Шәфикъ ИМАТДИНОВ Гөнаһлы мәхәббәт (повестьтан өзек)

Шәфикъ Иматдинов 1950 елда Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. Сигез сыйныф тәмамлагач, Ульян өлкәсенә китеп, төзелеш техникумына укырга керә. Соңрак, читтән торып югары белем ала. Гади механиктан башлап, предприятие җитәкчесенә кадәр юл үтә.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов «Дәрьяларга каршы йөзәм», «Сиңа гына», «Йөрәк сәгате» кебек китаплар авторы. Габделҗәббар Кандалый исемендәге бүләк иясе.

Бүгенге көндә Ульян каласында яши.

Беренче бүлек

         Фәргать – күп балалы гаиләдән. Сигезьеллык белем алгач, бәхетле киләчәк эзләп, чит төбәктәге эшчеләр поселогына китәргә карар кылды ул. Үсмерне тимер юлчыларның ремонт бригадасына төрле хезмәтләр башкаручы итеп эшкә кабул иттеләр. Тимер юлчылар тулай торагыннан урын да бирделәр үзенә. 

         Ремонтчылар бригадиры – Сания исемле сөйкемле татар кызы. Яшь булуына карамастан, үз эшенең чын остасы саналган кыз ир-егетләр коллективы белән оста җитәкчелек итә. Фәргатькә, бригадада бердәнбер татар булгангамы, һәрчак ярдәм кулы суза, аның егеткә аерым мөнәсәбәтен әйләнә-тирәдәгеләр дә тоя. Кыз яшь эшчене һөнәр нечкәлекләренә: төрле эш коралларыннан файдаланырга, компрессорны эшләтеп җибәрергә һәм сүндерергә, юл билгеләрен аңларга һәм аларны кайсы вакытта, ничек файдаланырга өйрәтә. Ярты ел эчендә Фәргать күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә туплап, өченче разрядлы белгеч дә булып куйды. 

         Саниягә ничә яшь икән? Зифа буй, нечкә бил, озын кара толымнар һәм зәңгәр күзләр – чибәр бит! Бизәнми, әмма модадан калышмаска тырыша. Күп кенә ир-егетләр аңа күз сала, дуслашырга тырыша, әмма аның җавабы бер генә: «Ачкычың ярамый, бушка вакыт үткәрәсең!» Сания үзе дә ун ел элек яшь баласы белән әлеге поселокка килеп урнашкан иде. Уналты яшендә аны үзеннән шактый өлкән берәүгә алдап кияүгә биргәннәр. Соңрак, ирнең тагын бер гаиләсе булуы ачыклангач, кызын алып, качып киткән.

         Максатчан һәм тырыш Сания эш табып һәм баласын мәктәпкә урнаштырып кына калмый, тимер юл техникумына читтән торып укырга да керә. Һәм менә ул хәзер дипломлы белгеч һәм, һич арттырусыз, тимер юл бүлегендә иң дәрәҗәле бригадир. Хезмәт хакы да югары, ул чорда һәр ир-егет тә өч йөз сумлык эш таба алмый. Торак-көнкүреш комиссиясе аның гаилә хәлен карагач, дүрт фатирлы йорттан зур аш бүлмәсе һәм верандасы булган ике бүлмә бүлеп бирә. Йорт каршында җир участогы да бар. Авыл кызы җирдә казынырга бик ярата, кышка бәрәңге, яшелчәләр әзерли. Җәйге ял көннәрендә өйдә кул кушырып утырмый, кызы белән җиләк җыя, төрле кайнатмалар ясый. Барысы да үзеңнеке булгач, сатып алырга кирәкми.

         Дөрес, яшьлек елларының ялгызлыкта үтүе, янәшәсендә тормыш юлдашының булмавы гына йөрәген әрнетә. Әлбәттә, ир-егетләр аның белән якыннанрак танышырга омтылышлар ясый, әмма кыз алар арасында җанына якын булган, күңелен дулкынландырган кешене тапмый. Тик менә... Фәргатьнең поселокка килүе генә көтмәгәндә аның күңелендә ниндидер аңлаешсыз хисләр тудыра, көйләнгән тормышына буталчыклар кертә.

         Фәргать тә җитәкчелек күзлегеннән яхшылар рәтендә йөри, үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен тырышып үзләштерә. Кичке мәктәптә урта белем алды. Хезмәт хакы яхшы, заманча киенә. Ит, бәрәңге һәм башка ризыкларны авылдан китерәләр – әти-әниләре ярдәм кулы суза. Эшкә абыйсыннан калган «Иж-Юпитер» мотоциклы белән йөри.

         Тимер юл ремонтлаучыларның эше күчеп йөрүләр белән бәйле һәм алар һәр көнне төрле урыннарда була. Ашарга да үзләре белән алып киләләр: кемдә нәрсә бар, бер гаилә кебек, шуларны тиз-тиз әзерләнгән уртак табынгаә куеп, төшке аш белән сыйланалар. Сания табынны үзе көйли. Ремонтчылар билгеләнгән бурычны вакытында үти алмаган очракларда, аны эштән соң калып тәмамларга туры килә. Бу тимер юлга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрендә төгәл язылган, чөнки һич кенә дә поездлар хәрәкәте графигын бозарга ярамый. Мондый вакытларда Сания иң тәҗрибәле һәм җаваплы эшчеләргә таяна, алар арасында, һичшиксез, Фәргать тә була.

         Буш вакытларында егет тә Саниягә булышкалады, өендә, бакчасында эшләде. Сания исә атнага бер тапкыр Фәргатьнең бүлмәсен җыештырып, тәртипкә китерде, киемнәрен юды. Күңелләрендә туган хисләрнең бер-берсенә тынгы бирмәвен алар икесе дә аңлый. Әмма ни сәбәпледер, моны бер-берсенә әйтә, аңлаша алмадылар.

         Фәргать машина йөртүчеләр курсын тәмамлаганда, Санияне участок мастеры итеп билгеләделәр, кызы Сәрия сигезенче сыйныфны тәмамлады. Үсеп киткән кыз йөреше, сөйләшүе, гәүдәсе, озын чәчләре, зәңгәр күзләре, нечкә биле белән тач әнисенә охшаган. Фәргать аны мотоцикл йөртергә өйрәтте, хәзер Сәрия егетләрдән калышмый – мотоциклда бик оста җилдерә. Әгәр бензин бетсә, кыз Фәргатькә үз итеп: «Федя... бензин кирәк», – дип кенә әйтә.

         Октябрь инкыйлабының чираттагы еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Сания үзенең туган көнен билгеләп үтәргә җыенды. Өчәүләшеп шәһәр кибетләрендә йөреп кайтырга булдылар. Эштәге дусларны, күршеләрне санап, исемлек төзелде: озын килеп чыкты, кырыкка якын кеше җыелды. Туган көнгә Фәргатьнең туганнары да килергә тиеш иде. Залдан мебельне чыгардылар. Кул астында булган такталардан өстәл-урындыклар ясалды: авыл егете балта эшен дә оста белә иде шул. Әтисенең ышкы, пычкы кебек артык эш коралларын ул күптән поселокка алып килгән иде, менә, эшкә ярадылар.

         Мәҗлескә дип авылдан өч машина белән килделәр. Өченче  машинаның ишекләрен ачкач егет бер мизгелгә югалып калды – анда әтисе белән әнисе утыра иде. Авылдан килгән килгән кунакларны түргә утырттылар.

  Тантананың сәбәбе игълан ителде, котлаучылар сүз алды, тостлар яңгырады. Сания үзенең мөлаемлыгы, эчкерсезлеге, ниндидер эчке һәм, әлбәттә, тышкы матурлыгы белән барысын да әсир итте. Аның янында утырган Фәргать хәзер инде гади авыл егетеннән нык аерыла: галстук таккан, Сания белән бергәләп унлаган кибеттә йөреп сайлап алынган костюм кигән фырт егет. Кәефе дә күтәренке: чөнки бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Шул арада «артык кызган» бер кунак, кайда утырганын онытыпмы, ә бәлки, Сания белән Фәргатьнең бер-берсенә ягымлы карашып алуларын күрепме, бөтен залга ишетелерлек итеп: «Әче!» дип кычкырды. Сүз куешкандай, кунаклар да аңа кушылды, барысы да: «Әче! Әче! Әче!» – дип кабатлады. Сания белән Фәргать югалып калган хәлдә торып бастылар һәм гомерләрендә беренче тапкыр үбештеләр. Фәргатьнең йөзе пешкән алма кебек кызарды, ул туган көнгә дип килгән һәм көтмәгәндә туйга әверелгән тантанада утыручы әти-әнисеннән, туганнарыннан, кунаклардан оялды.

         – Йә, нәрсә эшлисең инде, – диде әтисе, – безнең өчен көтелмәгән вакыйга. Улыбызга да гаилә тормышына керергә вакыт җиткәндер. Булачак киленне бүген беренче тапкыр гына күрдек. Әмма ул кунакчыл, йорт җанлы, һәм кайсыдыр сыйфаты белән безнең туганнарга охшаган. Бәхетле булыгыз, хәерле сәгатьтә!

         Гармунчы тиргә батып әле җыр, әле бию көйләрен уйнавын дәвам итте. Азактан барысы бергә: «Чакырырга онытмагыз, бәбәй туегызга да» – дип, кушымта саен кабатланган танылган туй җырын суздылар.

         Кунаклар таралышканда яктыра башлаган иде инде. Сания белән Фәргать өстәлне бераз җыештыргач һәм ерактан килгән кунакларны йокларга яткыргач, бер-берсенә серле карашып алдылар. Бик арысалар да, тулай торакка юл тоттылар.

         Фәргать бүлмәсен Сания ике көн элек кенә җыештырган иде. Әйтерсең лә, күңеле белән биредә беренче никах төнен үткәрәчәкләрен сизгән. Икесенең дә йөрәкләре чыгардай булып типте, урам якка караган тәрәзәләрне томалагач, бүлмәгә серле караңгылык иңде, алар юл уңае чишенә-чишенә бер-берсенең кочакларына ташланды. Иң кирәкле сүзләр инде күптән әйтелгән, көтү белән яшәгән тойгылар иреккә җибәрелде… 

         Икенче көнне кунакларны озатканда Саниянең чыгарылыш сыйныфта укучы кызы Сәрия генә күренмәде. Кичен дискотекага киткән җиреннән кайтмаган да ахры.

         Фәргать белән Сания өстәл артында үзләрен беренче тапкыр чын-чынлап ир белән хатын итеп тойды. Алар кунакларны сыйлады, шаярды, көлде. Хәзер Сания фатирында алар өчәүләшеп яшәячәк, хатын узган ел йокы бүлмәсен ике кечкенә бүлмәгә бүлде, ишекләр куйды. Әгәр Фәргать шулай яхшы гына эшләвен дәвам итсә, бәлки, тимер юлчылар өчен төзелә торган биш катлы яңа йорттан аларга да фатир бирерләр.

         Бераздан ишектән Сәрия атылып керде. Өс киемнәрен сала-сала:

         – Йә, туган көн ничек? Ә менә мин күршеләрдән, безнең өйдә туй, дип ишеттем. Әни, Фәргать абый, бер дә дөрес түгел, әмма мин сезне барыбер котлыйм! – дип, бүлмәсеннән чәчәк букеты алып чыгып, алар алдына куйды.         Саниянең йөрәгендә ниндидер тынгысызлык тойгысы барлыкка килде. Нәрсәдер җитеп бетмиме, әллә артыкмы шунда. Кызы аңа үпкәләдеме? Тик нәрсә өчен? Әллә моңа ул шаяртып «Федя» дип йөрткән Фәргать гаеплеме? Туйны кыздан рөхсәт сорамыйча ясагангамы? Әнә кызы тагын каядыр җыена.

         – Син яңадан кая җыенасың, кызым? – дип сорарга да өлгермәде, Сәрия, үз бүлмәсеннән тиз генә атылып чыкты да, залга карап: «Барыгызга да сәлам, чао!» – дип урамга йөгерде. Беркемгә дә сер бирмәскә тырышты хатын, әмма аның күзләре нигәдер көлми, кыз артыннан хәвефле һәм сораулы карап калганнар иде.

         Сания кызы белән сүзгә килүе турында Фәргатькә бер сүз дә әйтмәде. Кочаклашып үбешә-үбешә тулай торакка – таныш бүлмәгә килеп җитүләрен сизми дә калдылар. Ширбәт ае дәвам итте, яшьләр мәхәббәтнең бөтен шатлыкларын тоеп, арып-талып йокыга талды.

         Их, мәхәббәт! Нинди генә михнәтләр кичерсәң дә, озак көтү белән үткән еллар аша, ул барыбер үзенекенә ирешә, Аллаһы Тәгалә ир белән хатынны, мөгаен, шуның өчен яраткандыр да...

         Хуҗалар әйләнеп кайтканда, кунаклар йокыларыннан торып, китәргә әзерләнә башлаганнар иде. Тиз генә табын хәстәрләп, чәй эчәргә утырдылар. Сәриянең икенче көн өйдә кунмавын белсә дә, Сания дәшмәде. Кунаклар тиз генә капкалап алдылар да, юл кешесенең юлда булуы хәерле дип, юлда булдылар.

         Ул да түгел, курткасын җилкәсенә генә элеп, Сәрия кайтып керде.

         – Кызым, син бүген дә күршеләрдә кундыңмы? Безне кисәтергә авыр идемени? – диде әнисе, үпкәләп. Сәрия, бер сүз дә дәшмичә, бүлмәсенә кереп китте, башыннан ук одеял белән капланып, тынып калды.

         Фәргать ишегалдына чыгып, кулына себерке алды. Чиләкләрне, иләкне, мунча ягарга әзерләнгән такта кисәкләрен урыннарына куйды. Ял көне булуга карамастан, эшкә барып килергә булды. Чөнки ул хәзер тимер юлчылар мастеры ире. Фәргать анда беренче генә көн эшләми бит, хатынының эш урынына кереп чыгарга, график буенча эшләгән кизүләрне тикшерергә кирәк. Саниягә җитәкчелек тарафыннан шелтә эләгүен теләмәде.

         Әйе, бу бәйрәм көннәрендә Сания белән Фәргатьнең тормышында көтелмәгән үзгәрешләр булды. Ә иртәгә барысына да эшкә: Саниягә сәгать җидегә өлгерергә кирәк, нәкъ шул вакытта селектор киңәшмәсе башлана, Фәргатькә сигезенче яртыда да ярый. Ул әле икәүләшеп бер йорттан чыгып китәргә ничектер ояла иде.

         Сәрия, әнисенең эшкә китүен белепме, яки аның белән очрашырга теләмәгәнгәме, сигезенче яртыда гына үз бүлмәсеннән чыгып, мәктәпкә китте. Аның быел имтиханнар тапшырасы бар бит.

         Эш көннәре айларга әверелеп, бер-бер артлы үтә торды, хәзер инде Сания белән Фәргать бергәләшеп эшкә йөрергә күнекте. Сәриянең генә әнисе белән мөнәсәбәтләре җайланырга ашыкмады. Кыз күп сөйләшми, мәктәптән дә, дус кызлары белән кичке сәяхәтләрдән дә мөмкин кадәр соңрак кайтырга тырыша. Өйдә күпчелек очракларда бүлмәсеннән чыкмый, әнисе һәм Фәргать белән бер өстәл артына утырмау җаен карый, өстәлдән үзенә кирәкле ризыкны алгач та, бүлмәсенә кереп китә.

         Яңа ел бәйрәмнәрен кыз авылда, әнисенең туганнарында үткәрергә теләвен белдерде. Сәриясенең әнисе яныннан беркайчан да ике атнага киткәне юк иде, шуңа күрә Сания аның бу теләгенә каршы чыкты:

         – Ике-өч көнгә мин риза, ике атна күбрәк булыр. Сиңа имтиханнарга да әзерләнәсең бар!

         – Әни, мин кечкенә түгел инде, кайбер нәрсәләрне үзем хәл итәргә хокукым бар, китапларны да үзем белән алам, – диде Сәрия. Әнисе моңа каршы килә алмады. Гыйнварның уннарында гына әйләнеп кайтты ул. Ул кергәндә Фәргать өйдә үзе генә, эш киемнәрен чистартып утыра иде.

         – Сәлам, «Федя әти», сезнең хәлләр ничек? Димәк, сез хәзер ирекле кеше түгел, сезнең йөрәгегез дә бәйле, әйеме?

         Фәргать югалып калмады:

         – Йөрәгем, бәлки, ирекле түгелдер, әмма минем күңелем һәркем өчен дә ачык, – дип җавап кайтарды.

         Сәрия, яңа кыска халат киеп, аш бүлмәсенә чыкты, төшке ашка үзенә ниндидер ашамлык әзерли башлады. Аннары:

         – Менә миңа әнинең туганнары Яңа елга халат бүләк иттеләр, ничек, сиңа ошыймы? – дип Фәргать алдында әйләнгәләп алды.

         Фәргать тә кичә генә авылдан килгән егет түгел, йокы бүлмәсенә кереп ятса да, ул ачык ишек аша әле анда, әле монда йөренгән Сәриянең кыска халат аша ялтыраган шәрә ботларына күз салгалады. Әмма эштә арылган ахры, йокыга киткәнен сизми дә калды.

         Ир ана белән кызның гәпләшкән тавышларына уянды. Урыныннан торгач, аш бүлмәсенә кереп, Санияне үбеп алды. «Ә мине?» – диде Сәрия һәм урындыгыннан торып, Фәргатькә таба атлады. Кызның да битеннән үбәргә туры килде. Алар беренче тапкыр бер гаилә булып табын артында утырдылар, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр.

         ...Фәргать белән Сания элеккечә эшкә йөрде, ә Сәрия, дәресләрдән соң калып, имтиханнарга әзерләнде. Ана белән кыз, өйдә икәүдән-икәү генә калгач, чыгарылыш кичәсенә нинди күлмәк тектерү, нинди аяк киемен сатып алу мөмкинлеге турында уйлашты, кайсы уку йортын сайлау, нинди институтка керү турында бөтен нечкәлекләренә кадәр фикер алышты. Сәриянең моңа кадәр егете булмавы әнисен борчыды. Сәрия үзенең матурлыгы, йөреше, биленә кадәр җиткән ике толымы, җыйнак һәм иртә өлгергән сылу гәүдәсе белән күпләрне үзенә җәлеп итте. Урамда яшь егетләр генә түгел, өлкәнрәк ир-атлар да аны «борылышка җиткәнче» сокланып, артыннан карап калалар иде. Кыз әнисе кебек киенергә ярата, аңа охшарга тырышып, бөтен нәрсәдә аны кабатлады.

         Сания авырга узган иде. Бу хакта Фәргатькә белгертергә генә ашыкмады. «Вакыт җиткәч гәүдә үзгәрә, шуннан үзе күрер», – дип фикерләде ул. Тик менә декрет ялына чыкканда, үз урынына кемне калдырырга? Иренме? Фәргать исә газетада игълан укыгач, Саниягә ябышты:

         – Мин автобазага шофер булып күчәргә телим, зинһар өчен, каршы килмә! Кесәмдә машина йөртү таныклыгы булган килеш, ремонтчылар бригадасында күпме тимер ташып йөрергә була? Әнә, поселокка миннән соң килгән егетләр бүген яңа машиналарга утырды, хезмәт хаклары да өч йөз сумга күбрәк, фатирга да чиратта торалар. Автобазада биш катлы сиксән фатирлы йорт төзелә, ә тимер юлчылар өчен йорт әле кайчан булачак? Иртәгә эшкә барам һәм гариза язам.

         Саниягә килешми башка чара калмады:

         – Хәзер йортта үзең хуҗа, киңәшкәнең өчен рәхмәт. Ничек яхшы, шулай эшлә.

         Атна-ун көн дигәндә, «ЗИЛ» машинасына утырды Фәргать. Саниясе УЗИ рәсемен тотып кайткач, аеруча малай туачагын да белгәч, шатлыгы бермә-бер артты.

         Сәрия, урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына имтиханнар тапшырды, студент билеты алды. Аңа институт тулай торагының өч кешелек бүлмәсеннән урын бирделәр. Бөтен кирәкле әйберне, әлбәттә, Фәргать китерде.

         Август азакларында Сания малай тапты. Аңа исемне күптән уйлап куйганнар иде – Фәргать исеменә аваздаш булсын дип, Тәлгать исемен куштылар.

         Сәрия шәһәр тормышына тиз ияләште, ә якшәмбе көннәрендә әнисе һәм энесе янына кайтырга ашыкты. Кыз өйдә бер кич кунгач, ашамлыклар ала да, тагын бер атнага югала. Дүшәмбе көннәрендә Фәргать эш белән шәһәргә бара һәм Сәрияне сумкалары белән тулай торакка кадәр илтеп куя. Кайтмый калган атналарында ашамлыклар тулы сумканы үзе илтеп кайта. Сәриянең дуслары Фәргать еш килә башлагач:

         – Бар, әнә, киявең килгән, – дип шаярта да башладылар.

         Озакламый гаилә башлыгын прицеплы КамАЗга утырттылар. Ул бер атнага, ун көнгә командировкаларга китә башлады. Кайвакыт хәтта берәр ай өйгә кайтмыйча илнең төрле почмаклары буйлап йөкләр ташыды. Хезмәт хакын тулысынча хатынына бирде, әмма Сания аның бу эшенә шат түгел иде. Чөнки ул баланы үзе генә үстерергә, ире исән килеш ялгыз гына яшәргә дип хыялланмады! Ире янында, аның кочагында, яратып һәм яратылып яшәргә, яшьлегендә ясалган хатасы аркасында озак вакыт ирсез яшәү бурычын кайтарырга, янәшәсендә ир исен тоярга, иркәләнеп, кулга-кул тотынышып кунакка йөрергә теләде... Җитмәсә хәзер Сәрия дә әнисе янына һаман сирәгрәк кайта. Янәсе, яхшырак укыса, стипендия дә күбрәк булачак.

         Фәргать чираттагы командировкага киткәнче өйдә яшәсә дә, хуҗалык эшләрен теләмичә генә башкарды һәм Саниягә дә аның мөнәсәбәте салкыная төште. Хатын моны ачык тойды. Аның башына төрле борчулы уйлар килде: командировкаларда озак йөргән Фәргать бәлки үзенә икенче хатын тапкандыр? Булыр, булыр... Юк, юк, бу хакта уйларга да ярамый.

         Күршеләре дә Санияне аптыратып:

         – Сания, синең ирең белән кызың кояш кебек күренеп алалар да, тиз арада юкка чыгалар, – дип әйтәләр иде.

         Ул үзе дә аларга:

         – Белмим, берсенең башында – акча, икенчесенекендә – уку, – дип кенә җавап кайтарды.

         Тәлгатькә бер яшь тулган көнне Фәргать белән Сәрия бергә кайтып керделәр. Ире, гадәттәгечә, Саниягә чәчәк букеты бүләк итте, баласына шәһәр кибетеннән уенчыклар, киемнәр һәм ашамлыклар, хәтта эчемлекләргә кадәр алган иде. Бары бер нәрсә генә аңлашылмады: Фәргать элек Сәриягә дә бүләкләр бирә иде, ә бу юлы юк. Кызының соңгы мода белән тегелгән яңа куртка, күлмәк, туфлиләрен күреп,  Сания башын тотты:

         – Кызым, син нәрсә, укуыңны ташлап эшкә урнаштыңмы әллә? Нинди акчага киендең? Әниең янына айга бер тапкыр гына кайтасың, бер төн кунасың да, тагын бер айга югаласың...

         Сәриянең исендә дә юк, энекәше белән мәш килә: аңа яңа киемнәр кидерә, яңа уенчыкларын күрсәтә. Фәргать тә, мунча ягарга ашыкмады. Юл уңае гына кердем, вакытым юк, дип кенә куйды. Чәй эчкәндә дә ире белән кызын сорауларга күмде, әмма бер генә соравына да төпле җавап ала алмады. Икесе дә ык-мык итте, теләмичә генә сөйләштеләр.

         Фәргать киемнәрен алмаштырды да идәндә уенчыклары белән уйнап утырган улын сөеп, ишеккә юнәлде.

         – Юл кешесенең юлда булуы яхшы, йөкне хуҗаларына илтеп тапшырырга кирәк, бер генә минутка да соңарырга ярамый, – диде.

         Аңа Сәрия дә иярде.

         – Әни, мин дә китәм. Борылышка кадәр Фәргать белән барам. Мин бит кичләрен укырга йөрим, әле әзерләнергә дә кирәк.

         Сания кулларына улын күтәреп, капка баганасына сөялгән хәлдә, ирен һәм кызын озатып калды. Аннары, күз яшьләрен тыя алмыйча, елап өйгә кереп китте.

         Йоклаганда аны куркыныч төш эзәрлекләде. Имеш, Фәргать Санияне ташлап, аның кызы Сәрия белән бутала икән. Бераздан күрә: Фәргатьтән Сәриянең улы – Саниянең оныгы туган, ул Тәлгать белән урамдагы комлыкта машиналар белән уйный, икесе дә бертөрле киенгән һәм яшь аермасы да бер яки бер ел ярым гына, имеш.

         ...Сания бала тавышына уянды. Үз-үзенә урын таба алмыйча, еш-еш типкән йөрәген тынычландырып, күргән төшенә ышана алмыйча, бүлмә буйлап почмактан почмакка йөренде. «Бәхетем булмады, мөгаен, булмас та ахыры», – дип уйлады ул.

Икенче бүлек

         Фәргать эшчеләр поселогына килеп эшкә урнашкач та җиңел булмады:  биредә дуслары, туганнары юк, рус телен җүнләп белми... Ул азагы нәрсә белән бетәчәген белсә дә, Саниянең ярдәмен кабул итте, аны читкә какмады. Эшкә урнашуда, һөнәрне үзләштерүдә, кешеләр белән танышуда һәм аралашуда хатынның ярдәме зур иде. Соңрак үзе дә «бурычны кайтару теләге белән» Саниягә бөтен эшләрдә булышырга тырышты: коймаларын төзәтте, бакчада эшләде, баздан бәрәңге чыгарды, аны өйгә алып кайтты һ.б. Акрын гына почмакка кысылганын, капкынга эләккәнен аңлады. Әмма аның киләчәккә планнары да зурдан иде. Эшләп, акча туплагач, туган авылына кайтып, үзенә тиң кыз таба һәм туй ясый! Авылда кызлар үсә бит. Ул булачак хатынын биш-алты яки ун яшькә яшьрәк булырга тиеш, дип саный иде.

         Фәргать тормышын җайлаган арада Саниянең кызы Сәрия чибәр кыз булып өлгерде. Кызның һәр хәрәкәтендә аңа гына хас булган үзенчәлек табып, карап туймады. Әнисе генә менә… аңа исәп тота бит. Үсеп җиткән Сәриягә үзенең йөрәгендә туып килгән мәхәббәтне күрсәтмәскә тырышты ир. Өчәүләшеп өйдә яки бакчада эшләгән чакта, Сәрия кайвакыт шаярып куыш уйнарга тәкъдим итә. Фәргать, кызны куып тотып биленнән эләктереп ала да, өскә күтәрә. Шулчак Саниянең:

         – Яшьләр, җитте сезгә! Бирегә эшләргәме, әллә куыш уйнарга килдегезме? – дигән кырыс тавышы ишетелә.

         Фәргать мотоциклга утыргач, Сәрия аңа мунча яфрагы кебек ябышты.

         – Утыртып кына йөр инде?

         Әнисеннән рөхсәт алгач, мотоциклның артына утырып, Фәргатьнең биленнән кысып тотып аңа сыенды. Алар озак-озак кыр-басулар һәм юллар буйлап әйләнеп йөрделәр. Бервакыт комлы юлда мотоцикл ауды һәм Фәргать Сәриянең өстенә егылды, кыз үзенең нәрсә эшләгәнен дә белмичә, ирнең иреннәрен үбеп алды. Бу аның, мөгаен, тормышта беренче үбешүе булгандыр. Әлеге вакыйга аларның икесенең дә күңелендә озак сакланды.

         Вакытлар үтү белән Сәриянең теләкләре тагын да арта төште. Әле кичә генә ул Фәргатьтән үзен урамда утыртып йөрүен сорый иде, ә бүген инде аны мотоцикл йөртергә өйрәтергә кирәк!

         – Федя, кайчан син мине мотоцикл йөртергә өйрәтәсең инде? – дип бәйләнде Сәрия, әнисеннән дә оялып тормыйча. Фәргать мотоциклны кабызды. Сәрия элеккечә артка утырды. Аларның поселоктан ничек чыгып киткәннәрен беркем дә күрми калды. Артта утырган һәм Фәргатьнең билен һаман ныграк кыса барган Сәрия аның колагына ниндидер ягымлы сүзләр пышылдады... Ниһаять, алар иске аэродромның очу юлына килеп чыктылар. Сәриягә рульне тоттыргач, кызның руль тоткан йомшак кулларына кагылды. Ул каршы килмәде, киресенчә, Фәргатькә тагын да ныграк сыенды.  Караңгы төшкәнче алар иске аэродромның асфальт юлыннан әйләнеп йөрделәр.  Фәргать Сәрияне мактап:

         – Син хәзер оста йөрисең. Эштән бушаган чакларда башка күнекмәләргә дә өйрәтермен, – диде һәм кызны биленнән кочып, үзенә ныграк кысты. Саниядән яшереп, аэродром мәйданчыгына еш китеп югалды алар. Әнисе белмәсен өчен, кыз поселоктан Фәргатькә утырып китә, ә инде кырда рәхәтләнеп җаны теләгән кадәр җилдерә.

         Институтка кергәч, онытылырмын дигән иде Сәрия. Юк икән. Әнисенең Фәргать белән кушылуына каршы булды, шунлыктан аңа карата кыз чактагы мөнәсәбәтен үзгәртергә тырышмады да. Үзенең йөрәк серләрен ачып салмаса да, ана белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуын үзе дә яхшы аңлады.

         Фәргать исә Сәрия шәһәрдә тулай торакка урнашкач, үземне иреклерәк тоярмын, гаиләгә күбрәк вакыт сарыф итәрмен, дип уйлады. Шуңа карамастан, Сәрия кайткан чакларда алар барыбер үзара аралашу мөмкинлеге таптылар. Аларның икесенең генә бергәләшеп сөйләшә торган йөрәк серләре бар иде.

         Бервакыт шимбә кичендә рейстан кайтканда ир гадәттәгечә Сәрия янына тулай торакка керде. Кызның бүлмәдәшләре авылларына кайтып киткән, ялгызы гына калган чак. Чәй эчтеләр, озак кына гәпләшеп утырдылар. Сәрия Фәргатькә төнгә каршы юлга чыкмаска, кунып калырга тәкъдим ясады. Юл ирне йончыткан иде, йокы тиз җиңде. Ул Сәриянең җылы тәнен, кайнар сулышын тоеп, йокысыннан уянды. Кызның иреннәре: «Син минеке, бары тик минеке генә, кадерлем», – дип пышылдыйлар иде...

         Сәрия дә, Фәргать тә Саниягә карата үзләренең хыянәтләрен, аның каршында гаепләрен таныды, әмма берни дә эшли алмадылар. Фәргать, машинада эшләвеннән файдаланып, Сәрия янына керә, хәтта аны лекциядән дә чакырып чыгара һәм алар кайтып, кызның бүлмәсенә кереп бикләнәләр иде. Һәрвакыт бүләкләр алып килә, әнисенә белгертмичә акчалар калдыра. Болай озак дәвам итә алмаячагын, ике төрле тормышны туктатырга кирәклеген ул үзе дә аңлый, әмма эчке уйларына, хисләренә, омтылышларына буйсынып яши бирде. Нинди дә булса бер сәбәп табылыр һәм аның тормышы көтмәгәндә үзгәрер, аны дөрес юлга чыгарыр, дип өметләнде ул.

         Менә шулай Сания һәм, ике тамчы су кебек аңа ошаган Сәрия – ана һәм кыз үзара көндәшләргә әверелде. Аларның каһарманы – мәче баласы кебек качып-посып кына гаиләгә үтеп кергән авыл малае Фәргать. Мәхәббәтнең яше юк, диләр. Дөрес икән.

         ...Беренче курс имтиханнарын тапшырганнан соң Сәрия читтән торып уку бүлегенә күчү турында уйлый башлады. Фәргать, бер бүлмәле фатир табарга тәкъдим итте. Чөнки йөклелек шактый сизелә иде инде.

         Фәргать белән икәү генә калганда алар чын күңелдән сөештеләр-яратыштылар, бер-берсеннән туя алмадылар. Ә бу хәлдән ничек чыгу турындагы уй икесенең дә башыннан чыкмады, тик моңа җавап кына булмады. Фәргатьнең башына еракка китеп эзсез югалырга һәм шунда урнашып, яңа тормыш башлап җибәрергә дигән уй да килде. Ләкин Сәрияне йөрәгеннән чыгарып ташлый алмады… Өстәвенә, тиздән бала дөньяга килергә тиеш. Аның баласы...

         Саниядән туган улы Тәлгать тә бар бит әле. Аның әтисенә карашы нинди булыр? Сәрия аның бертуган апасы бит!

         Аларга, мөгаен, хәзер бер генә юл ачыктыр – Сәрияне  алып, ераккарак китәргә һәм тормышны яңабаштан башларга! Бәлки бу буталчык вакыйгалардан вакыт азат итәр, аларның җаннарын чистартыр...

         Фәргать һаман командировкаларда югалып эшләде. Йөргән җирләрендә тормыш шартлары, кеше фатирында яшәү бәяләре һәм башкалар турында сорашты. Әгәр уңайлы очрак килеп чыкса, яшәү урыны табам һәм Сәрияне дә шунда алып китәм, дип фикерләде ул. Аңа бер дусты хәтта әнисеннән калган бер бүлмәле фатирда торырга тәкъдим ясады һәм эш турында үзенең җитәкчеләре белән сөйләшергә ышандырды. Фәргать үзенең уй-ниятләре турында Сәриягә дә сөйләде. Яшь хатын үзе дә шул хакта уйлаган икән, ул да, ике-өч айдан бала туачак, нәрсәдер эшләргә кирәк, диде.

         Чираттагы командировкага киткәндә юл уңаенда Сания янына керергә булды. Калган киемнәрне алырга һәм Саниядән гафу сорарга, киләчәктә аңа ярдәм итәргә сүз бирергә кирәк бит. Сания фатиры бикле иде. Фәргать ишекне ачып өйгә керде, киемнәрен сумкага һәм капчыкларга тутырды, аларны машинага чыгарып куйды. Фатир ачкычларын Сания тапсын өчен ишеккә эленгән почта әрҗәсенә салды һәм тиз генә поселоктан чыгып китте.

         Барысы да сөйләшкәнчә булды, дусты белән фатирны карап кайттылар. Анда бөтен җиһаз бар, суыткыч эшли. Ачкычны кесәсенә салгач, ул Сәриясе янына ашыкты.

         Саниягә төзәлмәс яра салып, аңардан качуларын икесе дә аңлый иде. Икесенә дә оят иде. Әмма язмыштан узмыш юк, дип, әйберләрен төйнәп, иртән юлга кузгалдылар. Туачак бала турында уйланулар һәм өй мәшәкатьләре белән Сәриянең яңа урындагы беренче көне үтеп тә китте. Кыска гына ял вакытында ул туганнарына нинди кайгы китерүе, дөньядагы иң якын кеше – әнисе белән мөнәсәбәтләрнең ничек булачагы, мондый хәлдә ничек яшәргә икәнлеге турында уйланды... Әнисе алдында ул үзен бик гаепле итеп тойды. Ләкин туачак бала хакына ничек тә булса әлеге авыр хәлдән чыгарга кирәк иде һәм бу аның тормышына аерым мәгънә өстәде. Әнисенә аларның күчеп китүе турында хәбәрне ничек җиткерделәр икән? Аларның җимерелгән тормышы турында поселок халкы, мөгаен, көлеп тә, Сәрияне гаепләп тә сөйли торгандыр.

         Ә Фәргать? Фәргать бу буталчык тарихта, мөгаен, икеләтә гаепледер. Башта Саниянең мәми авызлыгыннан файдаланып, аның күңелендә кыз чагында тормышка ашмаган хыялларын уятты. Ә үзе шул вакытта аның кызы Сәриягә күз атты, бераз соңрак аның белән бутала башлады. И язмыш, язмыш...

         ...Фәргать яңа эшкә урнашып, Сәрия янына кайтканда, караңгы төшеп килә иде инде. Хатынының кәефе юклыгын аңлап:

         – Зинһар өчен син авырый күрмә, – дип юатты. – Чөнки икәүләшеп бөтен Җир шарын әйләндереп салдык. Язмыштан узмыш юк, кеше гайбәтләреннән һәм хурлыктан котылсак та, үз-үзеңнән качып булмый.

         Сәрия күз яшьләрен сөртә-сөртә:

         – Ни өчен тормыш шундый катлаулы? Мин бит сине яшьтән үк яраттым, әни белән мөнәсәбәтләрең турында аның туган көненә кадәр берни белмәдем, гаебем нәрсәдә соң? – дип җавап кайтарды.

         Алар, бер-берсенә әйтергә кирәкле сүзләр таба алмыйча, бүлмә уртасындагы җыелмаган караватка янәшә ятып, тын калдылар.

Өченче бүлек

         Иренең кызы Сәрия белән качып китүе һәм Фәргатьтән балага узуы турында поселок халкы, мөгаен, арттыра-арттыра гайбәт сата торгандыр. Һәрхәлдә, Саниягә шулай тоелды. Ул үз фатирыннан чыкмаска, кешеләр күзенә чалынмаска тырышты. Күзеннән аккан яшьләрен сөртә-сөртә, улы Тәлгатькә карап:

         – Ни өчен? Их мин җүләр, чын күңелдән яратып, зур хыяллар белән матур тормыш корырга теләдем. Улым белән ташлап китү – бер нәрсә, үз кызым белән хыянәт итүне ничек аңларга? Кызым миннән дә җүләр, әнисенең ире белән буталып, балага узып, мине дә, үзен дә бөтен дөньяга данлады, җаныбызны көйдерде, – дип көенде. Ә яшь ярымлык Тәлгать берни дә аңламыйча, зал уртасында утырып, уенчыклары белән мәш килде.

         Сания, кайгыдан бөтенләй егылмас өчен, берничә көн өйдән чыкмады, бары тик кечкенә Тәлгать өчен генә яшәде, аңа ашарга әзерләде, бала кыланмышларына шатланды.

         Күпме генә тырышса да, хатын Фәргать белән Сәрия турындагы уйларын башыннан чыгарып ата алмады. Ул төн йокыларын онытып, чын ана мәхәббәтен биреп, күзен дә алмыйча кызын үстерде, хәзер исә аны әрләде, аңа үпкә белдерде. Ә Фәргатьнең хәйләкәр төлке баласы кебек астыртын гына килеп нәрсә эшләвен хатын хәзер генә тулысынча аңлады.

         Сания берничә көн өйдән чыкмаганга күрәдер, мөгаен, бүген иртәдән үк терлекләрен көтүгә куган күрше Зәйнәп ишектән керә-керә:

         – Исәнмесез, хәлләрегез ничек? Өй тирәсендә дә күренмисез, Тәлгать белән берәр хәл булганмы, әллә сезне хастаханәгә салганнармы дип уйладым, хәлегезне белергә кердем, авырмыйсыздыр бит? – диде. Ул булган вакыйгалар турында берни белмәгәндәй, залга үтеп урындыкка утырды.

         – Зәйнәп, әйдә, чәй эчеп алыйк, югыйсә минем бу проблемалардан башым әйләнә. Хурлык, кешеләргә күренергә оялам, югыйсә моңа хакым да юк, – дип, Сания беренче булып сүз башлады. Яшерерлек бернәрсә дә юк, аңардан бернинди файда алып булмый, киресенчә, кушылып сөйләшсәң, халык бәлки тизрәк онытыр.

         – Сания, башыңны ватма, аннан мәгънә юк, зыян гына, барысы да чукынып китсен, халык сөйләр-сөйләр дә тынар, сиңа әтисез калган баланы үстерергә, аякка бастырырга кирәк, менә шул хакта онытма. Син олыгайганчы улың үсеп җитәр, сиңа таяныч булыр. Бәхетеңне үзең таптың, үзең кулыңнан ычкындырдың, аңардан алар булса да файдалансыннар. Танышларыбыз арасыннан яхшы кыз табып, улыңны өйләндерербез, – дип, Зәйнәп Саниянең колагына нәрсәдер пышылдады һәм алар кычкырып көлеп җибәрделәр.

         Әмма ялгызы гына калгач, башына килгән фикерләрне алып ташлап үзен тынычландыра алмады. Их, Сәрия, Сәрия, ялгыш адымың белән син бит үзеңне генә түгел, әниеңне дә хурлыкка калдырдың, ничек шулай эшли алдың соң? Юк, бу яшьлек хатасы гына түгелдер, мөгаен, моңа әйләнә-тирәдәге вакыйгалар да тәэсир иткәндер, кызына яхшы тәрбия бирергә аның көче җитмәгәндер, мөгаен, төп сәбәп шундадыр.

         Сания, ике атнага туганнары янына авылга кайтып килергә ниятләде. Үзенең авыр уйлары һәм кичерешләре белән ялгызы гына калырга курка башлаган иде ул. Кешеләрнең мыскыллап көлүләреннән, гайбәт сөйләүләреннән бераз ял итәргә теләде. Ишетсәләр дә, туганнар бит: аңламый калмаслар әле.

         Авыл тормышы үзенчә ага. Эшле кешеләр иртән эшкә китә, эшсезләр үзләренә төрле шөгыль таба: яки терлек тота, яки сатып-алу белән шөгыльләнә. Ир-егетләр эш эзләргә киттек дип, озак-озак читтә яши, хатын-кызлар арасында да, балаларын әти-әниләренә калдырып китүчеләр байтак. Аерылышучылар да җитәрлек. Кыскасы, һәр гаиләнең үз кайгысы. Соңгы елларда авыллардагы үзгәрешләрне һәр кеше күрә. Байларның байлыгы һаман да арта бара, алар катлы-катлы коттеджлар төзи. Шундый тиз үзгәрешле тормышта, үз урыннарын таба алмаган яшьләр, өлкәннәр пенсиясен «суырып», алар җилкәсендә утыра.

         Сания кул кушырып утырмады, якындагы урманга барып каен себеркеләре әзерләде, хуш исле үләннәр җыеп киптерде, кара карлыган да күп икән, бераз булса да, кайнатма ясарга өлгерде. Авыл тормышында катнашып, аның кайгылары бераз тарала төште. Ике атна аның җанына дәва булды.

         Хәзер инде тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрергә кирәк. Ә акча дигәнең гел җитешми. Көз җитәрәк бакча мәшәкатьләре дә өстәлде. Кызы да баласын тапкандыр, хәзер аңа кыендыр. Кирәк чакта әнисен чакыру мөмкинлеге дә юк бит аның. Чит җирдә, күршеләрен дә белмәгән шәһәрдә, яшь бала белән көннәрне ничек үткәрә, интегә икән? Үз балаң күңелдә һәрвакыт бала булып кала шул...

Дүртенче бүлек

         Фәргать акчасын җыеп барды. Бала тугач кирәк булачак. Табиблар сүзенә ышансаң, тагын берничә атнадан Сәриянең улы дөньяга киләчәк.  Биләүсәләр һәм башка кирәк-яракларны алдан ук алдылар.

         Бала туар көн җиткәнен сиздереп, Сәриянең тулгагы башланды. Ашыгыч ярдәм чакырттылар. Тиздән әти булачагына сөенеп, шатлыклы хәбәрне Фәргать бала тудыру йортында гына ишетергә ниятләде. Озак көтәргә туры килде, улы таң атканда гына дөньяга килде. Канатланган әти кеше кибеткә юл тотты: эшендә «бәби тәпиен юарга» вәгъдә иткән иде бит. Яңа урында аңа иңгә-иң куеп бик күп эшләргә туры киләчәк, шуңа күрә ул аларның гаилә хәлләре турында күбрәк белергә, коллективта үз кешегә әверелергә теләде.

         Бер атнадан соң малайга Марат дип исем куштылар. Авылдан Фәргатьнең сеңлесе Әлфия дә килгән иде. Ул да тормышта күпне күргән. Баласы тугач, беренче ире белән аерылышканнар. Аннан яшь чакта яраткан егете белән кавышкан. Шуңа күрә Сәрияне дә, Фәргатьне дә гаепләргә ашыкмады.

         – Ярар, нәрсә булган, шул булган. Хәзер бернәрсәне дә кирегә кайтарып булмый. Аллага шөкер, үзегез, балагыз исән-сау! Киләчәктә барысы да яхшы булсын! – диде ул кыенсынып торган абыйсына карап.   Саниягә дә «эләкте»: «Вакытында күзне ачыбрак карарга иде, ике бәхет янәшә йөрми». Маратның тәпиен ирләрчә, аракы белән юдылар.

         Әлфия тагын бер-ике көнгә калырга килеште. Фәргать аны авылга кадәр илтеп куярга булды.

         Биш-алты сәгать юлда баргач, ял итәргә ниятләделәр. Әлфия чәй хәстәрләгән арада, абыйсы машина тирәсендә кайнашты. Күпмедер вакыттан соң, Фәргатьнең кем беләндер озак кына сөйләшеп торуын күргәч, сүзләренә колак салырга булды Әлфия. Элеккеге эшеннән танышы икән. Санияне дә, Тәлгат исемен дә телгә алдылар. Хатын авырый башлаган, бер айдан артык артык хастаханәдә яткан икән. Малайны авылга кайтарганнар. Саниядә яман шеш тапканнар, әле химиятерапиянең беренче өлешен генә алган ди… 

         Фәргать машинага утыргач, беренче булып сүзне Әлфия башлады.

         – Абый, син Сәриягә бу яңалыкны әлегә әйтмә. Ул бит бала имезә, мондый яңалыктан аның сөте бетәргә мөмкин.

         Дәшми генә чәй эчтеләр, тамакка авызга ризык үтмәде. Әлфия сүзен дәвам итте:

         – Авылга кергәч, әтидән бераз акча сорарбыз. Минем дә аз гына запасым бар. Син Сания алдында бурычлы. Куркырга һәм качарга соң инде. Әгәр янына барырга уңайсызлансаң, акчаны үзем илтәм.

         Фәргать дәшмәде. Тою-сизү сәләтен югалтты бугай ул. Таң алдыннан авыл борылышына җиттеләр, тагын илле чакрым барасы калды. Икесенең дә җанын тынгысызлык кимерде. Иртәнге җиделәрдә туган нигезгә кайтып төштеләр. Авыр сөйләшү көтә иде ирне.

         Мунча кереп чыккач, аш өстәле янына җыелдылар. Әтисе сүз башлады.

         – Ярар, безгә нәрсә күрергә язганны башкалар күрмәс, хәзер ничек тә булса, алда торган сынаулар аша үтәргә кирәк. Берничә көннән Әлфия эшеннән сорап Сания һәм улың Тәлгать янына барыр, аларның хәлләрен белешер. Сиңа да булышырга тырышырбыз, – диде ул тыныч кына һәм чәй эчүен дәвам итте.

         Әнисе, күз яшьләрен сөртеп:

         – Улым, ешрак кайтырга тырыш. Яңалыкларны кешедән ишетеп җәфа чиккәнче, үзең сөйләсәң, җиңелрәк булыр. Олы юл якында гына, читләтеп үтмә! – диде.

         Урамнарны тузанга күмеп, Фәргать машинасы авылдан чыгып китте.

         Кайчандыр, бала тавышларына күмелеп торган йорт бушап калды. Ә яшәү дәвам итте. Авыл халкы шундый инде ул, һәркем үз эше белән мәшгуль: кемдер терлекләргә кышлыкка печән әзерли, кемдер урманнан утын кайтара... Тормыш шулай үз җаена акрын гына ага. Колхозлар һәм совхозлар таркалды. Фермерларның да эшләре җайлы бармый: кая гына борылсаң да, мәшәкатьләр чиктән ашкан һәм бөтен кыенлыкларны үз җилкәңдә күтәреп барырга кирәк. Дәүләт сүздә генә ярдәм итә, чынбарлыкта бернинди ярдәм дә юк, телевизорда гына барысы да яхшы. Ягулык бәясе гел артып тора, ашлама турында акрынлап оныта башладылар... Зур мәйданнарга күпьеллык печән чәчтеләр. Аннары шул печәнне киптереп җыйгач, авылларга тараталар. Шул рәвешчә чыгымнарны каплыйлар. Кешеләр ничек кенә булса да яшәргә, дөресен әйткәндә, исән калырга тырыша. Тормыш кисәк кенә кире якка борылырга мөмкин шул, әмма яхшы якка тиз генә үзгәртеп булмый.

         Берничә көннән Әлфия Сания янына кузгалды. Авылдан поселокка кадәр өч-дүрт сәгать чамасы юл. Әмма баштан китмәгән авыр уйлардан юл аеруча озын булып тоелды. Хатын Саниягә нәрсә әйтер? Сүзне нидән башлар? Ул аңа кем? Туган дип әйтсәң, туган түгел, дошман дисәң, Әлфиянең гаебе нидә? Чынлыкта, ул Тәлгатьнең апасы, аның әтисенең бертуган сеңелесе генә бит.

         Автобус тукталышыннан җәяү атлады Әлфия. Шулчак тыкрыктан Тәлгатьне җитәкләгән Сания килеп чыкты. Көтелмәгән очрашудан, үз күзләренә ышанмыйча, икесе дә кадаклаган кебек, тораташ булдылар. Әлфия сумкаларын җиргә куеп, Тәлгатьне кулына алды.

         – Исәнме, Сания, каян кайтып барасыз? Кара әле, кара, Тәлгать ничек үскән! Тфү-тфү, күзегә күрмә, бала! Менә мин, мин...

         Әлфия берничә мизгелгә югалып калды, һәм әңгәмәне ничек дәвам итәргә белмичә, йөткергәләп алды.

         – Исәнме, Әлфия. Сезне монда нинди җилләр китереп ташлады? Адаштыгыз мәллә? Без менә поликлиникадан кайтып барабыз әле.

         Фатирга кайткач та, әңгәмә ялганып китә алмады. Түгелгән чиләк тулы булмый, диләр бит. Әлфия әти-әнисенең садакасын тапшырып, кайтырга җыена башлады.

         – Ярар, Сания, соң булса да, кичке автобус белән китәрмен, ахры. Барысы өчен дә мине кичер. Өйдә эш күп, әти белән әнигә дә булышырга кирәк. Сыең өчен рәхмәт, авырма, тизрәк терел, сәламәт бул. Артык кайгырма.

         Саубуллаштылар. Әлфия Санияне дә, Тәлгатьне дә бик кызганды, алар дөньядагы иң бәхетсез кешеләр булып тоелды. Яман шештән бик сирәкләр генә котыла ала. Ни кызганыч.

Бишенче бүлек

         Сәрия, бала тапкач, тагын да чибәрләнде, ныгыды. Оста хуҗабикәгә әверелде, өй эшләрен, бала тәрбияләү үзенчәлекләрен тиз үзләштерде.  Малай да сәламәт, матур гына үсеп килә. Ят урында яңа дуслар табып, үзе кебек яшь әниләр белән бергә бала арбасы этеп, саф һавада йөрделәр, чиратлашып кибетләргә йөгерделәр һәм башка мәсьәләләрне хәл иттеләр. Укуын да ташларга исәбе юк иде аның, читтән торып уку бүлегенә гаризалар тапшырды.

         Әнисенең көтмәгәндә авырып китүе генә борчыды Сәрияне. Үзе шалтыратырга кыймаса да, Әлфиядән хәлен гел сорап торды. 

         Фәргатьнең дә эше уңай барды. Яңа эшендә сынатмады, җитәкчелек белән дә мөнәсәбәтләре яхшы. Бәлки, шуңадыр, аны еш кына җаваплы рейсларга җибәрә башладылар. Хезмәт хакы әйбәт, премиясе дә бар. Яңа ел бәйрәмнәренә яңа машиналар көтелә иде, бәлки аның берсен Фәргатькә тапшырырлар. Тормыш тыныч кына һәм бертөрле акты да акты. Ир башыннан үткән вакыйгаларны хәтерендә актарып вакыт-вакыт уйланды, үзе өчен ниндидер нәтиҗәләр ясарга тырышты. Саниягә өйләнү дә, уртак балаларының тууы да аның өчен ничектер сизелмичә үтте. Ә менә Сәрияне ул үзе үстерде, балачактан ук яратты. Мондый бәхеттән ничек баш тартырга мөмкин иде соң? Сәриянең Фәргатькә тартылуын Сания күрде ләбаса! Ни өчен алар бу хатаны ясадылар? Ә бит ул Саниягә бернинди вәгъдә бирмәде. Туй тантанасына әверелгән туган көн... Бу алдан уйланылган ният булмады микән?.. Шул рәвешле фикерләп, Фәргать үзен һич тә гаепле санамады. Ничек булган, шулай булган, хәзер бернәрсә дә үзгәртә алмыйсың, вакыт үзе күрсәтер, нәрсә эшлисең инде?

         Яңа ел алдыннан мәктәптә бергә укыган сыйныфташыннан әнисенең операциягә керергә җыенуы турында хәбәр алды Сәрия. Нишләргә? Операция ничек үтәр? Тәлгать кем белән калыр? Дәваханәдә ул кем белән булыр? Шундый сораулар аңа тынгы бирмәде, кәефен төшерде. Тормыш дигәнең һаман катлаулана гына бара. Әллә әнисе янына барып, барысы өчен дә гафу сораргамы? Әнисенә дә, аңа да күпме интегергә, түзәргә мөмкин?

         Кичен бу хакта ул иренә сүз катты.

         – Фәргать, җитди сүз бар. Хәзер улымны гына яткырам да, яме?

         Алар Саниянең авыруы, Тәлгать белән әнисенә ярдәм итү турында бик озак, җентекләп сөйләштеләр. Бу уңайдан фикерләре уртак иде. Фәргать эшеннән ике атнага ял сорап гариза язарга булды. Шул арада ул бала белән утырыр, ә Сәрия әнисе белән күрешер, дип килештеләр.

         Сәрия поселокка килеп җиткәндә, караңгы төшә башлаган иде. Автобустан чыгып, кичке урамнардан атлаганда берәүгә дә күтәрелеп карамаска тырышты ул. Үсмер еллары үткән йорты каршында тирән уйларга чумып, байтак басып торды. Калтыранган куллары белән ишекне ачып, фатирга керде. Бүлмәләрдә ниндидер серле тынлык, бары тик аш бүлмәсендә генә ут яна. Сәрия сумкаларын куеп чишенә башлады. Әнисенең алгы бүлмәдән чыгып янына килеп басуын сизми дә калды. Күрүе булды, күз яшьләренә буылып, әнисен кочып та алды.

         – Әни, барысы өчен дә гафу ит! Мин башкача болай яши алмыйм…

         Ана белән кыз ишек катында кочаклашып сүзсез генә шактый басып тордылар. Әйтәсе килгән гаепләү сүзләре күз яшенә кушылып акты. Җан сафланырга тырышып, гөнаһларны юарга омтылды...

         Әнисенең сәламәтлеге чынлап та мактанырлык түгел иде. «Әни операциягә кергәч, Тәлгатьне, мөгаен, үзем белән алырмын», – дип уйлады Сәрия. Энекәше дә тиз ияләште үзенә. Сания, кызы Сәриягә һәм өй эчендә йөгереп йөргән Тәлгатькә карап, соклануын яшермәде:

         – Менә, безнең урамга да кояш елмайды, өебез дә яктырды, – дип шаяртты.

         Операция вакытында Тәлгатьне үзләренә алып китүенә каршы чыкмады әнисе:

         – Ярар, ничек яхшы дип уйлыйсың, шулай эшлә, – дип кенә килеште.

         Кызын озаткач, авыр уйларына тагын да тирәнрәк чумып, зур фатирда ялгызы гына калды Сания. Кызы белән серләшкәндә иң әһәмиятле сүзен әйтмичә калганга, йөрәге сызлады. Ниндидер эчке тавыш кисәтте кисәтүен. Ярар, хәерле булсын!

         Сәрия исә өенә ашыкты. Фәргать аны автобус ишеге алдында ук каршы алды. Бер-берсен бик сагынышканнар иде күрәсең, тирә-яктагыларга игътибар итмичә, кочаклашып үбештеләр. Башка нинди генә авыр уйлар килсә дә, мәхәббәт үз эшен эшли шул.

         Вакыт тиз үтте – Фәргать тә ерак арадагы рейсларга йөри башлады, хезмәт хакы да сизелерлек артты. Сәрия әлегә улы белән өйдә утыра, бала көн саен үзгәрә, матур һәм хәрәкәтчән булып үсә. Менә иртән рейстан кайтырга тиеш, дип ирен көтте яшь хатын. Сөенче дә әзерләде: үтә күренмәле төнге күлмәк сатып алды. Табын корган арада телефоны шалтырады. Сыйныфташы икән.

         – Сәрия, әниеңнең хәле начарайды, хастаханәгә алып киттеләр. Тәлгать әлегә бездә… 

         Хатын урынында катып калды. Аңына килгәч, Маратны күтәреп, күршеләренә йөгерде. Баланы калдырып, юлга чыгарга иде исәбе. Ул арада Фәргать тә кайтып керде. Хатынының кая китәргә җыенуын белгәч, такси чакыртты. Озаткач та, җаны әрнеп, озак кына урамда басып торды ир. Булган  хәлләр һәм әлеге вакыйгаларның нәрсәгә китерүе йөрәген өзгәләде.  Тормышы катлаулануын, бик нык буталуын ул яхшы аңлады… 

         Иртән, сәгать тугызлар тирәсендә телефон шалтырады. Трубканың аргы башында Сәриянең ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелә.

         – Фәргать, әни... китте... гомере өзелде… Моңа без икәү гаепле, ишетәсеңме, бары тик без генә. Мин үземне моның өчен гомерем буе гафу итмәячәкмен...

         Санияне туган авылына җирләделәр. Мәетне юып, кәфенгә төрер алдыннан, әнисенә соңгы тапкыр карар өчен Сәрияне чакыртып керделәр. Аның еларлык та, әнисе янында озак басып торырлык хәле дә юк иде. Ул каядыр китәргә, күз яшьләренә ирек бирергә теләде, әмма бик авырлык белән үзен кулга алып, йөзен юеш кулъяулык белән каплап утырды. Мәетне ишегалдына алып чыктылар, дога укыдылар һәм авыл башындагы зиратка алып киттеләр. Санияне соңгы юлга озатырга килгән кешеләр арасында Сәриянең әтисе дә бар иде, диделәр.

         Күрше хатыннары идән юа башлады. Энекәше Тәлгать кенә «Әни кайда?» дигән сымак, аңа карап тора иде.

         Әнисенең җидесен үткәргәч, Сәрия юлга җыена башлады. Автобус туктаган һәм кузгалып киткән чакларда йокысыннан уянып әнисен чакырган энекәшен: «Мин монда, әниең монда! Йокла, Тәлгать, йокла, минем акыллым!» – дип юатты. Беркайчан да Тәлгатьне кыерсытмаска, үзенең Мараты белән бергә тәрбияләргә, үстерергә сүз бирде ул. Әнисенә китергән сызланулар өчен Тәлгатькә ярдәм рәвешендә булса да акланырга кирәк. Ә Фәргатькә бернинди аерма да юк, чөнки алар икесе дә аның балалары, уллары.

         Атналар, айлар, бер ел үтеп китте. Сәрия әнисенең ел ашын үткәрешеп кайтты. Йөрәк сызланулары гына кимеми. Балаларны йокларга яткыргач,  мендәренә капланып елый. Әнисе алдында үзен бик гаепле санау, иң кирәкле сүзләрне әйтеп өлгермәве тынгы бирми аңа. Ләкин сулар кирегә акмый.  Үткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел, хаталарны төзәтеп булмый. Гомерләр алда: язмышка буйсынып яшәргә генә кала...


"Идел" журналында дөнья күрде (№1, 2019)