Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиев "Өмет" газетасын 30 еллык юбилее белән котлый

Хөрмәтле Исхак Хәсибулла улы, кадерле "Өмет" газетасы хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән газетагызның 30 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Ульяновск өлкәсендә яшәгән милләттәшләребез өчен әлеге басма рухи азык, яшәешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.

30 ел күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Сез кылган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Сембер каласында, Ульяновск өлкәсендә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Кадерле "Өмет" газетасы коллективы! Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез.

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев.