Фанилыкта һәм бакыйлыкта бәхетле итүче сыйфатлар

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Менә мөбарәк Рамазан аебызның яртысы үтеп тә китте. Тәүбә итү, ярлыкау, кичерү, тәмуг утыннан котылу һәм җәннәт бакчаларына керү ае бу. Аллаһы Раббыбыз безне ярдәменнән ташламасын һәм гыйбадәтләребезне, тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабул кылсын.

Узган атнадагы хотбәбездә изге Рамазан аеның мөселманны ике дөньяда да – фанилыкта һәм бакыйлыкта уңышлы, бәхетле итүче сыйфатларга ия булу, аларны камилләштерү мөмкинлеге бирүе турында сөйләгән идек. Ә бүген, Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсә, иманлы кешегә хас булган төп сыйфатларга тукталырбыз.

  1. Ару-пакь һәм пөхтә булу

Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Һичшиксез, Аллаһ тәмам чистарынучыларны ярата” (Әл-Бәкара, 222).

Аллаһы Раббыбыз болай ди: “И, иман китерүчеләр! Намазга басарга әзерләнгән чагыгызда йөзләрегезне һәм терсәкләрегезгә кадәр кулларыгызны юыгыз, башларыгызны мәсех кылыгыз, аякларыгызны да тубыкларга кадәр (аларны кертеп юыгыз)” (Әл-Маидә, 6).

Тагын бер аять: “Әгәр җөнеб булсагыз, (госел коенып) пакьләнегез” (Әл-Маидә, 6).

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Чисталык, ару-пакьлек – иманның яртысы”,- дип әйтелгән (Мөслим). Шуңа күрә Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Сез өске киемнәрегезне һәм аяк киемнәрегезне чистартыгыз, пөхтә һәм җыйнак булыгыз, бу яктан сез башка кешеләр арасында аерылып торыгыз”,- дип киңәшен биргән.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) өстенә пычрак кием кигән мөселманны күрсә: “Ул кием-салымын юа алмый микәнни?”- дип канәгатьсезлеген белдергән.

Ул тырнакларны кисәргә, тешләрне чистартырга, кием-салымны чиста итеп сакларга, култык астындагы һәм ят җирләрдәге йоннарны кырырга, кече һәм олы хаҗәтне үтәгәннән соң һәм җенси мөнәсәбәткә кергәннән соң истинҗа алырга кушкан. Бу – һәрбер мөселманга йөкләнгән бурыч.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) шулай ук чәчләрне даими рәвештә карарга кушкан. Шулай бервакыт чәчләре тузган һәм сакалы карамаган кеше аның янына килә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аны үз-үзен карарга, тәртипкә китерергә кирәклегенә төшендерә. Ул кеше чәчләрен тарап, рәткә китереп яңадан килгәч, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Шайтанга охшап, тузган чәч белән йөрүгә караганда, болай яхшырак түгелме соң?”- дип әйтә (Мәлик).

Ислам диненең гигиена мәсьәләсенә зур игътибар бирүенең максаты түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Чисталык, ару-пакьлек – сау-сәламәт булган кешенең табигый халәтенең аерылгысыз өлеше.
  2. Чисталыкны саклаучы, яратучы кеше үзенең дәрәҗәсен, көчен һәм тугрылыгын саклый. Ару-пакь һәм пөхтә киенгән кеше башкаларда хөрмәт уята, аларның игътибарын җәлеп итә.
  3. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе. Күп авырулар гигиена таләпләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Шуңа күрә Ислам дине мөселманнардан ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларын юуны һәм су белән авызларын чайкауны таләп итә.
  4. Һәрбер кеше югарыда утыручы җитәкчеләр янына матур, чиста һәм пөхтә итеп киенеп бара. Ә без – мөселманнар, тәүлек буе Аллаһы Раббыбыз хозурында, шуңа күрә көндез дә, төнлә дә чиста, ару-пакь, тәһарәтле булыйк.

Мөселманның тышкы кыяфәте безнең диндә булмаган кешеләрне Исламга өндәүдә мөһим роль уйный. Кешеләр мөселманнарның киемнәренә, яшәү рәвешенә, үз-үзләрен тотуларына карап, хак вә пакь динебезгә бәя бирәләр. Шуңа күрә бар яктан да үрнәк булырга тырышыйк, җәмәгать. Әгәр кемнеңдер сакал-мыегы бар икән, аны карап, чистартып торырга кирәк. Өстебездәге киемебез чиста һәм матур, килешле һәм зәвыклы булырга тиеш. Аяк киемнәребез һәрвакытта да чиста булсын, ялтырап торсын. Мөселманның яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы һәм тышкы кыяфәте һәркем сокланырлык булсын.

Шуны исебездә тотыйк, онытмыйк: Аллаһы Раббыбыз ару-пакь булган, пөхтә кешеләрне ярата. Шуңа күрә мөселман кешесе гигиена кагыйдәләрен өйрәнергә һәм аларны көндәлек тормышында үтәргә тиеш.

  1. Җәмгыять өчен файдалы булу

Үзе яшәгән җәмгыять өчен файдалы булу – мөселманның уңай, күркәм сыйфатларыннан берсе. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Кешеләр арасында иң яхшылары – кешеләр өчен иң файдалы булучылары”,- дип әйткән. Әгәр мөселман кешеләргә файдалы булып яшәсә, фани дөньяда да, Ахирәттә дә Аллаһы Раббыбызның әҗер-савапларына ирешәчәк. Кеше бер игелекле вә изгелекле гамәл кылып, башка бернәрсә эшләмичә дә, үлгәннән соң да Аллаһы Тәгаләдән үзенә әҗер-саваплар килеп торуын тәэмин итә ала. Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) хәдисендә әйтелгәнчә, Адәм баласы үлгәннән соң, өч гамәленнән башка, барлык гамәлләре дә туктала. “Сәдака җария” (“тукталмый торган сәдака”) – үлгәннән соң да тукталмый торган гамәлләрнең берсе. Монда елга аркылы салынган күпер, суүткәргеч канал, җәмгыять өчен аеруча кыйммәтле һәм бик тә кирәкле булган әйберләр керә. Кешеләр шушы кыйммәтле яки җәмгыять өчен файдалы булган әйберләрдән, объекттан файдаланганда, Адәм баласына хәтта үлгәннән соң да әҗер-савап барып торачак.

  1. Гаиләдә яхшы мөнәсәбәт

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) мөселманнар өчен бар яктан да үрнәк булып тора. Раббыбыз болай дип әйтә: “Сезнең өчен (бигрәк тә) Аллаһка һәм Соңгы көнгә өмет баглаган һәм Аллаһны күп итеп искә алган кешеләр өчен Аллаһның Рәсүлендә (с.а.в.с.) күркәм үрнәк бар” (Әл-Әхзәб, 21). Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) гаиләсенә һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә була. Гайшә анабыз (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) намаз вакыты кергәнче гаиләсенә өй эшләрен башкарырга ярдәм итүе, намаз вакыты кергәч, мәчеткә баруы турында сөйләгән.

Без дә сөекле Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.) үрнәк алып, гаиләләребезгә өй эшләрен башкарырга ярдәм итәргә, аларны бөтен кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә, якыннарыбызга игътибар бирергә, алар турында кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш. Начар гадәтләр йогынтысына бирелеп, гаиләләребезне язмыш кочагына ташларга хакыбыз юк. Көчсез, булдыксыз ир-атлар гына хатыннарына өй эшләрендә булыша, дигән сүзләр хаклыкка туры килми. Киресенчә, гаиләсенә, хәләл җефетенә өй эшләрендә ярдәм итүче ир-ат җир йөзендәге иң яхшы, күркәм кешедән үрнәк алып, Аллаһы Раббыбызның ризалыгына, рәхмәтенә ирешергә омтыла.

  1. 4. Аллаһы хакына гафу итү, кичерү

Гафу итә белү, кичерү – тәкъвалы мөселманнар сыйфаты. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Җиңел булганны кабул ит, (акыл һәм дин кабул иткән) яхшы нәрсәләрне әмер ит һәм җаһилләрдән йөз чөер” (Әл-Әгъраф, 199).

Кайчак кеше начар ният белән әйтелмәгән сүзләрне дә оныта алмый. Әгәр без әйткән сүз өчен генә дә бер-беребезне гафу итә алмыйбыз икән, җитди нәрсәләр турында ни дияргә инде?!

Бүгенге мөселманнар Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) һәм аның сәхабәләре кичергән авырлыкларның бер өлешен дә кичермиләр бит. Аллаһының Рәсүлен (с.а.в.с.) якыннары, туганнары күпме түбәнсетәләр... Аны өеннән куып чыгаралар. Аллаһы дошманнарының берсе Рәсүлебезне (с.а.в.с.) намаз вакытында буып үтерергә җыена...

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Мәдинәгә күченә. Берничә ел узгач, ул сәхабәләре гаскәре белән бергә кулына корал тотып, җиңүче буларак яңадан Мәккәгә кайта. Рәсүлебезгә (с.а.в.с.) сугыш игълан итүчеләр, башка полководецлар кебек үк, бу да безне җәзалап үтерер инде, дип үлем сәгатен көтәләр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең туган шәһәренә башын түбән иеп килеп керә. Һәм күтәрелеп карамыйча гына, кичәге дошманнарыннан: “Мин сезне нишләтергә җыенам дип уйлыйсыз?”- дип сорый. “Син, әлбәттә, яхшылык кына эшләячәксең”,- дип җавап бирәләр. “Минем сезгә бернинди үпкәм дә юк. Сезне Аллаһы кичерсен!”- ди Рәсүлебез (с.а.в.с.). Аллаһы Раббыбыз Коръәндә Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) шушы сыйфаты турында болай әйтә: “Аллаһтан шәфкать белән син аларга йомшак булдың. Әгәр дә дорфа, каты күңелле булсаң, алар синең яннан таралып киткән булырлар иде. Аларны кичер, алар өчен кичерү сора” (Әлү Гыймран, 159). Шуннан соң Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) дошманнары төркемнәре белән Ислам динен кабул итәләр. Әлеге хикәяттә сабак та, гыйбрәт тә бар.

Әнәс (р.а.) бер яһүдә хатын-кызның агуланган ит тотып Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына килүе турында сөйләгән. Рәсүлебез (с.а.в.с.) бу хакта фәрештә аркылы белә һәм итне ашамый. Аннары яһүдәгә агуланган ит китерүе хакында әйтә. Хатын моның чынлап та шулай булуын таный һәм Мөхәммәдне (с.а.в.с.) үтерергә җыенган булуы турында җиткерә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), Аллаһы моңа ирек бирмәс иде, дип кенә әйтә һәм явыз хатынны өенә кайтарып җибәрә.

Кичергән, гафу итә белгән кешеләрне Кыямәт көнендә “әһл үл хак” – югары дәрәҗә ияләре дип атарлар. Хәдистә: “Кыямәт көнендә: “Әйнә әһл үл хак (ягъни гафу итүчеләр, кичерүчеләр)? Югары дәрәҗәгә ия булучылар, җәннәткә керегез”,- дигән тавыш ишетелер. Шуннан соң гафу итүчеләр, кичерүчеләр җавап бирер”,- дип әйтелгән.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мөселманнарга өч көннән артык ачу саклауны тыя. Ул: “Каршылыкка чик куеп, беренче булып сәламләргә баручы иң яхшысы булыр һәм Аллаһы каршында аның дәрәҗәсе артыр”,- дип әйткән.

Әгәр Аллаһы безнең гөнаһларыбызны кичерә икән, без бер-беребезне гафу итәргә, ачу сакламаска тиеш.

Аллаһы Раббыбыз тоткан уразаларыбызны һәм укыган намазларыбызны кабул кылсын, һәркайсыбызга да бүгенге хотбәдә телгән алынган сыйфатларга ия булырга насыйп әйләсен. Әмин!

РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.