“Җәннәт аналарның аяк астында”

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле җәмәгать, бүгенге вәгазебез Ислам динендә хатын-кызның урыны, дәрәҗәсе хакында булыр.

Аллаһы Тәгалә каршында хатын-кызның дәрәҗәсе ифрат та югары булып санала. Изге Коръәни-Кәримдә иң зур сүрәләрнең берсе “Ән-Ниса” – “Хатыннар” дип атала, ул 176 аятьтән тора.

Ислам дине буенча хатын-кыз гаилә белән җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Аллаһы Раббыбыз аңа мөһим бурычлар йөкли һәм шул ук вакытта хокукларын да гарантияли. Ул башта – кыз, аннары хатын - хәләл җефете һәм әни, әби булып исәпләнә, ягъни тормыш юлының һәрбер чорында аның югары статусы, дәрәҗәсе, үз урыны бар. Үзенең гаиләсендә тәрбияләнеп үскәндә ул әти-әнисенә җәннәт ишекләрен ача. Кияүгә чыгып, хәләл җефетенә әверелгәч, иренең иманын ныгытуга сәбәпче була. Ә инде ана булу бәхетенә ирешкәч, балалары өчен җәннәт аның аяк астында булачак. Бу – сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сүзләре. Ислам дине хатын-кызны яратырга, хөрмәт итәргә, олыларга, сакларга һәм якларга куша. Бала вакытта аны әтисе тәрбияләп үстерә, ә кияүгә киткәч, ире – хәләл җефете кадерләп карый.

Аллаһы Тәгалә җир йөзендәге беренче хатын-кызны – Һава анабызны (р.а.) Адәм атабызның (р.а.) кабыргасыннан яралткан. Аллаһы Раббыбыз ни өчен сөякне гәүдәнең башка өлешеннән алмыйча, нәкъ менә йөрәккә – калебкә якын өлешеннән алган соң, дигән сорау туарга мөмкин. Таптамасыннар һәм түбәнсетмәсеннәр өчен ул сөякне аяктан алмаган. Сөякне башыннан алмавының сәбәбе дә билгеле – хатын-кыз үзен иреннән өстен куймаска тиеш. Атасы, ире яки улы аны сакласын һәм якласын, һәрвакытта да йөрәккә якын итеп йөртсен өчен сөякне йөрәк тирәсендәге урыннан алырга булган. Шуңа күрә хатын-кызлар нәзберек, сизгер һәм нечкә күңелле барлыклар алар.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) хатын-кызларга олы хөрмәт белән карарга, аларның күңелләрен калдырмаска кушкан. Пәйгамбәребезнең хәдисендә: “Хатын-кызларга карата яхшы мөгамәләдә булыгыз, хакыйкатьтә, алар кабыргадан яралтылган, аның өске өлеше аеруча кәкре булуы белән аерылып тора; әгәр кабырганы турайтырга тырышып карасаң, аны сындырырсың, әгәр инде борчымасың, ул шулай кәкре булып калыр, шуңа күрә хатын-кызларга карата яхшы мөгамәләдә булыгыз!”- дип әйткән (Сәхих Әл Бохари).

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хатын-кызларны – гүзәл затларны һәрвакытта да асылташлар итеп күз алдына китергән. Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) дөяләргә утырып барган хатыннарны күреп ала. Арттан куып баручы дөяләрне кызу куа, шуңа күрә хатыннар бик нык уңайсызланалар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) арттан куып баручыга: “Син бәллүр шкатулкалар алып барасың бит, алар белән сакчыл бул”,- дип әйтә (Әл-Бохари, “Әдәп әл-Мүфрәд”).

Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга җәннәткә керү юлын җиңел итеп кылган. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Биш вакыт намазын укыган, елына бер ай ураза тоткан, намусын саклаган һәм иренә тугрылыклы булган хатын-кыз җәннәтнең үзе теләгән капкасыннан керә алачак”,- дип әйткән (әт-Тирмизи).

Исламга кадәрге наданлык, томаналык заманында хатын-кызларга түбәнсетеп караулары, хәтта аларны мәсхәрәләүләре билгеле. Мәсәлән, кайбер мәхәлләләрдә кыз бала тууы гаилә өчен мәсхәрә – позор булып саналган. Ислам дине тарала башлагач, Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) тырышлыгы белән хатын-кызларга карата тискәре, начар мөнәсәбәт бетерелә. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Кыз бала дөньяга аваз салгач, Аллаһы Тәгалә ул йортка фәрештәләрен җибәрә һәм алар: “Шушы өйдә яшәүчеләргә тынычлык, иминлек насыйп итсен”,- дип сәламлиләр. Аннары фәрештәләр яңа гына туган кыз баланы канатлары белән каплап, башыннан сыйпыйлар һәм: “Менә нинди зәгыйфь һәм ярдәмсез бит ул, һәм зәгыйфь тәннән чыкты. Әгәр аны атасы тәрбияләп үстерсә, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көненә кадәр ярдәменнән ташламас, дип әйтерләр”,- дип әйткән (Әт-Тәбәрани).

Һичшиксез, мөселман кешесе өчен хатын-кызлар арасында газиз әнисе аерым урын алып тора. Без барыбыз да: “Җәннәт аналарның аяк астында”,- дигән хәдисне ишеткәнебез бар. Галимнәр арасында әлеге хәдиснең дөрес, төгәл итеп тапшырылуына карата төрле фикерләр йөри. Кайбер галимнәр аны зәгыйфь булган хәдисләр исәбенә кертә. Хәдисләрне тапшыруның төгәллеген бәяләү Ислам динендә мөһим мәсьәлә булып санала. “Аллаһының Рәсүле әйткән”, дияргә җыенабыз икән, бик тә сакчыл эш итәргә тиешбез. Фәнни яктан зәгыйфь саналган хәдисләрне кулланырга туры килгәндә, “Аллаһының Рәсүле әйткән дип тапшырыла” дигән фраза белән чикләнү дөресрәк булыр.

Ничек кенә булмасын, әлеге хәдис үзенең төп мәгънәсе белән Ислам нигезләренә, безнең динебезгә тулысынча туры килә. Бу хәдис безгә әниләребезне тыңларга, күңелләрен күрергә, аяк астыбыздагы җир безгә түзеп торган кебек, аларга карата сабыр һәм түземле булырга, холык-фигыльләренең уңай һәм тискәре якларын кабул итә белергә куша. Ә хәзер һәркайсыбыз үзенә бәя бирсен: әнисен ничек олылый, хөрмәт итә, ни рәвешле аның гозер-үтенечләрен үти, аңа карата сабыр була аламы?

Шулай бервакыт бер сәхабә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына килә һәм: “Үзенә карата яхшы һәм ихтирамлы мөнәсәбәткә кем аеруча да лаек?”- дип сорый. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Синең әниең”,- дип җавап бирә. Сәхабә үзенең соравын кабатлап: “Аннары кем?”- дип сорый. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Аннары синең әниең”,- дип җавабын җиткерә. Бу сәхабә үзенең соравын өченче тапкыр кабатлап: “Аңардан соң кем?”- дип сорый. Рәсүлебез (с.а.в.с.): “Аңардан соң да синең әниең”,- дип җавабын ирештерә. Сәхабә үзенең соравын дүртенче тапкыр кабатлаганнан соң, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Синең әтиең”,- дип әйтә.

Билгеле булганча, безгә – мөселманнарга биш вакыт намаз уку бурычы йөкләнгән. Намаз уку – фарыз гамәл, җәннәт ачкычы, динебезнең нигезе. Шунысын да истә тотыйк, онытмыйк: сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) фани дөнья белән хушлашыр алдыннан үзенең соңгы хотбәсендә безгә намазларыбызны калдырмаска һәм хатын-кызларны кыерсытмаска, түбәнсетмәскә васыять иткән. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Исламның икенче баганасы - намаз белән бергә хатын-кызларның статусы турында әйткән икән, димәк, динебездә гүзәл затларыбызның дәрәҗәсе югары, урыны түрдән булып санала.

Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләреннән күренгәнчә, Ислам дине хатын-кызларга югары һәм дәрәҗәле урын бирә. Шуңа күрә газиз әниләребезгә, хатыннарыбызга – хәләл җефетләребезгә һәм кыз балаларыбызга карата яхшы, ихтирамлы мөнәсәбәттә булыйк. Изге Коръәни-Кәрим һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте бездән – мөселманнардан шуны таләп итә.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.