Ир белән хатынның бер-берсенә карата вазыйфалары

Җомга вәгазе

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле җәмәгать! Бу атнадагы вәгазебездә ир кешенең хәләл җефетенә карата вазыйфалары, бурычлары, ир белән хатынның шәригать буенча үзара мөгамәлә кылу тәртибе темасын ачыклап үтәрбез.

Гаилә бәхетле булсын өчен ир белән хатын бер-берсенә карата хакларын һәм һәм нәрсә эшләргә тиеш булуын төгәл белергә тиеш. Әгәр бу хаклар үтәлсә, гаилә шәригать кушканча яшәсә, алар арасында тынычлык һәм матурлык булыр. Әгәр гаиләдә тынычлык хөкем сөрсә, бернинди проблемалар да булмаса, андый кеше эшендә зур уңышларга ирешер. Әгәр гаиләдә тавыш булса, ир белән хатын бер-берсен аңламаса, бу хәл кешенең тышкы тормышында да сизелә башлый.

Гаилә – дөньяда иң кадерле нәрсәләрнең берсе. Ир кеше үзенең гаиләсе һәм балалары өчен Аллаһы каршында җаваплы. Ул гаиләсе турында кайгырмаса, хәләл җефетенә һәм балаларына карата хакларын, бурычларын үтәмәсә, Аллаһы каршында  җавап тотар. Һәм мондый кеше диннән ерак булыр.  

Шуңа күрә бу вәгазебездә ирләрнең хатыннарына карата хаклары турында аңлатырга тырышырбыз.

  1. Ир кеше үзенең тормыш иптәшен яратырга һәм аңа бары яхшылык кына эшләргә тиеш. Коръәни-Кәримдә болай әйтелә: “Никахлы хатыннарыгыз белән яхшы мөгамәләдә булыгыз”.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай әйткән: “Әхлагы төгәл кешенең иманы төгәл булыр. Арагызда иң хәерлегез, үзенең хатынына яхшы мөгамәлә күрсәтүчегез”.

  1. Ир кеше акча табып, хатынын ашатырга, эчерергә һәм өстенә киемнәр алырга, үз-үзен карап тәрбия кылган кебек гаиләсен дә карарга, хәләл ризык кына ашатырга тиеш.

Шулай бервакыт бер кеше Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына килә һәм: “Әй, Аллаһының Рәсүле! Хатын-кызларның безнең өстебездә нинди хаклары бар, без аларга карата нәрсә эшләргә тиеш?”- дип сорый. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Үзең ашаган ризыкны аңа да ашат, үзеңә яңа кием алсаң, аңа да ал. Беркайчан да аның битенә сукма, начар сүзләр әйтмә, һәм үзара ачуланышканнан соң хатыныңны ялгызы гына өйдә калдырып китмә!”

  1. Ир кеше хатынына динебез кушкан әмерләрне үтәргә ярдәм итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Кемгә Аллаһы Тәгалә изге һәм тугрылыклы хатын бүләк иткән булса, бу кешегә Аллаһы Тәгалә диннең яртысын үтәргә ярдәм иткән булыр, калган яртысын үтәмичә калдырудан Аллаһтан курыксын”.
  2. Ир кеше йомшак күңелле булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Ир кеше хатынын яратырга тиеш. Әгәр берәр сыйфаты яки кайбер кыланмышлары охшап бетмәсә, аның яхшы якларын эзләргә һәм шул матурлык белән канәгать булырга кирәк”.
  3. Хатыннарыбызны читтә калдырып, зина кылудан сакланырга кирәк. Зина -иң зур гөнаһларның берсе. Өйләнгән килеш башка хатыннар белән зина кылып йөрүче ирләр шәригать буенча таш белән бәреп үтерелергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Әти-әниләрегезгә изгелек эшләгез, шул вакытта үз балаларыгызның игелеген күрерсез. Хатыннарыгызга карата чиста һәм ару-пакь булыгыз, шул вакытта алар да сезгә карата ару-пакьбулыр”.  

Башка хәдистә болай әйтелә: “Хатыннарыгыз белән якынлык кылган вакытта сезгә әҗер-савап языла”. Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.): “Әй, Аллаһының Рәсүле! Безгә хатыннарыбыз белән якынлык кылган өчен савап биреләчәкме соң?”- дип сораганнар. РәсүлүАллаһ (с.а.в.с.) болай әйткән: “Әгәр шәригать ягыннан тыелган гамәлне кылгач гөнаһ язылса, шулай ук хәләл якынлык кылганнан соң да әҗер-савап языла”.

  1. Ир кеше һәрвакыт хатыныныңкүңелен күрергә, аның белән шаяртырга һәм аны көлдерергә тиеш. Әлбәттә, үз дәрәҗәсен төшерми торган дәрәҗәдә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Ир кеше үзенең хатынына мәхәббәт белән караганда Аллаһы Тәгалә аларга мәрхәмәтле итеп карый. Ир кеше хатынының кулыннан тотканда бармаклары арасыннан гөнаһлары коела”.  
  2. Ир кеше хатынына белер белмәс яла ягарга яки хата эшләве турында сөйләргә ашыкмаска тиеш. Башта яхшы итеп белешергә, тикшерергә кирәк, шуннан соң гына кимчелекләрен сөйләргә мөмкин. Үзебезнең дә хаталар ясавыбызны онытмыйк- без дә фәрештәләр түгел.
  3. Ир кеше үзенең хатынынадин буенча кирәкле нәрсәләрне өйрәтергә - Аллаһы Тәгаләнең газабы, җәннәт белән җәһәннәм булуы турында исенә төшереп торырга тиеш. Шулай ук гаурәте ачык булса, аңа матур үгет-нәсыйхәтләр белән башына яулык бәйләргә һәм озын итәкле күлмәк кияргә кирәк булуын җиткерергә бурычлы. Чөнки ир кеше Кыямәт көнендә үз гаиләсе өчен җавап бирәчәк.
  4. Ир кеше хатынына карата сабырлык күрсәтергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Хатыннарыгызга карата матур мөгамәләдә һәм сабыр булыгыз. Чөнки аларны Аллаһы Тәгалә кабыргадан яралтты. Шуңа күрә аның өске ягы (теле) кәкрерәк. Әгәр аны турайтырга тырышсагыз, сындырып җибәрүегез мөмкин. Әгәр тимичә калдырсагыз, ул шундый ук кәкре хәлендә калачак, шуңа күрә һәрвакытта да хатыннарыгыз белән яхшы мөгамәләдә булыгыз.”  

Әгәр тирәнтен уйлап карасак, хатын-кызлар ирләрдән күбрәк эшли һәм гаилә өчен тагын да күбрәк тырыша. Алар балаларыбызны карыйлар, ашарга пешерәләр, керләрне юалар, киемнәрне үтүклиләр, өебезне һәрвакыт җыештырып торалар, безне ачык йөз белән каршы алалар... Тулы бәхетле булып яшәү өчен тагын нәрсә кирәк?! Тагын ни җитми?! Шуңа күрә аларның кайбер вакытта безгә каршы әйтергә хакы бар. Без боларны аңлап, үлчәп, шәригатькә каршы килмичә, эш итәргә тиеш.

Аллаһы Тәгалә барчабызга да гаилә бәхете насыйп итсен. Өйләнмәгән кардәшләребезгә хәләл җефетләрен дөрес сайлап, хәерле никахлар укырга язсын, ә гаиләлеләргә хаталар ясамыйча, тату гына бәхетле озын гомерләр кичерергә Аллаһы Раббыбыз насыйп әйләсен! Амин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.