Көрәшче Минсәет Тазетдинов призына турнир

27 апрельдә Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында Ульяновск көрәшчесе - Россиянең атказанган спорт мастеры Минсәет Тазетдинов призына ирекле көрәш буенча 30 нчы ачык республика турниры узды.
Быел инде утызынчы тапкыр оештырылган республика турнирында Чувашстан, Татарстан республикаларыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән барлыгы 75 спортчы катнашты. Төрле үлчәү категориясендә 1 нче урын алучы үсмерләр исемлеге билгеле. Менә алар: Игорь Рябчиков (Чувашия), Салават Исхаков (Шыгырдан), Аяз Хисамутдинов (Шыгырдан), Андрей Козлов (Кыр Бикшиге), Разил Вахитов (Батыр), Павел Платонов (Батыр), Роман Николаев (Кыр Бикшиге), Сабир Асейнов (Шыгырдан), Рәсил Алеев (Шыгырдан), Алмаз Ишмуратов (Шыгырдан), Раил Камалов һәм Рәсим Мухтяров (Татарстан, Кече Чынлы).