Упкын кырыенда Хикәя
Палатада һава бик бөркү иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары,кызганып, Миләүшәнең җәрәхәтле битен сыйпаштыралар… Тик ул назлы, җылы нурлар бүлмәгә шатлык хисләре чәчеп торсалар да, аныӊ өермә урамасы сыман эчке кичерешләрен эретә алмадылар. Хастаханәдә каршылаган язгы иртәдә ул бар уйлары белән кичәге мәшхәргә кереп чумган, алай гына да түгел, аны яӊадан күзеннән кичерә иде.
Шәһәр читендәге калкулыкта урнашкан икенче номерлы хастаханәнең берничә бүлекчәне эченә алган дүрт этажлы бинасында ята ул. Өченче катта. Бүлмә тәрәзәсеннән күренеп торган ерактагы куе нарат урманы, нишләптер, аның күңелендәе шомлы билгесезлекне тагын да арттыра төште. Нигә болай булды соң әле? Нишләп ул биредә? Төшеме, өнеме, нәрсә соң бу? Шул халәттә дә үзенең биредә икәненә һаман ышанып бетә алмый иде Миләүшә... Авызы кибеп, иреннәре ярылган, үтереп су эчәсе килә... Күршеләрен уятмаска тырышып, тимер сиртмәле караватына стенага сөялеп торып утырды да, үзенә тиешле буш тумбочкадан, эзләнеп, кемнәндер калган минераль суны сузылып алды. Әле дә белеп сумкасына бокал салганнар озата килүче рәхмәт яугыры ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре! Хастаханәдә кирәкле башка бернәрсәсе дә юк иде аның үзе белән. Телефон... Әйе, кесә телефоны янында булса, улы Ринатка шалтыратыр иде дә бит, анысын да кичә аны үлемгә китерә язган җәнҗаллы сугышта кулына эләккән җирдән күзләре томаланган Илдар каерып калды...
Ак бинт белән кат-кат тарттырып чорналган маңгаеныӊ авыртуына чыдар әмәл юк, әллә бәйләвече кыса, әллә җәрәхәте тирән. Кыйналудан ватылган гәүдәсен саклык белән урыныннан кузгатып, әкрен генә торып аягына басты да, баш очында яткан хатынның тумбочкасы турысында эленеп торган көзгегә төкәлде... Әйе, көзгедәге куркыныч йөзле хатын - Миләүшәнеӊ үзе иде. Зеленкага буялган, тырналып беткән, кара янып шешенгән ямь-яшел бит, күксел-кара күз төбе..., ияк астында, муенына бармак буе мул итеп яшел су сөртелгән тегелгән җөй... Һаман кан саркып торган ярасын кесәсеннән табып алган бинт кисәге белән йомшак кына баскалап алды. Башы гына түгел, тәненең, сөякләренең аяк бармакларына кадәр һәр күзәнәге аз гына хәрәкәтләнгәндә дә, күз алларын караңгылатып, түзәлмас дәрәҗәдә көчле сызлый иде. Әйтерсеӊ өстеннән асфальт катогы үткән... Шик юк, чак үлемнән калган ул кичә... Һич икеләнүсез чалгы белән суя язды бит аны әле яңа гына кушылган, тормыш иптәшем булыр, үземнеке, дип өметләнгән кешесе, алла каргаган! Аек баштан түгел лә инде анысы... Нигә каба башлады соӊ ул шушы “шайтан суын”? Эчәргә бирелеп китүе дә, шуӊа иярүдән булдымы, әллә нәселләренеӊ язмышы инде- белмәссең хәзер?...
Ә тормыш тәгәрәгәннән-тәгәрәде тирән чокырга...
...Элеккеге ире сөяркәсе белән яши. Күптән түгел армия хезмәтен тутырып кайткан кече улы да әтисе янында, әнисен урамда очратканда да читләп үтә. Бар өмете шәһәрдә балалы хатын белән тормыш корып маташкан олы улы Ринатта. Элек тә әнисен ташламады, әле дә ял көннәрендә кайтып, йорт эшләрендә булышып, әнисен күздән ычкындырмаска тырыша. Миләүшәгә генә берьялгызы ирекле гомер кичерү бәхет алып килмәде, киресенчә, үзе кебек ялгызак, тормыштан уңмаган дуслар йогынтысына бирелеп, үз-үзен югалтып бара түгелме?.. Кичә ничек үлемнән калуы бер ходайга гына билгеле! Кече улы да шул сәбәптән әнисен хөрмәт итми, алай гына да түгел, ул әнисенең шундый көнгә калуыннан бик каты ояла да иде, бугай. Юаш холыклы булды Миләүшә. Ә йомшак агачны корт баса...
Менә бүген шушы палатада көчкә аягында басып тора ул. Сулкылдап авырткан башы әйләнеп киткән кебек булды. Карават башына ике кулы белән чак ябышып өлгерде һәм, аякларын көчкә кузгатып, әкрен генә үз урынына яңадан килеп ятты...
...Мәктәпне тәмамлап техникумда бухгалтер профессиясен үзләштергәч, шәһәргә эшкә урнашып, яхшы гына эшләп киткән иде Миләүшә. Булачак ире Рөстәмне, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче югары уку йортын тәмамлаган яшь агрономны, авыл хуҗалыгы оешмасыныӊ пердседателе итеп сайладылар. Өметле. Матур гына тормыш корып җибәрделәр. Бәхетенә ирешүенә бер шиге дә юк иде аның ул вакытта. Ире дә коеп куйган, күз төшәрлек төс-буе да, чибәрлеге дә бар, холкы да яманларлык түгел. Пердседатель буларак, үзенә тиешле ак кирпечтән салынган йортлары да авыл күләмендә иң яхшылардан санала. Бер – бер артлы ике малай да дөньяга аваз салып өлгерде. Мал-туар, кош-корт, бакча - берсе дә кешенекеннән ким түгел. Тик йорт эшләренә генә вакыты калмый җитәкченең. Эше шундый булгач, нишли дә алмыйсыӊ. Гел юлда, хуҗалык эшләре буенча бүген районда, иртәгә шәһәрдә. Ярый, малайлар бераз үсеп, кул очына керә башладылар. Өйдә дә, йорт-җир эшләрендә дә, мал-туар карашырга да булыштылар. Тик ике үсмер ир-бала хәлдән килгән эшләрне генә булдыра алу сәбәпле, Миләүшәгә колхоз эшендә дә, йорт эшләрен дә тәртиптә тотып, балаларга да күз-колак булып, йөкнеӊ авырын күбрәк тартырга туры килә.
Көн артыннан көн, ел артыннан ел уза... Шул мәшәкать казанында кайнау сәбәпле, ул иренең шәхси тормышы күптән башка юнәлеш алуын аямый да кала. Кайдан килеп керде йортка ул бәла?!. Колхоз идарәсендә иренең кул астында бухгалтер булып эшләп, өе белән ике арада бөтерелеп йөгереп йөргәндә, ничек сизми калды иренеӊ чит хатын белән чуалып китүен...
Хәбәрне тиз җиткерделәр. Авыл җире бит, без капчыкта озак ята алмый... Тавыш чыкты. Ир акланмады да, йөрүен дә туктатмады. Сөяркә дигәне - идарә йортында Миләүшә белән бер бүлмәдә утырып эшләүче секретарь хатын Зәйтүнә. Иреннән аерылган ялгыз хатын буларак, билгеле, авыл ирләренең иң-иңен, пердседательнең үзен эләктерү ул азгын хатын өчен зур уңыш иде, чөнки кармакка балыкныӊ иӊ шәбе капты
Төннәрен эш тапкан булып, шул якка таба чыгып киткәч, иренең артыннан ничә тапкыр кача-поса барып, Зәйтүнәләр бакчасындагы тәрәзәдән үз күзе белән күреп торганы булды Рөстәменең мәгъшукасы тирәсендә ничек бөтерелүен. Буылып елый-елый, өйләренә аңардан алда кайтып керүдән башка чара күрми иде. Шулай да, Миләүшә бу турыда сүз кузгатмый булдыра алмады. Тегесе кул күтәрә башлады... Шул көннәрдә башланды түгелме язмышының бүгенге көнгә китереп җиткергән сынаулары?.. Китте талаш-гауга, китте рәнҗеш - ир өйгә кунарга да кайтмый башлады. Ахыр чиктә, болай яшәп булмый, дип бөтен гаепне хатын өстенә аударып, аны өеннән чыгып китәргә мәҗбүр итте. Кая барсын инде мескен хатын? Әнисенә, олыгаеп барган пенсионер хатынга ул бер яктан артык тамак, икенчедән, кызының проблемалары гына җитми иде аңа, чөнки йортка керткән үзе шикелле эчкече ир-заты белән даулашудан арына алмый иде әби кеше үзе дә...
Авыр кичерде бу хәлләрне Миләүшә. Вакытлыча, җае чыкканчы, дип әнисе белән бертуган апасына йортка керде. Ялгыз карчык аны кирәксенеп тормаса да, бөтен эшенә җигелргә торуын күреп. Миләүшәгә түзәргә булды ул. Шул көннән Миләүшәнеӊ яшәү рәвеше ризык һәм баш очында түбә булдыруны кайгыртуга әверелде. Болай көн итәргә маташуы бик читен һәм күӊелсез иде. Кайгысын уртаклашучы дуслар озак көттермәделәр. “Аулак өй”ләргә йөрүләр ешайды. Ул утырышларның ахыры яхшылыкка алып бармаячагы көн кебек ачык иде. Озакламый эшсез калды ул. Упкын үзен чоңгыл төбенә сөйри, йота башлады... Туган апасы да бу хәлгә чыдый алмыйча, Миләүшәне өеннән сөреп чыгарды..
...Дүрт урынлы палата авырулар белән тулы. Төнлә бик соң килеп кергәнлектән, күршеләре белән танышырга мөмкинлеге булмаган иде әле аның. Бүлмәгә ургылып кергән иртәнге кояш авыруларны берәм-берәм уятып та өлгерде. Миләүшә үз хәлен үзе генә белә. Берәүсе белән дә сөйләшәсе, аралашасы килми.Тик берүзен болай тынычлыкта калдырмасларын белә, яралы коточкыч йөзенә карап-карап алуларыннан сизеп тора иде. Әлбәттә, сораулар булачак. Кызыксынып та хәлен беләселәре килер... Күренеп торганча, хастаханәдән тиз генә чыгып китү дә мөмкин түгел бу халәттә. Озак ятарга туры килер. Кузгалырлырлык селкенгән мие, сынган кабыргалары белән аны кем тиз генә чыгарып җибәрсен ? Аның өчен бу бүлмә килеп чыккан аянычлы хәлләрдә үз почмагы, ятарга урыны булу-соңгы вакытта башына төшкән бәлаләрдан вакытлы гына булса да котылып тору урыны да бит әле. Уйларыннан арып, йомрылып стенага борылып ятты Миләүшә...
Хастаханәдә күптән куелган бер тәртиптә башка тормыш башланды. Иртәнге аш, процедуралар, дежур врач авыруларның хәлен белешеп йөреүен төгәлләгәч., палатага Миләүшәнең улы Ринат килеп керде. Аның белән күзгә-күз очрашу оят иде әни кешегә. Гаебен дә, хатасын да белә ул... Әйе, гаепле, үз-үзен шундый көнгә җиткерүе өчен. Ә балаларына нинди түбәнсенү, нинди әрнү? Әтиләрен бер дә гаепләмиләр, никтер?.. Әнисенә күпме үтенде, ялварды Ринат, үзен кулда тотуын сорап, начар дуслардан күпме аерырга маташты!? Сүз бирсә дә, улы шәһәргә китүгә, үз мохитенә кире кайтты.
Ничек оят булса да,Ринатны көтә иде ул. Бу хәлендә аӊардан башка ярдәм кулы сузарлык беркеме дә юк иде аның . Берничә ел элек әнисен дә җирләде... Әнисе белән бертуган апасы да шактый картайды, шәһәргә килеп йөрерлеге дә юк. Ѳстәвенә,Миләүшәнең шулай яшәвенә каршы булып, аңа каты ачулы да иде.
Күзләре очрашкач, улында аңа караты нәфрәт булмавын шундук тойды әни кеше. Киресенчә, улы аныӊ өчен чын-чынлап борчыла, күӊеле өзгәләнүдән мөлдерәмә күзләрен яшерү өчен башын читкә бора.
- Хәлең ничек, әни?..
Йомшак тавышында җылылык сизеп, Миләүшә үз хәлләрен палатадагы авыруларга ишеттермәскә тырышып шыпырт кына сөйли башлады. Ринат иртән үзенең следователь белән сөйләшүен, аның әйтүе буенча, бу канлы бәрелешкә карата җинаять эше ачылуы турында әнисенә кыскача гына хәбәр итте.
- Улым, Ходай өчен үзең бернинди ачыклау эшләренә кагылма. Барысы да узар, рәтләнер. Беләсең бит ул кешенең кемлеген? Башыңа бәла ала күрмә, берүк!? - дип үтенде ул, үзеннән дә артык баласы өчен кайгырып.
Акыллы булды Ринаты. Армиядән кайткач, читтән торып шәһәрдәге авыл хуҗалыгы белгечләре әзеләүче югары уку йортына укырга керде. Шөкер инде, 4-нче курсын тәмамлап килә. Балалы хатын белән кушылса да, өч яшьлек ир баланы үзенеке кебек күрә, аңа яхшы әти булырга тырыша . Хатын дигәне дә күрше авылдан гына, бик әйбәт кеше булып чыкты. Шәһәрдә айлыкныӊ яртысын алдан түләү шарты белән, вакытлыча, бер бүлмәле фатир алдылар. Икесе дә эшли. Кыскасы, көнкүрешләрен тырышлык белән икәү бергә алып баралар. Инде тиздән, алла боерса, уртак балалары да булыр кебек.
Ринат, әнисенә дигән кирәк-яракны, тәм-том ашамлыкларны кулларына көчкә асып килгән сумкаларыннан бушата башлады. Алмашка өр-яңа эчке кием, яңа йомшак башмаклар, яшелчә-җимешләрне-һәммәсен дә мудан алган. Үзе үк, пөхтәләп, әнисенең буш тумбочкасына тутырып та куйды. Шат ана күӊеле бик рәхмәтле иде улына бу минутларда. Шундый шул аның Ринаты!
Әнисен беркайчан да гаепләмәде, битәрләмәде, аныӊ бу көнгә калуына эченнән янып көйсә дә . Нинди генә булса да, әни – әни бит инде ул. Үзең сайлап ала алмыйсың. Димәк, ходайдан шулай язган.
Улы саубуллашып чыгып киткәч тә, Миләүшәдә аның өчен шатлану хисләре кайтып-кайтып күңелен җылытып торды. Аннары уйлары кабат кичәге хәлгә китереп җиткергән тормышының сәбәбен аңлап ачыкларга тырышу юлына кереп китте...
Ялгыз башын кая куярга белмәгәнгә барып керде ул үзеннән биш яшькә кече Илдар исемле авылдагы ялгызак бер ир йортына. Торыр өчен ярыйсы гына өе, бакчасы бар, кош-корт асырый. Дөрес, эчәргә дә ярата. Эше анда-монда вакытлыча гына. Чечняда булып кайту сәбәпле, пенсиясе бар. Шуңа күрә, бик озакка җитмәсә дә, акчасы бар, диярлек. Миләүшә дә авылда ярдәмгә мохтаҗ карт-карчыкларны карап, азме-күпме акча кертә, ансы да иш янына куш. Тик, кызганычка каршы, тотырыклык юк... Икәү булгач, тормышым җиңеләер, дип хыялланган иде. Ялгыз булуга караганда, парлашкач, кеше арасындагы дәрәҗәм элеккеге көченә кайтыр, дигән ышаныч та канатландырып җибәргәндәй иткән иде үзен... Кушылуларына да бер ай чамасы гына әле. Тик шул вакыт эчендә дә Илдар аңа бер генә тапкыр кул озйтмады. Бу юлы да ул тавышның нидән чыгуын хәтеренә төшерә алмый озак азапланды...
Илдар бар нәрсәгә сагаеп караучан кеше иде. Төнлә ишекне дә берничә биккә бикли, ишек янына балта, тимер көрәк һәм шуның ише башка эш коралларын, кирәк чакта кул очында булсын, дип тезеп куя. Йоклаганда баш очына арматура кисәге куеп йоклау гадәте дә сәер иде . Миләүшә аның бу кыланмшларына бераз шикләнеп караса да, артык борчылмады. Каян табасың ирнең яхшысын бүгенге көндә? Үзеңә үзең кебекләр генә пар инде ул. Хәзерге Миләүшәгә нинди яхшы ир күз салсын ди? Андыйлар хатыннары янында. Ә Миләүшәгә үзе кебекләр тирәсеннән, очраклы дускайлар арасыннан өлеш чыкса гына инде. Араларында сайлардайлары бөтенләй юк диярлек.Дөресен әйткәндә, безгә без, ди – ике күзе тоздыйлары гына калган булып чыкты. Чынлыкта исә,Илдар аныӊ өчен аптыраганнан килеп чыккан вариант кына иде.
Чираттагы пенсияләрен алып, шул шатлыкны бәйрәм итүнең кызган чагы. Сыра елга булып ага. Кем әйтмешли, аракыӊ җитсә, хатын-кызныӊ ямьсезе булмый. Көнләшүдән чыктымы тавыш? Илдар кинәт шешәдәшләрен өеннән куып чыгарды . Бар көчкә кизәнеп ыргытылган артсыз урындык артларына шап итеп барып төшкәч, кем-кая качып котылырга белмәде! Икенчесен, дуамалланып, Миләүшәгә тондырды. Утыргыч тузып таралды. Миңгерәгән хатын аягына торып басырга азапланганда, котырган ир, ярсыган килеш, арматура белән тагын өстәде. Ярым исерек хәлдә югалып калган Миләүшә өйдән чыгып качарга өлгермәде, юләрләнгән сугыш чукмары ишек артында эленеп торган сапсыз чалгысын кулына эләктерде.. Аӊгыраланып калган Милүшәне иңсәсеннән эләктереп алып, чалгыны муенына китереп терәде. Көнләшү, шикләнү, курку өянәкләре кузгалган, үз-үзен йөгәнли алмаган, башы-күзе тузган исерек ир кулындагы чалгыга чытырдап ябышуын сизми дә калды айнып киткәндәй хатын. Җан-фәрманга яшәү өчен көрәш башланды. Нинди көч белән карыша алды икән ул аңа шул вакытта?! Җаен туры китереп, чалгы астыннан исән-имин чыгып шылуына әле дә ышанып бетә алмый ул.
Ике туган сеңелесенә абына-сөртенә килеп кергәндә, чак аңында иде. Кулларыннан шарылдап кан ага, муеныннан саркыган канга киемнәре чыланып юешләнгән, йөзе тырналып, кыйналудан шөшенеп кара-кызыл төскә кергән. Миләүшәне бу килеш тануы кыен иде. Туганнары шаккатылар, көчкә өннәренә килеп, тиз арада милиция, ашыгыч ярдәм машинасы чакырттылар..
Дүрт урынлы травматология палатасы авырулар белән тулы, биредәге һәр авыру хатын үз проблемасы белән мәшгуль. Карап торышка хәле бик авыр күренсә дә, араларында бер Миләүшә генә аяклы пациент булып чыкты. Түрдәге тәрәзәнең икенче ягында яткан Гөлсем исемле мөлаем мишәр хатыны, ялгыш егылып, умыртка сөяген сындырган. Аңа торып йөрергә ярамый. Ишектән кргәч, сул яктагы караватта ятучы олы яшьтәге Валя түти Миләүшә сыман исерек килеш аягын каймыктырган.тубыгы гөбедәй кабарган, кузгата да алмый. Ә аның каршысындагы урта яшьтәге хатынның аягына кичә генә операция ясаганнар икән. Билгеле, сүз ара сүз чыгып, бер-берсе белән тиз генә танышып та алдылар. Сорагач, хәлен сөйләми булдыра алмады Миләүшә. Искә алуы җиңел булмаса да, нигәдер, үз-үзен дә кызганмый, башкаларныӊ да үзен кызгануын теләми иде ул. Юлдан язуын да, гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк, дип санный, нишләсен, шулай килеп чыкты инде кебегрәк кабул итә иде.
Гөлсем, Миләүшә улы белән сөйләшкәндә колак салгалап торганга өстән-өстән генә булса да, аның хәлен чамалый иде инде. Үзенчә, аңларга тырышты ул аны. Хәленә кереп, бу бәхетсез хатынның башына ишелеп төшкән бәлаларны күз алдына китеререп, аның бу хәлләрне чыдам кичерүенә, җебеп төшмәвенә эченнән бик нык сокланып, аӊа ярдәмләшү юлларын эзләргә кереште.
Көн-төн Миләүшә тормышы турында сөйләштеләр алар. Гөлсем ситуациягә төрле яклап якын килде, кешенеӊ бәхете үз кулында булуын, тормышын ничек очлавы, беренче чиратта, аныӊ нәрсә уйлвына, ничек уйлавына турыдан-туры бәйле икәнен, ахыр чиктә, эш-гамәлләренә килеп тоташуын ассызыклады . Аянычлы хәлдә калуына карамастан, начар кешегә бер дә охшамаган иде Миләүшә. Туры юлга басачагына өмет бар кебек. Шуӊа, кызый, син упкын кырыенда торасыӊ, инде төшеп китәсе генә калган, дип кисәтергә теләсә дә, булдыра алмады, теле әйләнмәде.
- Бер нәрсәдән куркам: Илдар бирегә генә килеп кермәсен, аӊардан нәрсә көтәргә дә була. Милициядә барысы да аның таныш-белешләре. Эшне зурга җибәрмәс өчен, мине куркытырга килеп җитүе бар... Гариза язуымны кичермәс ул, - диде Миләүшә, борчылуын яшерә алмыйча.
Ринат сөйләве буенча, аны кулга алмаганнар, вакыйга ачыкланганчыга кадәр, өй тоткыны итеп, хокугын чикләгәннәр Тик аныӊ мондый хокук чикләүләргә генә бер дә исе китми. Төшке йокыдан соң, травматология бүлегенә хәл белергә килүчеләрнеӊ берсе Илдар иде. Үз-үзен тотышы сәер күренгән бу “хәл белүчене” коридор буенча кызу-кызу атлап барганда, аның киләсен белгән дежур полиция хезмәткәре белән врач икәүләп, тиз арада кулларын борып, идәнгә егып салганнар икән. Шулай итеп,коридорның икенче очына, Миләүшә яткан палатага килеп җитә алмый Илдар...
Өч атна үтеп тә китткән.
Миләүшәнең кайтыр вакыты җитте. Нишлисең, хастаханәнең үз тәртибе, тиешле вакыттан кала, бер секунд та тотмыйлар монда. Битендәге җәрәхәтләр төзәлде. Хәле дә бераз уңайланган кебек булды...
Туп-туры авылга кайтырга курыкты ул. Кемгә барып, кемгә ярарга?..
Ринаты, беренче мәлгә, төрелеп җиткәнче, дип үз яннарына, вакытлы фатирларына алып кайтты Миләүшәне. Яшьләрне кысрыклыйсы килмәсә дә, бу очракта бүтән чарасы юк иде аның.
Өйгә... Кайда соң өең, гаиләӊ, Миләүшә, аны саклап калу өчен нәрсә эшләдеӊ?
Гөлсинә ХАНӘФИ,
Димитровград