15 июнь - Иске Кулаткыда Сабан туе

Татар халкы күмәкләшеп яшәгән Иске Кулаткыда район Сабан туе 15 июнь көнне булачак. Җирле татар милли-мәдәни автономиясе советы утырышында район башлыгы Лилия Богданова әнә шул хакта хәбәр итте.
Район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев шушы көннәрдә генә милли бәйрәмне үткәрү буенча оештыру комитетының утырышын уздырды. Район идарәләре җитәкчеләре катнашында үткән киңәшмәдә Сабантуй мәйданын төзекләндерү буенча бурычлар билгеләнде.