Түбән Новгород өлкәсенең "Туган як" газетасы "Өмет"не 30 еллыгы белән котлый

Хөрмәтле коллегалар!

Түбән Новгород өлкәсе “Туган як” газетасы редакциясе коллективы сезне “Өмет” газетасының 30 еллык юбилее һәм якынлашып килүче Яңа ел белән кайнар котлый.

Алга табан да заман белән бергә атлап, татар телебезне саклап, милләтебезне яклап, газиз халкыбыз файдасына озын-озак еллар нәтиҗәле генә хезмәт күрсәтергә Ходай язсын үзегезгә.

Гаиләләрегезгә иминлек, үзегезгә сәламәтлек, ә эшегездә иҗади җиңүләр телибез.