Мәүлет Саюков БАГЫШЛАУЛАР
Фазыйлҗан абый Алиулловка
Семберлеләр бөтенесе
Яхшы белә Фазыйлны.
Дәрәҗәле, абруйлы,
Кешелекле, намуслы.
Шигърияте назлы,моңлы,
Мәгънәле,камил,затлы.
Сүзтезмә белән әйткәндә-
Халык авыз иҗаты.
Укысаң-рухың дәртләнә,
Көйгә салсаң-җырларлык.
Менә шулай кабул итә
Фазыйл иҗатын халык
Солтания апага
Солтания апа яннарына
Күңелләрем шундый омтыла...
Кайвакытта утырып, рәхәтләнеп
Сөйләшәбез кебек тоела.
Кайвакытта, ул бакчага чыгып,
Кошлар сайраганын тыңлый күк,
Кайвакытта сирин чәчәкләрен
Күрәм, букет итеп туплый күк.
Матбугатта аның иҗат эше
Соңлап кына, сәер тотынды...
Үтеп барган паравозның гүя
Соңгы вагонына утырды.
Утырды да, бара киләчәккә...
Җырлар язып авыл көенә.
Хәзер инде аның иҗатына
Бөтен семберлеләр сөенә.
Мәләкәс сандугачы Фәниянең истәлегенә
Җырлап килде тормыш сукмагыннан,
Кызганмады үзен һәрхәлдә.
Аяз көндә яшен суккан төсле,
Вафат булды җырлап сәхнәдә.
Сиринә Зәйнетдиновага
Һәрбер сүзнең тәмен татып,
Шундый татлы җырлый Сиринә.
Җир йөзендә бөтен җан иясен
Җәлеп итә кебек үзенә.
Рәдиф Гаташка
Рәдиф Гаташ мәшһүр шагыйрь,
Күктә тибрәлгән әләм.
Анда белем,тел байлыгы-
Очсыз-кырыйсыз Галәм.
Үмәр Хәйям кебек җырлый
Матурлыкка мәдхия.
Мәхәббәтне ифрат зурлый,
Хәттә аңа баш ия.
Гөлсинә Ханәфигә.
Кыш та булмас,яз да булмас
Тормышыңда Гөлсинә.
Ләкин булыр алтын белән
Сугарылган көз генә.
Син үзең дә көз кызы бит,
Көз кебек чибәр вә саф.
Каләмең” алтын”,сәләтле,
Фикерең тугры вә хак.
Яз,”көмеш”белән яздың ич,
Яз әле “алтын”белән,
Чөнки тик алтын фикерләр,
Мин көтәм Ханәфидән.
Гөлсинә Ханәфинең “Көзге җыр”ы буенча.
Көзге җырың
Бигрәк әйбәт,
Һәрбер сүзең-
Чын шигърият.
Алтын яфрак,
Алтын һава...
Валлаһидыр
Җанга дәва.
Кирәк түгел
Миңа бүтән...
Бу шигырьне
Көттем күптән.
Язар димен
Шул Ханәфи.
Сәләте зур,
Дәрья кеби.
Күрә халык:
Көзге җырдан,
Чыңлап тора
Бөтен җиһан.
Мин шат бүген
Синең хакта.
Остазларны
Типтең артка.
Солтания апаның иҗатына карата
Солтания ханым чын шагыйрә,
Колак салчы карием вәгазьгә.
Соңга калып каләм тибрәтсә дә,
Зөбәрҗәтләр тезә кәгазьгә.
Иделбикәгә.
Нинди хөрмәт иҗатыңа
Иделбикә,күз салчы бер.
Мәдхия җырлый бүген
Иделең,Казан,Сембер.
Иҗади бакчаң чәчәктә,
Аңкыта “хуш-исләрен”.
Шатлансын укып кариең
“Җан җиме җимешләре”ң.
Син лаек халык данына,
Иҗатың Идел күк киң.
Син бүген Хәким,Маннурга,
Син-Мостай Кәримгә тиң.
Минтимер Шәрип улы бит
Әйтмәгән юри генә:
“Безнең илдә Иделбикә
Ай кебек,берәү генә.
Класташым Рәйсәнең туган
көненә багышлап.
Кышның усал,челләсендә,
Тугансың син,кызгына.
Шуңамы әллә охшатамын
Кыш бабайның кызына.
Алсу йөзеңне тиңлимен
Кояшның нурларына.
Ахыры исең дә китми
Дөньяның узганына.
Январь аен усал диләр,
Йә,”кылынса-кылынсын”.
Шулай да суыта алмас
Синең йөрәк җылысын.
Туган көнемдә җырладың да,
Агыздың яшьләремне.
Исемә төшердең бугай
Онтылмас яшьлегемне.
Без әле “көзләргә” кердек,
Яшьләр түгел “яшьнәргә.”
Шуңа актык гомерләрне,
Җырлап кирәк яшәргә.
Әлфиягә.
Буең да бар,сының да бар синең,
Исемең дә матур-Әлфия.
Башка хатын-кызлар янында син,
Билляһидыр әйтәм-Әүлия.
Йөзләреңдә уйный Ай нурлары,
Күңелеңдә елмая Кояш.
Шушы манзарага күз салам да,
Бер мизгелгә калам тораташ.
Тел мәсьәләсе буенча.
Татар телен мәйданнарга чыгып,
Кирәк түгел безгә сакларга.
Гаиләләрдә үзара ешрак
Сөйләшергә кирәк татарга.