Иман һәм тәкъвалык - Аллаһыдан курку

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Барлык мөселман кардәшләребезне дә изге вә мөбарәк Рамазан ае башлануы уңаеннан тәбрик итәбез һәм кичә узган өлкә ифтарында катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Рамазан ае - ул тырышлык күрсәтү һәм зур көч кую ае. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуда, изге һәм игелекле гамәлләр кылуда, хәйриячелектә без зур тырышлык куярга тиеш. Рамазан ае ул шулай ук иманлы кешегә хас сыйфатларга ия булу һәм шушы күркәм сыйфатларны мөмкин булган кадәр камилләштерү, яхшырту ае да әле. Шушы асыл сыйфатларга омтылу мөселман кешесен ике дөнья бәхетенә - фанилыкта да, бакыйлыкта да уңышка илтә. Шуңа күрә бүгенге вәгазебезнең темасы “Иманлы кешеләрнең төп сыйфатлары” дип атала.

  1. Иман һәм тәкъвалык

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Инанучылар - Аллаһ искә алынган чакта йөрәкләре курку белән тулучылар, аларга Аның аятьләре укылган чакта, аларның иманнарын арттырыр, һәм алар Раббыларына гына тәвәккәл итәрләр. Алар намаз укырлар, Без аларны ризыкландырган нәрсәләрдән сарыф итәрләр. Әнә шулар - чын инанучылар. Аларга Раббылары хозурында дәрәҗәләр, ярлыкау һәм ризык (әзерләнгән)” (Әл-Әнфәл, 2-4).

Сәдә бине Әбү Вәккәснең (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүен ишетүе турында тапшырыла: “Хакыйкатьтә, Аллаһы тәкъвалы, калебе, рухы бай булган, үзенә игътибарны җәлеп итмәүче колны ярата” (Мөслим).

Нәкъ менә инану, иман адәм баласын әйбәт, кешелекле, бөтен яктан да яхшы булырга тырышырга этәрә. Иман, инану һәм тәкъвалык - ул фани дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешү юлы. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә берничә тапкыр мөселманнарга тәкъвалы булырга куша: “И, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм җан иртәгәлек өчен элегрәк ни әзерләнгәнен карасын! Аллаһтан куркыгыз! Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар” (Әл-Хәшр, 18).

Әгәр кешедә иман, инану һәм тәкъвалык булмаса, башка уңай сыйфатлары Кыямәт көнендә аңа файда китермәс. Яхшы, игелекле, ярдәмчел, җәмгыять өчен файдалы, сәдакалар өләшүче һәм башкаларга булышучы кеше имансыз һәм тәкъвасыз булса, бары тик бу дөньяда гына уңышка, бәхеткә ирешер.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хушлашу хаҗы вакытындагы хотбәсендә: “Аллаһыдан куркыгыз, биш вакыт намазыгызны укыгыз, үз аегыз кергәч ураза тотыгыз, үз мөлкәтегездән зәкят түләгез, үзегезнең патшаларыгызга буйсыныгыз һәм сез Раббыгызның җәннәтенә керерсез”,- дип әйткән (Әт-Тирмизи).

Әбү Хүрәйрәнең (р.а.) болай дип әйтүе турында хәбәр ителә:

“Шулай бервакыт Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.): “Әй, Аллаһының Рәсүле, кешеләр арасында кем иң асылы?”- дип сорадылар. Ул: “Иң тәкъвалысы, Аллаһыдан куркучысы”,- диде. Кешеләр: “Без синнән ул турыда сорамыйбыз”,- диделәр. Рәсүлебез: “Алайса - Йосыф, Аллаһының пәйгамбәре, Аллаһы пәйгамбәренең улы, Аллаһы яратканының улы”,- диде. Кешеләр кабат: “Без синнән ул турыда сорамыйбыз”,- дип әйттеләр. Пәйгамбәребез: “Димәк, сез миннән гарәпләрнең ата-бабалары турында сорыйсыз? Җаһилият заманында иң асылы булучылар, дин нигезләрен, кануннарын үзләштергән булса, исламда да иң асыл кешеләр булып калдылар”,- дип белдерде” (әл-Бохари, 3353, Мөслим).

Мөселман Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә, җәннәткә керергә омтыла. Иман, инану - Аллаһының ризалыгына ирешү һәм җәннәт ачкычы. Шуңа күрә иман һәм тәкъвалык, Аллаһыдан курку - күркәм мөселманның төп һәм беренче сыйфатлары.

  1. Акыл һәм зирәклек

Барча галәмнәрнең Раббысы Коръәни-Кәримдә иман китерүчеләрне уйларга, уйланырга, башларын эшләтергә, бөтен нәрсәгә дә тирән анализ ясарга өнди. Дөньяви тормышка бәйле законнарга, адәм баласын бакыйлыкта - ахирәттә көткән куркынычларга кагылышлы күп аятьләр уйланырга, тирәнтен анализ ясарга өндәү белән тәмамлана. Мисал өчен шундый берничә аятькә тукталып үтик.

“Ул хикмәтне теләгәненә бирә. Кемгәдер хикмәт бирелгән икән, аңа бик зур игелек бирелгән. Әмма акыл ияләре генә фикер йөртә” (Әл-Бәкара, 269).

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең яралтылышында, төн белән көннең бер-бер артлы килүендә, кешеләргә файдалы нәрсәләр белән диңгезләрдә йөргән көймәләрдә, Аллаһ күктән яудырган суда һәм үлгәненнән соң җирне терелтүендә, анда хәрәкәт итә ала торган төрле хайваннар таратуында, җилләрнең үзгәрүендә һәм җир белән күк арасында буйсындырылган болытларда, (акыл күзе белән карап яхшылап төшенеп, хакыйкатьне) аңлый алган кешеләр өчен, әлбәттә, билгеләр бар” (Әл-Бәкара, 164).

Аллаһы Тәгалә Коръән китабында кешеләргә еш кына, “бәлки, сез уйланырсыз”, “уйлый белүче, акыллы кешеләр өчен”, дип мөрәҗәгать итә. Тулаем алганда, Ислам дине адәм балаларын уйланырга һәм логик анализ ясап, дөрес, туры, хак юлны сайларга, эзләп табарга өндәү максаты куя. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инану безне адашулардан, ялгыш сукмакман кереп китүдән, гөнаһ эшләрдән саклый.

Мөселман кешесе асылда үз акылына таянып эш итә, карарлар кабул итә һәм акылын һәрьяклап үстерергә тырыша. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) һәрвакытта да мөселманнарны зирәк һәм алдан, ерак күрүчән булырга өндәгән. Ул үзенең хәдисендә: “Иманлы мөселманны бер оядан ике тапкыр тешләмәсләр”,- дип әйткән. Ягъни акыллы кеше, бер тапкыр хата ясаганнан соң, шул ук хатаны тагын кабатламас.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мөселманнарга укырга һәм гыйлем алырга кушып, интеллектуаль үсеш юлын күрсәткән. “Гыйлем серләрен үзләштерү - һәр мөселманның бурычы”,- дип әйтә ул үзенең хәдисендә. Димәк, безнең һәркайсыбыз, үз мөмкинлегеннән чыгып, белем алырга, китаплар укырга, югары белемне үзләштерергә һәм акыл ягыннан тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булырга тиеш.

  1. Көч һәм физик үсеш

Физик көч шулай ук зур әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сәхабәләренең күбесе физик яктан ифрат та көчле һәм нык була. Мәсәлән, гаҗәеп көчле булулары белән тирә-юньдәгеләргә соклану тудырган геройлар Хәмзә бине Абду-ль-Мөталлиб белән Үмәр бине әл-Хәттабның (р.а.) Ислам динен кабул итүләре тарих сәхифәләрендә саклана.

Физик форма кешенең тормышына фәкать уңай йогынты гына ясый. Мөселманның көчле һәм нык булырга тиешлеге турында Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә әйтелә: “Аллаһы, көчсез мөселманга караганда, көчле мөселманны яхшырак һәм күбрәк ярата”. Көчле мөселман - ул дин ягыннан, акыл ягыннан һәм физик яктан көчле мөселман.

Мөселманга көч ни өчен кирәк соң? Беренчедән, үзен һәм гаиләсен яклау, саклау өчен кирәк. Икенчедән, сәламәт тәнгә ия булу һәм авырмау өчен кирәк. Өченчедән, башкаларга ярдәм кулы сузу өчен кирәк.

Әмма көч кемнедер кыерсыту һәм гаделсезлеккә ирешү максатында кулланылырга тиеш түгел. Көч - ул гаделлеккә ирешү мөмкинлеге, ләкин башкаларныкын тартып алырга яки көчсезне түбәнсетергә һич тә ярамый.

  1. Дөньяви байлыкларны дөрес куллану осталыгы

Аллаһы Раббыбыз безнең өммәтебезне рухи байлыклар һәм фани дөнья байлыклары белән бүләкләгән. Шуңа күрә дөньяви тормышта уңышларга ирешкән мөселман Аллаһы тарафыннан бирелгән нигъмәтләрне дөрес итеп куллана белергә тиеш. Ахирәттә уңышларга ирешергә омтылган мөселманны дини гыйлеме игелекле эшләргә этәргән кебек үк, матди байлыгы да игелекле гамәлләргә этәреп, Кыямәт көнендә тәмуг утыннан котылуга сәбәпче булырга тиеш. Ягъни фани дөнья байлыкларына ия булучылар башка мөселманнарга матди хәлләрен яхшыртырга, бизнес-проектларын булдырырга, мөселман җәмгыятенең матди хәле дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәргә бурычлы.

Адый бине Хатимәдән (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшырыла: “Ярты хөрмә җимеше ярдәмендә генә булса да үзегезне уттан саклагыз” (әл-Бохари, Мөслим).

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) заманында уңышлы мөселман бизнесменнары күп була. Усман бине Әффән белән Абду-р-Рәхмән бине Әүф (р.а.) әнә шундыйлардан. Мөселманнарга үзләренең гаскәрләрен коралландырырга кирәк булгач, Усман бине Әффән, акчалы кеше буларак, корал юнәтүне үз өстенә ала. Мөселманнар Мәдинәгә күченгәннән соң, суга ихтыяҗ тугач, Усман бине Әффән, акчалы кеше буларак, алар өчен кое сатып ала. Алар акчаны таба белә һәм мөселманнарга һәрьяклап ярдәм итә. Абду-р-Рәхмән бине Әүф барлык мөселманнар белән бергә Мәккәдән Мәдинәгә күченгәннән соң, сәхабәләрнең берсе тәкъдим иткән мөлкәтнең яртысын алудан баш тарта. Ул базарның кайда урнашкан булуын сорый, озак та үтми бай кеше була һәм өйләнергә ниятли. Алар тәкъвалы - Аллаһыдан куркучы мөселманнар һәм уңышлы бизнесменнар - эшмәкәрләр була.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.