраттым. Бәйрәм бит, халык күңел ача һәм мин шуны истә тотып Мөҗипнең бераз кызмача булып сөйләүенә, кулындагы сыра шешәсенә бер дә игътибар итмичә бала чак хатирәләре белән уртаклаштым.

-Сизелми дә ага гомерләр, менә бишенче дистәгә бастык бит инде, дип,- Мөҗип узган еллар хатирәсен искә алды. Ул үзе кызмача булганга язмышындагы кичерешләрен бераз әшәке сүзләр белән дә тасвирлап җибәрде.

Бәйрәм бит! Кызмача килеш шулай булгалыйдыр инде, -дип мин кабат Мөҗипнең бу кыланышын да колак аша гына уздырдым.

Шулай бала чак елларын сөйли-сөйли вакыт сизелми дә үтте һәм без  тагын күрешергә насыйп булсын, дип  ул көнне бер-беребез белән хушлашып аерылыштык....

Булса була икән малайны. Кем шулай туры китерә диген? Быел миңа Мөҗип белән шул ук шәһәрдә  тагын лач очрашырга туры килде. Ул башына түбәтәй киеп урамннан каядыр ашыга иде. Җылы итеп күрешеп сөйләшкәннән соң мин аның кайда баруы турында кызыксындым.

-Кая булсын мин мәдрәсәнең дүртенче сыйныфына укырга йөрим бит,-дип  җавап кайтарды Мөҗип.

Һәм мин ирекседән:

-Ә узган елны син соң ничәнче сыйныфта  идең?- дип биргән сорауымннан үземдә сизмичә шаккаттым.

Рөстәм Арифуллин.   

Иске Кулаткы.